(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Алена
Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Казанькомпрессормаш» ачык
акционерлык җәмгыятендә булды, анда ул предприятиедә махсус эпидемиологик режим
шартларында куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүе белән танышты. Предприятие үз
эшен бер атнага гына туктатып торды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрнең 140
предприятиесенең 130-ы эшли, аларда 125 мең Казан эшчеләренең 75 мең кешесе
эшләвен дәвам итә. «Безнең предприятиеләрне сәламәт организмның кан тамырлары
белән чагыштырырга мөмкин. Ангина белән авырырга мөмкин, әмма баш мие тәртиптә
икән, йөрәк эшли, үпкәләр сулый, авыруны җиңәргә мөмкин һәм кирәк. Бүгенге
көндә шәһәрнең 140 предприятиесенең 130-ы күпмедер дәрәҗәдә эшчәнлеген дәвам
итә. Һәм бу шәһәр икътисадының эшләве һәм яшәве турында сөйли. Бу бик мөһим һәм
оптимизм тудыра. Ә оптимизм коронавируска каршы көрәштә - иң яхшы дару», - дип
ассызыклады Казан Мэры һәм зур предприятиеләр эше нәтиҗәсендә шәһәр икътисады
кискен югалтуларсыз сынаулар аша уза алачак, дип билгеләде.
«Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыятенең
идарәче директоры Илнур Сәгъдиев шәһәр Мэрына завод территориясен күрсәтте,
шулай ук җыю, механик һәм буяу цехларының эше белә таныштырды. Предприятие
җитәкчесе заводның беренче атнада гына - 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр
генә эшләмәве турында җиткерде. Ул вакытта монда бары тик дежур электриклар һәм
котельный хезмәткәрләре генә булган. Персонал эшкә 6-нчы апрельдә чыккан. Бүген
«Казанькомпрессормаш»та хезмәт куючыларның 1800-еннән меңнән артык кеше эшли.
Барлык хезмәткәрләр саклык битлеге белән тәэмин
ителгән, эшчеләр куркынычсыз дистанция таләпләрен үтиләр. Моннан тыш, завод
хезмәткәрләренең температурасын үлчиләр. Халык күп җыелмасын өчен,
температураны үлчәүләр эш урыннарында үткәрелә. Әлеге процедура һәр 4 сәгать
саен кабатлана. Цехларда дезинфекция үткәрелә, биредә дезинфекторлар урнашкан.
Заводта да медицина пункты эшли.
Башкарыла торган куркынычсызлык чаралары белән
танышканнан соң, Илсур Метшин завод җитәкчелегенең санитария нормаларын үтәүгә
зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Предприятиенең эше белән беррәттән
хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын да игътибар үзәгенә куялар. Саклык битлекләрен
көненә өч тапкыр алмаштыралар, туклану һәм башка бик күп мәсьәләләр хәл ителде.
Бу бик мөһим. Сәнәгать предприятиеләренең барлык җитәкчеләрен дә
хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгына игътибар итәргә өндим», - дип ассызыклады
И.Метшин.
Күчмә сәфәрдә шулай ук Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Совет районы хакимияте башлыгы Роман
Фәтхетдинов катнашты.