(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында мәктәп директорлары белән узган киңәшмәдә дистанцион белем бирүнең барлык плюсларын саклау һәм аларны киләсе уку елына трансляцияләүне йөкләде. Бүген дистанцион технологияләр ярдәмендә Казан укучыларының 93%-ы тотрыклы рәвештә шөгыльләнә, 7% өчен укыту катнаш формада оештырылган. 1-8 сыйныфта белем ала торган тагын 2 мең 670 укучы өчен ноутбуклар яки компьютерларга ихтыяҗ саклана. Директорлар плюслар исәбеннән белем бирүне бер сменада оештыруны һәм киләчәктә биш көнлеккә күчү потенциалын билгеләп үттеләр.
«Без мәктәп директорларын дистанцион укыту буенча фикер алышырга чакырдык, алар мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре генә түгел, ә үзләре дә укыта, - диде Мэр, киңәшмәне ачып. - Сез бу эш белән ишетеп кенә таныш түгел, үзегез барлык проблемалар белән очрашасыз һәм шуңа күрә вәзгыятьне эчтән беләсез».
Казан укучылары өчен дистанцион режимда укулар 6-нчы апрельдән башлады, дип искәртте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. Ул киңәшмәдә катнашучыларны дистанцион уку процессын камилләштерү өчен 14-нче апрельдә эшли башлаган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Сораштыру Казан федераль университетының ситуатив-аналитик үзәге белән берлектә эшләнде. Эшкәртүгә шулай ук 20.35 Университетыннан һәм Югары икътисад мәктәбе һәм КФУ социологлары да кушылды, - дип аңлатты И.Ризванов. - Бу укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары өчен анкета, аны тутуыру күп дигәндә респондентның биш минут вакытын ала, ә безгә дистантның ничек узуы турында тулы мәгълүмат булдырырга мөмкинлек бирә».
Беренче тәүлек эчендә сораштыруда 40 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән 2728 укытучы, 10 мең укучы һәм 26 мең ата-ана. Бүгенге көндә сорауларга 916 башлангыч сыйныф укучысы, 7211 урта мәктәп звеносы һәм 2266 өлкән сыйныф укучысы җавап бирде.
«Күп кенә мәктәп укучылары өчен укытуның мондый форматы яңа булып тора, шуңа күрә без аларга сорау бирдек - алар читтән торып уку ситуациясендә белем бирү процессының оештырылуы белән канәгатьме», - диде Мәгариф идарәсе башлыгы. Аның сүзләренчә, бу сорауга 29,8% укучы «Әлбәттә әйе» дип җавап биргән, тагын 48,4% укучы «Күбесенчә әйе» дип җавап биргән, 17,7%-ы - «Күбесенчә юк» һәм 4,1% респондентлар «Әлбәттә юк» дип җавап биргән.
Шулай итеп, сораштырылган укучыларның 78%-тан артыгы онлайн-укытуга уңай бәя бирә, дип нәтиҗә ясады И.Ризванов.
Сораштырылган ата-аналарның 55%-тан артыгы дистантны бик яхшы бәяли, дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Без ата-аналардан дистанцион укуга бәйле фикерләре белән уртаклашуларын сорадык. Һәм, дөресен әйткәндә, тискәре фикерләр ишетергә әзер идек, әмма нәтиҗәләр күрсәткәнчә, сораштырылучыларның 55%-тан артыгы дистантны бик яхшы бәяли, - дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы. - Сезнең балаларыгызга мондый форматта уку җиңелме дигән сорауга күпчелек ата-аналар уртача балл куйдылар».
«Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тулаем алганда дистанцион укыту системасы җайга салынган һәм эшли, - дип шәрехләде И.Метшин. - Без дистанцион белем бирүне оештыра гына башлаган вакытта, күп кенә ата-аналар моңа зарланды, әмма, бәхеткә, вәзгыять үзгәрә».
Педагогларны сораштыру күрсәткәнчә, 42,4%-ы укучылар белән үзара хезмәттәшлектә кыенлыклар кичерә. Сораштырылган укытучыларның 39%-ында мондый эш форматы стресс тудыра, ә хисап белән эшләүдә эшнең артуына укытучыларның 18%-ы зарланган, дип өстәде И.Ризванов.
Дистанцион укуга күчкәндә очрашырга туры килгән проблемаларның берсе - укучыларның аерым категорияләрендә гаджетлар булмау. Дистанцион уку башланганчы Казанның 7 мең 200 укучысы техникага мохтаҗ булган, дип хәбәр итте И.Ризванов. Беренче атнада ук бу сан 3 мең 755 укучыга кадәр кимеде, чөнки әти-әниләр техниканы я сатып алганнар, яисә танышларыннан алып торганнар.
Тагын 691 планшет укучыларга ТР Президенты инициативасы белән бирелде, 47 гаджетны мәктәп укучыларына Казан федераль университетыннан тапшырдылар. И.Ризванов сүзләренә караганда, бу аз керемле гаиләләрдән булган 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларын гаджетлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Моннан тыш, 700 гаджет мәгариф учреждениеләренә бирелде.
Тагын 155 ноутбук һәм компьютерны укучыларга хәйрия акциясе ярдәмендә тапшырдылар, аның барышында авыр хәлдә калган мәктәп укучылары өчен нтехника белән шәһәр халкы уртаклашты. Аз керемле гаиләләрдән булган балаларга барлыгы 1 мең 593 гаджет тапшырылды.
«Бүгенгә ихтыяҗ саклана - ноутбуклар яки компьютерларда 1-8 нче сыйныфларда укучы 2 мең 670 бала мохтаҗ», - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе. Ул билгеләп үткәнчә, әлегә бу укучылар укытучылар белән телефоннан аралашалар һәм электрон чыганаклар аша бастырып чыгарылган кәгазьләр буенча шөгыльләнәләр. «Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 93% укучысы дистанцион технологияләр ярдәмендә тотрыклы рәвештә шөгыльләнә, 7% өчен укыту катнаш формада оештырылган», - дип хәбәр итте И.Ризванов.
Казан Мэры укучыларны онлайн-укыту өчен техника белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты.
Күп кенә ата-аналар билгеләп үткәнчә, уку процессы «кысылды» һәм балаларның йөкләнеше үзгәрде, дип билгеләде Мэр. «Элек минем балам иртәнге 8-дә китә, көндезге 4-тә кайта иде. Ә хәзер ул төшке аш вакытына эшләрен тәмамлый инде. Бөтен мәктәпләрдә дә шулаймы? Укытучыларның, өлкән сыйныф, башлангыч сыйныф укучыларының уртача йөкләнеше нинди?» - дип сорады шәһәр башлыгы.
Уку йортлары җитәкчеләре аңлатканча, йөкләнеш, гомумән алганда, элеккегечә үк, дәресләрнең дәвамлылыгы ярты сәгатькә кадәр кыскару белән бүленә.
Күпчелек мәктәпләрдә онлайн-укыту вакыты электрон платформаларга йөкләнешне киметү өчен, төрле сыйныфлар өчен көн дәвамында тигез бүленә.
«Тулаем алганда, йөкләнеш яшь төркеменә бәйле, чөнки башлангыч мәктәптә дәресләр кыска, 15-20-шәр минут. Әмма, гадәттә, барлык укучыларга да көненә 5-6 дәрес куялар, бер дәреснең озынлыгы 30 минуттан артмый, - диде 165-нче номерлы мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов.
Аны 25-нче номерлы мәктәп директоры Елена Глухарева да хуплады. Ул хәбәр иткәнчә, 25-нче номерлы мәктәптә дәресләр шулай ук уртача 30 минут дәвам итә, ә тәнәфесләр - 10 минут. Өлкән сыйныф укучыларының җәдвәлендә көненә якынча 6 дәрес бар, дип өстәде ул.
Күпчелек мәктәпләрдә онлайн-укыту вакыты электрон платформаларга йөкләнешне киметү өчен, төрле сыйныфлар өчен көн дәвамында тигез бүленә. «Минем башлангыч мәктәптә дистантта өч дәрес, без аларны 16.30 сәгатьтә башлыйбыз һәм 17.15 сәгатьтә тәмамлыйбыз. Әгәр без барыбыз да укытуга көннең беренче яртысында чыксак, платформалар чыдамаячак. Ә болай безгә бик уңайлы», - дип сөйләде 121-нче номерлы лицей директоры Валентина Афонская. Башлангыч сыйныф укучылары өчен СанПин таләпләренә караганда, видеоэлемтә режимында бер дәрес 15 минуттан артмаска тиеш, дип өстәде ул.
Яңа шартларга җайлашу кыен булган укучыларга психологлар ярдәм итә. Әйтик, кайбер укучылар башка балалар белән аралашу өчен мәктәпкә барырга теләүләреннән зарлана. 165-нче номерлы мәктәптә мондый укучылар белән социаль челтәрләр ярдәмендә ике штатлы психолог эшли.
Мэр педагогларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшнең яңа форматыннан барлык уңай тәҗрибәне саклап калырга өндәде. «Укытучылар бер атна эчендә өсләрендә көтмәгәндә ишелеп төшкән вәзгыятьне хәл итте. Алар дистә еллар, гасырлар буе сыйныфларда такта янында дәрес биргәннәр - һәм кинәт 100 меңнән артык баланы онлайн режимда укытырга кирәк, - диде И.Метшин. - Ләкин бүген без дистанцион укытуның эшләвен күрәбез, мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар аңа ияләшә. Авырлыклар да бар, әмма акрынлап без аларны җиңәбез».
Педагоглар һәм мәктәп укучылары яңа шартларга яраклаша һәм онлайн-укытуның үз плюслары - вакытны экономияләү, индивидуаль дәресләр үткәрү мөмкинлеге - барлыгын билгелиләр. Мэр мәктәп җитәкчеләреннән мәгариф процессына яңача якын килүдә тагын нинди өстенлекләр күрүләре турында сорашты.
Күп кенә мәктәпләр өчен дистанцион уку «бушанырга» һәм бер сменалы укуга күчүгә мөмкинлек бирде, дип билгеләде 25-нче номерлы мәктәп директоры Елена Глухарева.
Педагоглар һәм укучылар яңа шартларга җайлашалар һәм онлайн-укытуның плюсларын - вакытны экономияләү, индивидуаль дәресләр үткәрү мөмкинлеген - билгеләп үтәләр.
«Киләчәктә безгә кирәге чыгарга мөмкин булган технологияләр өлкәскендә әшләвебез дә мөһим. Шулай ук биредә балалар үзлегеңнән белем алуга, предметларны мөстәкыйль үзләштерүгә күчә, бу да бик мөһим, - диде ул. - Өстәмә белем бирүне үстерү, техник иҗат, рәсем ясау буенча дәресләр үткәрү мөмкинлеге дистантның тагын бер плюсы. Һәм иң мөһиме - дәресләрне дистанцион режимга чыгару хисабына уку атнасын биш көнгә кадәр кыскарту мөмкинлеге бар».
Мэр норматив база эшләргә һәм киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга йөкләде.
«Әлбәттә, хәзерге вәзгыятьтән тәҗрибәне һәм барлык плюсларны алырга кирәк. Бу директор корпусына йөкләмә - онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерергә һәм яңа уку елында бу форматка өстәмә дәресләр, факультативлар күчерергә, - диде И.Метшин. - Без күптән биш көнлек укыту турында хыялландык. Бездә булган тәҗрибә белән без гадәти уку процессын һәм барлык норматив актларны саклап, онлайн-укытуны берләштерә алабыз».
Казанда биш көнлек уку атнасын кертү тәҗрибәсе бар инде - 121-нче номерлы лицей директоры Валентина Афонская сөйләгәнчә, лицейда башлангыч сыйныфлар бу форматка 2019 елның 1-нче сентябреннән күчкән. «Бишкөнлек һәм алтыкөнлек вакытта уздырырга кирәк булган сәгатьләр саны бар, һәм алар бер-берсеннән аерыла. Әмма бу беренче чиратта укытучылар белән йөкләнеш мәсьәләсен хәл итәргә тиешле директорлар эше», - диде ул.
102-нче номерлы гимназия директоры Ирина Проценко дистанцион белем бирүне кертүнең тагын бер плюсын билгеләп үтте - сәламәтлек мөмкинлекләре аркасында өйдә булган балаларны яхшырак шартларда укыту мөмкинлеге, шулай ук аерым сыйныфларда яки мәктәпләрдә, әгәр кискен респиратор-вируслы инфекцияләр сезоны аркасында алар карантинга ябылса, дәресләрне бүлдермәү мөмкинлеге.
Татарстан башкаласында дистанцион белем бирүне оештыру эше максималь кыска вакыт эчендә үткәрелде һәм чираттагы тапкыр укытучыларның профессионализмын күрсәтте, дип билгеләде Мэр.
«Безнең өчен мәгариф учреждениеләре - мәктәп тормышы үзәге генә түгел. Директорлык корпусы һәм укытучылар составы - без таянган фундамент, - диде ул. - Дистанцион укыту белән бәйле вәзгыять теләсә нинди ситуацияләрдә чишелеш таба белүне тагын бер кат күрсәтте. Эш бик катлаулы шартларда башланды, әмма сез җаваплылыкны үз өстегезгә алдыгыз, сабыр булдыгыз һәм аны башкарып чыктыгыз. Мондый катлаулы шартларда бөтен укытучыларга зур эшләре өчен рәхмәт».
Шәһәр башлыгы шулай ук мәктәп җитәкчеләрен укучыларның гаиләләре катлаулы тормыш хәлләренә эләккән барлык очраклар турында да мәгълүмат бирергә өндәде. «Экспертлар якын киләчәккә кризис фаразлый, күп кенә гаиләләр катлаулы шартларда калырга мөмкин. Директорлардан үз коллективлары белән бергә бу вәзгыятьтә мониторинг үзәге булуларын сорыйм. Без кемгә нинди ярдәм кирәклеген белергә тиеш - азык-төлек, психологик, - диде Мэр. - Без барлык проблемаларга вакытында җавап бирергә һәм чишелешләрне оператив рәвештә табарга тиеш».