StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген Казан укучыларының 93 %-ы дистанцион белем технологияләрен кулланып белем ала. Башка балалар өчен укыту офлайн-режимда оештырылган. Мондый мәгълүматларны бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде. Ә Казан Мэры Илсур Метшин укытучыларның эшен героик дип атады.
«Һәр укытучы безнең Сладковский дәрәҗәсендәге дирижерга әверелә»
Гафаров сүзләренә караганда, масштаблы дистанцион белем бирүнең беренче көне җиңел булмады: платформаларның күбесе тотрыксыз эш күрсәтте. «Республика Мәгариф министрлыгы аша без җитештерүчеләргә барлык кисәтүләрне юлладык. Без көн саен вәзгыятьне күзәтәбез һәм динамикада платформаларның эше турында мәгълүматлар алабыз», - дип ассызыклады спикер һәм шәһәрлеләрне дистанцион укытуның барлык мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алуларын искәртте: Мәгариф идарәсе: +7(927)465-79-10; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе: +7(927)400-46-38; Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе: +7(927)400-44-32; Совет районы администрациясе: +7 (927)52-43; Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(927)9400-49-51 (дүшәмбедән җомга кадәр 9.00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес).
Ата-аналар һәм мәктәп укучылары кире элемтәне социаль челтәрләрдә дә урнаштыралар. Спикер хәбәр иткәнчә, бәяләмәләргә караганда, ата-аналар һәм балалар яңа форматка ияләшә, уңай бәяләмәләр, укытучылар адресына рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре белән күбрәк шәрехләр барлыкка килә.
Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, бүген 7% бала офлайн-режимда белем ала. Бу авырып китүчеләр, гаджетлары булмаганнар, начар интернет яки мобиль элемтәгә ия булучылар.
«Мондый шартларда укытучының эше җиңел түгел. Педагоглар дистанцион укытуны камилләштерәләр һәм эшчәнлекне оештыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланалар, шул исәптән яңа белем бирү платформаларына күчерү юлы белән дә, - дип ассызыклады спикер.
Казан укытучылары эшен Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казан Мэры «Салават күпере» торак массивындагы 182-нче номерлы политехник лицейда булды, анда онлайн-дәресләр үткәрүне күзәтте. «Безнең укытучылар геройларча эшлиләр. Мин үзем карадым: укытучы алдында берьюлы компьютер да, планшет та, гаджет та тора. Укытучы өч тактага эшли дисәң дә була, һәрберсенә, кайдадыр тавыш белән, кайдадыр смс белән игътибар итәргә өлгерә. Педагогларда бөтенләй яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр барлыкка килә - алар оркестр белән җитәкчелек итә сыман. Һәр укытучы безнең Сладковский дәрәҗәсендәге дирижерга әверелә», - дип белдерде И.Метшин.
«Бу барлык мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар, балалар өчен сынаулар вакыты. Без бөтенебез дә гасырлар буе балаларның парта артында укуына , ә алар алдында укытучы басып торуына күнеккән. Без моңа һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз, әмма хәзерге вакытта сабырлык кирәк », - дип өстәде Мэр.
Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, бүген 7% бала офлайн-режимда белем ала. Бу чавырып китүчеләр, гаджетлары булмаганнар, начар интернет яки мобиль элемтәгә ия булнаннар. Ниндидер сәбәпләр аркасында онлайн-дәресләрдә катнашмаган укучылар өчен барлык материаллар да мәктәп сайтында «Дистанцион укыту» өстәмә битендә урнаштырылган.
«Хәзер укудан тыш, балаларның активлыгын тәэмин итү бик мөһим»
Р.Гафаров үз докладында билгеләп үткәнчә, үзизоляция шартлары психологик кыенлыклар тудырган. Шуңа күрә барлык мәктәп психологлары балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итү эшен башлады. Моннан тыш, «Ресурс» үзәгенең психологик ярдәм кайнар линиясе эшли башлады, «Ышаныч» үзәге үз эшен дәвам итә.
«Хәзер укудан тыш, балаларның активлыгын тәэмин итү дә бик мөһим, шуңа күрә мәктәпләр дә бу мәсьәләдә инициатива күрсәтәләр. Шунысы куанычлы, мәгариф учреждениеләре һәм укучылар үзләре төрле челленджларда актив катнашалар, бергә зарядка ясыйлар, иҗади флешмоблар оештыралар, гомумән, актив тормыш белән яшиләр», - диде Р.Гафаров.
«Һәрхәлдә, бу тауга хәрәкәт. Аска таба шуу күпкә җиңелрәк»
Шәһәрдә шулай ук интернет тизлеге буенча проблемалы зоналар мониторингы уздырыла. Җыелган мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша провайдерларга тапшырыла, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларны интернетка бушлай керү мөмкинлеге белән тәэмин итү тәкъдимен хуплады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларны интернетка бушлай керү мөмкинлеге белән тәэмин итү тәкъдимен хуплады. Бу мәсьәлә элемтә операторлары белән берлектә хәл ителә. «Безнең өчен мондый карар әһәмиятле, чөнки дистанцион дәресләр уздырганда педагогларның трафигы гади өй шартлары белән чагыштырганда берничә тапкырга арткан», - диде Р.Гафаров.
Ул шулай ук республика Президенты карары буенча Татарстанның аз керемле гаиләләреннән булган 9-11-нче сыйныф укучыларына 2 мең гаджет бүлеп биреләчәген искәртте. Техника мәгариф учреждениеләре балансына биреләчәк һәм балалар аны түләүсез файдалануга алачак. «Безнең исәпләүләр буенча Казанның чыгарылыш сыйныфларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 725 бала исәпләнә. Узган атнада ук Казан федераль университеты 11-нче сыйныф укучыларына 47 планшет тапшырды. Калган егетләр техника белән якын арада тәэмин ителәчәк», - диде спикер.
«Бүгенге көндә дөньядагы студентларның һәм мәктәп укучыларының 87%-ы өйдә. Бу Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматлары. Барысы да алай ук җиңел түгел, без барыбыз да моңа аңлап карарга тиеш. Бу зур, катлаулы эш. Әйе, платформалар, интернет эленеп кала, әмма элек без моның белән очрашмадык. Һәрхәлдә, бу тауга хәрәкәт. Аска таба шуу күпкә җиңелрәк. Барыбызга да кыен, әмма бу вәзгыятьне узарга кирәк. Һәм нәкъ менә ата-аналар балаларга дистанцион белем алуның каникуллар вакыты түгел, ә уку икәнлеген аңлатырга тиеш. Барыбызга да җаваплы булырга кирәк», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
EndFragment