(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Ксения Швецова). Казан халкының мәшгульлек үзәкләрендә 10-нчы апрельгә 4 мең 338 эшсез теркәлгән, апрельнең беренче ункөнлегендә үсеш 368 кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта вакансияләр саны 15 мең берәмлек. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында, барлык шәһәрлеләр дә белгечләр белән оператив рәвештә элемтәгә керә һәм кирәкле мәгълүматны ала алсыннар өчен, халыкның мәшгульлек үзәге бүлекләренең дистанцион эшен көчәйтергә кушты.
Хезмәт базарында аеруча табибларга, шәфкать туташларына, менеджерларга, инженерларга, машина йөртүчеләргә һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур
«Казан халкы мәшгульлеге үзәге» ДКУ директоры Гөлнара Филиппова сүзләренә караганда, теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,67%-ын тәшкил иткән, ә шәһәр буенча эшсезлекнең уртача озынлыгы 3,9 айдан артмый. Эшсезләрнең күбесе Яңа Савин, Совет һәм Идел буе районнарында теркәлгән.
«Эш бирүчеләр тарафыннан шәһәрнең мәшгульлек хезмәте органнарына тапшырылган мәгълүматларга караганда, беренче кварталда 500-дән артык хезмәткәр азат ителгән, апрель - июнь айларында 1 меңнән артык кеше эшсез калачак, дип фаразлана. Бу планлы рәвештә азат итү, филиалларның ябылуы, яжача оештыру кебек сәбәпләр белән аңлатыла», - диде Г.Филиппова.
Апрель башына эш бирүче инициативасы буенча тулы булмаган мәшгульлек режимында эшләүчеләр саны 1700 кеше тәшкил иткән, ә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән вакансияләр саны 10-нчы апрельгә - 15 мең тирәсе.
Дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итү, социаль тәэмин итү, төзелеш, транспортировка һәм саклау, сәүдә кебек тармакларда вакансияләр күбрәк.
Г.Филиппова сүзләренә караганда, бүгенге көндә табиблар, шәфкать туташлары, менеджерлар, инженерлар, механиклар, кече тәрбиячеләр, слесарь-сантехниклар, машина йөртүчеләр, бетончылар, арматурщиклар, ташчылар, штукатурлар, балта осталары, малярлар һәм тегүчеләр иң ихтыяҗлы санала.
10 көн эчендә шәһәрдә 113 кеше эшкә урнаштырылган.
Татарстанда үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, мәшгульлек хезмәтләренең барлык массакүләм чаралары, шул исәптән төркем белән шөгыльләнү, күчмә консультацияләр, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук һөнәри юнәлеш чаралары күчерелде, дип билгеләде спикер.
30-нчы марттан мәшгульлек үзәкләре дистанцион хезмәт күрсәтүгә күчте. 10 көн эчендә электрон почта аша 1,5 меңнән артык гариза бирелгән, 113 кеше эшкә урнаштырылган.
9-нчы апрельдән РФ Хөкүмәтенең карары гамәлгә керде, аның нигезендә, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшсез калган гражданнар теркәлүгә «Россиядә эш» порталы аша тәүлек буе гариза бирә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы кирәк.
1-нче марттан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләргә эшсезлек буенча пособиене максималь зурлык буенча билгелиләр
Расланган хисап язмасын күпфункцияле үзәк офислары, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге һәм «Ак Барс» Банкы аша алырга мөмкин.
«Гаризадан тыш, мәшгульлек органнары туры килердәй вакансияләрне эзли башласын өчен, порталда резюме беркетергә кирәк, - дип аңлатты мәшгульлек үзәге директоры. - «Россиядә эш» порталында гариза биргәннән соң, гражданинны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособие түләү турыдан-туры яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәкләре тарафыннан башкарылачак. Гаризаларны электрон почта аша кабул итү туктатылды».
Г.Филиппова сүзләренә караганда, ике көн эчендә казанлылардан 1800-дән артык гариза килгән. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче турында барлык мәгълүмат - элеккеге эш урыны, хезмәт хакы дәрәҗәсе, хезмәт кенәгәсеннән белешмәләр - автомат рәвештә формалаша. Мондый гадиләштерелгән тәртип 2020 елның 31-нче декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Эшсезлек буенча пособиеләр күләме РФ Хөкүмәте карары нигезендә үзгәрде, дип искәртте Г.Филиппова. Минималь үлчәм элеккечә калды - 1,5 мең сум, ә максималь күләм 12 мең 130 сумга кадәр артты.
«Эшен югалткан һәм агымдагы елның 1-нче мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән һәркемгә, апрель, май һәм июнь өчен эшсезлек буенча пособие автомат рәвештә максималь зурлык буенча исәпләнәчәк, - дип аңлатты спикер. - Пособие картага яки гариза бирүченең счетына күчереләчәк, банк картасы яки счеты булмаган очракта, почта аркылы җибәреләчәк».
Гаджетлар һәм интернеттан файдаланмаган шәһәр кешеләре өчен «Россиядә эш» порталында теркәлү өчен автомат рәвештә эш урыны тәкъдим итү белән мәшгульлек үзәгендә булу мөмкинлеге каралган.
«Хезмәт базарындагы вәзгыятьне даими рәвештә күзәтеп торырга кирәк»
Хезмәт базарындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен «Россиядә эш» порталында эш бирүченең шәхси кабинетында хезмәткәрләрне эштән азат итү турында мәгълүмат җыю, оешмаларның хезмәткәрләрен тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимнарын кертү, шулай ук вакытлыча читтән торып эшләү турында мәгълүмат җыю функциясе бар. Мәгълүматны хисап формасына мәгълүматлар үзгәргән саен бирергә кирәк, дип хәбәр итте Г.Филиппова.
«Персонал санының үзгәрүе турында мәгълүматларны Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы аша авторизацияләнгән эш бирүчеләр генә бирә ала, - диде ул. - Хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен РФ субъектларына һәм «Россиядә эш» порталында бу мәгълүматны тутыру шартын үтәячәк конкрет предприятиеләргә ярдәм чаралары эшләнә».
Эшләүне дәвам итә торган предприятиеләрдә ихтыяҗ зур булган вакансияләрне ачыклау предметына мониторинг уздырыла. Эш бирүчеләргә күчеп йөрүгә чикләүләрне исәпкә алып, мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүнең, шул исәптән дистанцион әңгәмәнең әзерлеге турында актуаль мәгълүмат бирергә тәкъдим ителә. «Бу мәгълүмат хезмәт базарына җәй көне югары уку йортларын, махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар чыгачагын исәпкә алганда да кирәк, алар өчен дә эш бирүчеләргә стажировка вариантларын тәкъдим итәргә кирәк булачак», - дип өстәде Г.Филлипова.
«Китерелгән мәгълүматларга караганда, хезмәт базарындагы вәзгыять бүген контрольдә тотыла. Әмма, кызганычка каршы, аның начараю мөмкинлеге бар. Шуңа күрә мәгълүматларны мониторинглауны дәвам итәргә кирәк, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшен оештыруга тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Кирәк булган очракта - барысы да вакытында кирәкле мәгълүматны һәм белгечләрнең консультацияләрен ала алсын өчен телефон линияләре санын арттырырга».
Исегезгә төшерәбез, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең дистанцион эш режимына күчүе сәбәпле, эш эзләүче гражданнар өчен төркемле онлайн-консультацияләр уздыру тәҗрибәсен кертәләр. Чаралар вебинарлар форматында узачак.