(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алена Мирошниченко). 24-нче марттан башлап Казан волонтерлары ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең 3,1 меңнән артык гаризасын үтәделәр. Көн саен үзиреклеләр мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар китерә. Шәһәр волонтерлары эше турында тулырак мәгълүмат белән бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров бүлеште.
Эшкә барлыгы 500-дән артык волонтер - яшьләр, хәйрия фондлары, бизнес-бергәлек вәкилләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм шәһәрнең актив халкы җәлеп ителгән. Волонтерлар үзәкләре һәр район администрациясендә эшли, төп штаб Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында урнашкан. Шулай ук шәһәр территориясендә Гомумроссия халык фронты, «Бердәм Россия» һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге теләктәшләре эшли. «Өстәмә көчләрне җәлеп итүдә әзерлек тагын 500 кешегә бәяләнә», - дип хәбәр итте Р.Гафаров.
Аның сүзләренчә, бүген 30-лап волонтер үз автомобильләрендә хәрәкәт итә. Мохтаҗларга ярдәм итүгә 5 тапкырдан артыграк чыгучыларга бензин өчен компенсация бирелә. Калганнары транспорт карталары белән тәэмин ителгән яки үз микрорайоны чикләрендә җәяү хәрәкәт итәләр, дип хәбәр итте спикер.
Шулай итеп, 2-нче апрельдән «Игелекле Казан» проекты кысаларында волонтерлар шәһәр районнары администрацияләре вәкилләре белән берлектә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча «Бәхетле» компаниясенең хәйрия акциясенә кушылды. «Азык-төлек тартмалары ашарларына ризыклары булмаган казанлыларга бирелә. Бүгенгә 519 гаиләгә 1046 шундый җыелма тапшырылган инде. Бер хәйриячеярдәме белән генә дә без 1700-гә якын кешегә ярдәм иттек, - дип ассызыклады Р.Гафаров.
Аның сүзләренчә, волонтерларга төрле оешмалар ярдәм итәргә теләк белдергән. «Ак Барс» хоккейчылары Данис Зарипов, Кирилл Петров, Альберт Яруллин азык-төлек тараттылар, Альберт Яруллин исә бу эшне көн саен дәвам итә. Хәрәкәткә «Төнге бүреләр» байк-клубы да кушылды. Моннан тыш, бу атнада ярдәмгә ЮХИДИ шәһәр полкы килер дип көтелә, ул «үзиреклеләр линиясе»нә сишәмбе көнне чыгачак.
Моннан тыш, волонтерлар штабы 65+ яшендәге ялгыз өлкән кешеләргә азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча KazanExpress компаниясе белән эшне оештырды. Алар өчен 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» формалаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да мохтаҗларга ярдәм итә - алар апрельдән көн саен шәһәр халкына - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән бушлай ланч-бокслар тараталар.
Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар сайтта «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.
«Волонтерларга тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Кызганычка каршы, бездә шундый вәзгыять туды. Әмма яхшылык начарлык белән янәшә йөри - без үзебезнең нинди игелекле шәһәрдә яшәвебезне күрәбез. Бездә битараф булмаган кешеләрнең никадәр күп булуын аңлау - бик кыйммәтле нәрсә. Алар һөнәре, яше, белеме буенча төрле, ләкин бер нәрсә аларны берләштерә - игелекле, ярдәмчел йөрәкләре, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. - Яшь волонтерларыбызга да, «көмеш яшь»тәге үзиреклеләргә дә, спортчыларга да, мәдәният эшлеклеләренә дә, битараф булмаган халыкка да рәхмәт, алар бу катлаулы вакытта ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булыша».