(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында якын арада эшләрен яңартырга мөмкинлек биреләчәк предприятиеләр хезмәткәрләре өчен махсус тәкъдимнәр эшләргә йөкләде. Шәһәрнең эре һәм кече предприятиеләрендә эшләү кагыйдәләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белгечләре белән берлектә эшләнергә тиеш, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Казан Мэры ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонковтан Татарстан табибларының узган атнада Россия Президенты Владимир Путин белдергән түләүләрне кайчан ала алачагы турында сорады. «Хәзер норматив документларны эшләү бара, алар бу акчаларны федераль җитәкчелек нигезендә бүләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты В.Жаворонков. Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы карары буенча, апрельдән алып өч айга кадәр, коронавирусны йоктыручылар белән эшләүче белгечләргә махсус федераль түләү билгеләнәчәк - аена 25-80 мең сум.
«Табиблар гадәттән тыш хәл режимында эшлиләр, шуңа күрә ил Президенты карары һәрвакыттагыча бик вакытлы, - диде Мэр. - Хәзер барлык карарлар аерым әһәмияткә ия, һәм һәрберсенең мөмкинлекләре төрлечә. Без үз ягыбыздан табибларның пациентлар йортына баруы, җәмәгать транспортында йөрүе өчен транспорт белән ярдәм иттек. Республика штабы Татарстан территориясендә битлекләр сатып алу буенча гына түгел, җитештерү мәсьәләсен дә оператив рәвештә хәл итте. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан коллегалар белән узган атнада ятаклар, йогышлы, йогышсыз авырулар логистикасы, медперсоанал эше алгоритмнары, медицина учреждениесен кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өстендә эшләдек. Болар барысы да бүген яшәеш өчен мөһим темалар».
Вакытлар узу белән шәһәрдә эре сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес оешмалары эше торгызылачак. Инфекция таралуга юл куймас өчен, әлеге компанияләр хезмәткәрләре өчен кагыйдәләр эшләргә кирәк, дип билгеләде Казан Мэры.
«Без кулларны юарга, биткә орынмаска, җәмәгать урыннарында битлек, перчаткалар киеп йөрергә кирәклеген истә калдырдык. Хәзер сәнәгать предприятиеләре эшен оештыру өчен тәкъдимнәр кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә керү контролен, азык-төлек кабул итүне, агымнар таратудан тыш кагыйдәләрне эшләргә кирәк, - дип ассызыклады И.Метшин. - Тәкъдимнәрне эшләргә рөхсәт бирелгән вакытка әзерләргә кирәк».
Шул ук вакытта гадәти тормыш һәм эш шартларына кайту акрынлап барачак, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Чикләүләр бетерелгәч тә, бер мизгелдә барысы да үткәнгә әйләнеп кайтмаячак. Башка илләр мисалында күргәнебезчә, саклану чараларын үтәмәсәң, эпидемиянең икенче дулкыны булырга мөмкин. Шуңа күрә актив тормышка акрынлап кайтачакбыз, шул исәптән - предприятиеләребезнең җитештерү эшенә дә», - диде ул.
Шәһәрнең күпчелек халкы саклык чараларын үти һәм белгечләрнең киңәшләрен дә үти - шәхси саклану чараларын кияләр һәм кеше күп йөри торган урыннарга чыкмыйлар, дип өстәде И.Метшин һәм казанлыларга җаваплы караш өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкына өйдә калырга, респиратор һәм гомуми гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә. Вирус метродагы тоткалар, ишек тоткычлары һәм башка предметлар аша тапшырылырга мөмкин. Кибетләргә килгәндә, сулыш органнарын сакларга һәм перчаткалар кияргә киңәш ителә. Кулланганнан соң аларны эшкәртергә кирәк. Азык-төлек салынган савытны гигиеник эшкәртү, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юу зарури.
Өлкән яшьтәге гражданнарга, үпкә, йөрәк, шикәр чире һәм симерү хроник авырулары булган затларга аерым игътибар бирергә кирәк. Аларга аеруча игътибарлы булырга, авыру очрагында кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны эшли: +7(800)222-59-00, шулай ук бөтен мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтларында урнаштырылган.