(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алена Мирошниченко). Коронавируслы авырулар белән эшләүче 50 медицина хезмәткәре Suleiman Palace Казан кунакханә комплексына урнашачак. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин кунакханәдә булды, монда килеп урнашкан табиблар белән аралашты һәм яшәү шартлары белән танышты.
Хәзерге вакытта Suleiman Palace кунакханәсе милекчесе Сөләйман Абунагимов инициативасы белән 16 табибны урнаштыру өчен түләүсез нигездә номерлар бирелә. Кунакханә барлыгы 25 ике урынлы номерын бирергә әзер.
«Табиблар үз пациентларына, хезмәттәшләренә йоктыру мөмкинлегенә юл куймый»
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев ассызыклаганча, вакытлыча үз өйләрендә түгел, ә кунакханәдә яшәү турындагы карарны медицина хезмәткәрләре үзләре кабул иткән. «Алар тәүлек буе эшли, шул исәптән катлаулы пациентлар белән дә. Аларның бер түбә астында бергә яши торган туганнары урамга, кибеткә чыгып йөри. Табиблар алардан көнкүреш элемтәләре алырга курка һәм шул рәвешле үз пациентларын, хезмәттәшләрен йоктыру мөмкинлеген чиклиләр», - дип аңлатты ул.
Мәсәлән, Республика клиник хастаханәсе реаниматологы Рөстәм Мәхмүтов гаиләсендә дүрт кеше бар. Аның хатыны шулай ук табиб булып эшли, ләкин коронавирус белән авыру куркынычы зонасына керми. Әмма үзенең пациентлары мәнфәгатендә Р.Мәхмүтов вакытлыча үз гаиләсеннән аерым торырга кирәк дип саный.
«Бу бик җитди һәм җаваплы карар, ул хуплана һәм ярдәм күрсәтелә. Хәзер бик мөһим һәм җаваплы чор. Медперсоналга иң зур йөкләнеш, җаваплылык төшә, һәм аларга иң зур өметләр баглана. Хәзер безнең табибларның профессионализмы, аларның килеп туган вәзгыятьне җиңә, дарулар белән генә түгел, сүз белән дә пациентларга ярдәм итә белүе аерым роль уйный», - диде шәһәр башлыгы.
Ул ассызыклаганча, бүген иң мөһиме - паникага бирелмәү. «Гигиена таләпләрен, докторларның күрсәтмәләрен үтәргә һәм оптимизмны, ышанычны, яшәү шатлыгын югалтмаска кирәк. Бу иң төп витаминнар. Паника һәм куркуның кирәге юк. Алар иммунитетны төшерә, ә хәзер иммунитет - иң мөһиме», - дип ассызыклады И.Метшин.
Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, Казанның «Ногай» һәм «Олимп» кунакханәләре шулай ук коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өстендә эшләүче медицина персоналын үзләреңдә урнаштырырга планлаштыралар.
«Хастаханәгә керү урынында барлык процедуралар операция бүлмәләрендәге кебек оештырылды»
Р.Шәвәлиев шулай ук хәбәр иткәнчә, көн саен эш көне башланыр алдыннан табибларның температураларын үлчиләр, тамакны карыйлар. Һәркем шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. «Эштә алар тулысынча сакланган, әмма эштән соң шул ук чаралар аша узалар», - диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.
«Хәзер үзеңне һәм башкаларны саклау бик мөһим. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча хәзер коронавирус белән авыручыларны кабул итү өчен сайлап алынган барлык клиникаларның әзерлек дәрәҗәсе югары. Республика клиник хастаханәсе мисалында мин агымның никадәр профессиональ дәрәҗәдә бүленгәнен күрдем, барлык кирәкле процедуралар хастаханәгә керү урынында операция бүлмәләрендәге кебек оештырылган: бу температура үлчәү дә, дезинфекция дә, шәхси саклану чараларын куллану да», - диде И.Метшин.
«Suleiman Palace - табибларга номерлар биргән Казандагы беренче кунакханә»
Табибларны кунакханәгә урнаштыруга килгәндә, алар өчен барлык шартлар да тудырылган: стандарт типтагы ике урынлы номерлар бирелә, алар бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан тулы кыйммәтле азык белән тәэмин ителгән. Suleiman Palace хуҗасы билгеләп үткәнчә, кешеләр бер-берсе белән мөмкин кадәр азрак аралашсын өчен иртәнге, төшке һәм кичке ашлар да номерларга китерелергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык номерларда да җылылык бар, кайнар һәм салкын су бирелә, телевизор һәм телефон эшли.
«Хәзер барган хәлләр, әлбәттә, зур бәла. Ләкин, минем уйлавымча, әгәр барыбыз да кушылсак, әгәр һәркем үзеннән көче җитәрлек өлеш кертсә, без бу авыруны җиңәчәкбез һәм килеп туган хәлдән тиз чыгарбыз дип ышанам. Бу һәрберебез мәнфәгатьләрендә, чөнки гомуми үзизоляция чоры озакка сузылса, безгә бик авыр булачак. Шуңа күрә без шул рәвешле үзебездән өлеш кертергә булдык», - диде Сөләйман Абунагимов.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, Suleiman Palace бүгенге көндә - табибларга түләүсез нигездә 25 номер биргән Казандагы беренче кунакханә. «Яшәү шартлары бик мөһим. Монда барысы да лаеклы рәвештә оештырылыр дип өметләнәм», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры.
«Барлык битараф булмаган казанлыларга аерым рәхмәт сүзләре»
Шул ук вакытта шәһәр башлыгы чираттагы тапкыр Казанның җаваплы бизнесына рәхмәт белдерде. «Барлык битараф булмаган казанлыларга аерым рәхмәт сүзләре. Шул ук кунакханә бизнесы өчен катлаулы булган хәлгә карамастан, монда ярдәмчел кешеләр эшли. Моннан тыш, хәзер гражданнардан ничек ярдәм итә алулары белән кызыксынып, бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бездә волонтерларның зур армиясе эшли: универсиадада, дөнья чемпионатларында катнашкан кешеләр дә, яңа кешеләр дә бар. Безнең шәһәрдә шундый битараф булмаган һәм ярдәмчел гражданнар яшәве һәм эшләве зур бәхет һәм зур горурлык. Шуның нәтиҗәсендә без бу вәзгыять аша мөмкин кадәр тизрәк узарбыз дип өметләнәбез», - диде Казан Мэры.
Кунакханәне карап чыгуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин да катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Казанда авыруга каршы көрәштә бизнесның башка вәкилләре дә өлеш кертә. «Нәфис Косметикс» компаниясе Татарстанның 160 медицина учреждениесен көнкүреш химиясе белән тәэмин итәчәк. Предприятие аларга 240 тонна чистарту чаралары, кер юу порошогы, савыт-саба юу чаралары җибәрәчәк. «Бәхетле» гипермаркетлары мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча хәйрия акциясе оештырды. Барлыгы 1503 гаиләгә ярдәм итү планлаштырыла. KazanExpress компаниясеннән 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» Казан пенсионерларына китәчәк. «Ситимобил» һәм «Яндекс.Такси» компанияләреннән махсус промокод буенча Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан алыштыру бүлегенә бушлай бара ала.