(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәгеләрне Пасха белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар! Барлык православие динендәге кешеләрне Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Христосның Яңадан тууына яшәү көченең һәрвакыт җиңәчәгенә гаять зур ышаныч салынган. Гаилә традицияләре кешеләрне асыл кыйммәтләр тирәсендә берләштерә, өмет уята, йөрәкләрне җылылык һәм шатлык белән тутыра, югары рухи идеалларга якынайта һәм изге эшләргә илһамландыра.
Казанда төрле дин вәкилләре тарихи яктан бер-берсе белән янәшә тыныч гомер кичерәләр. Ышанам ки, бөек бәйрәмнең зур берләштерүче көче киләчәктә дә безнең күпмилләтле шәһәрдә күршеләр белән дус яшәү һәм конфессияара татулык, диннәргә карата хөрмәт һәм үзара ихтирам хисләренең ныклы нигезе булып хезмәт итәчәк.
Бу бәйрәм көннәрендә сезгә чын күңелдән яхшы кәеф, сәламәтлек һәм иминлек телим! Йортыгыз шатлык һәм бәхет белән тулсын, ә гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрсен», - диелә котлауда.