(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казан полициясе
хезмәткәрләре тарафыннан гадәттән тыш хәл килеп чыкканда яки килеп чыгу куркынычы
булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 1111 беркетмә төзелгән,
шуларның 342 беркетмәсе судта каралган инде. Бу хакта бүген коронавирус
инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Россия Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы
Валерий Саматошенков хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, моңа
кадәр җиткерелгән тәкъдимнәр - өйдә калырга һәм үз-үзен изоляцияләү режимын
максималь үтәргә - бу атнада да актуаль.
Бүген Казан хокук саклау органнары хезмәткәрләре
күзәтүендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм чит илләрдән кайткан 700-гә якын кеше исәпләнә.
Муниципальара пассажирлар ташуны чикләү һәм җиңел транспорт хәрәкәтен
чикләү эшләре дәвам итә. В.Саматошенков билгеләп үткәнчә, узган атнада Казанда
автомобильләр санының аз гына кимүе күзәтелгән.
Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле полиция
хезмәткәрләре 330 меңнән артык гражданның һәм 270 меңнән артык транспорт чарасының
хәрәкәт итүенең законлылыгын тикшергән. «Хәрәкәт 20 мең транспорт чарасы өчен
тыелган. 18-нче апрельгә гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы
янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 1111 беркетмә төзелгән.
Шуларның 342 беркетмәсе судта каралган инде», - дип хәбәр итте шәһәр Эчке эшләр
министрлыгы башлыгы урынбасары.
Ул полиция хезмәткәрләренең санитар-эпидемиологик
нормаларны үтәү предметына җәмәгать туклануы биналарын тикшерүләрен дәвам
итүләрен өстәде. Закон таләпләрен бозган өчен өч җитәкче административ
җаваплылыкка тартылган.
Миграция законнары өлкәсендә 450-дән артык
административ хокук бозу ачыкланган.
«Соңгы ике атнада теркәлә торган җинаятьләр санының
кимүе күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә оператив хәл тотрыклы һәм полиция
хезмәткәрләре контролендә тора», - дип нәтиҗә ясады спикер.
«Шәһәр, бизнес, сәнәгать предприятиеләре, өлкән буын
вәкилләре өчен гадәти режим төптән үзгәрде. Барысы да гадәтләнгән эшләрдән баш
тартырга мәҗбүр. Ләкин әле сабыр итәргә кирәк. Вирусологларның мәгълүматлары
буенча, эпидемиянең иң югары ноктасы май уртасында гына булачак, аннары кимүгә
таба барачак. Шуңа күрә элеккеге киңәш-тәкъдимнәр актуаль, бу атнада да өйдә
калырга һәм үзебезне, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны вирустан саклап калу
өчен үзизоляция режимын максималь үтәргә кирәк», - дип йомгаклады Казан Мэры
Илсур Метшин.