(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Ксения Швецова). Казанда 2019 елда 1 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Торак тапшыру буенча Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче урында тора һәм Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында беренче бишлеккә керә. Төзүчеләрнең үз эшләренә яңача якын килүе аеруча зур әһәмияткә ия, алар яңа торак төзеп кенә калмыйча, ресурсларны саклап калырга һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр дә кертәләр, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов 2019 елда төзелеш тармагы эше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында җиткерде. Ул хәбәр иткәнчә, узган елда Татарстан башкаласында 200-дән артык төрле билгеләнештәге объект төзелгән, алар арасында 78 күп фатирлы торак йорт, 30 социаль билгеләнештәге объект, 19 җитештерү һәм склад бинасы, 72 административ-сәүдә объекты.
Узган ел торак төзелеше тармагы өчен шактый уңышлы булды, дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов. Казанда 1 млн 14 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26%-ка күбрәк. «Казанда 1 млн квадрат метр торак тапшырылган 2012 елгы рекордны уздык», – дип искәртте спикер.
Тапшырылган торакның 962 мең кв.м күп фатирлы йортларга туры килә, бу гомуми күләмнең 95%-ын тәшкил итә, дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов. Шул исәптән халык акчалары хисабына 812 мең кв.м, Дәүләт торак фонды программасы буенча 150 мең кв.м мәйданлы 9 торак йорт төзелгән. Шәхси торак йортларның гомуми мәйданы 52 мең кв.м. тәшкил итә. Халык һәм шәхси инвесторлар хисабына бюджет акчаларыннан башка төзелгән торакларның проценты 85% тәшкил итә.
Шәһәрнең икътисади потенциалында төзелеш тармагы алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, төзелеш тармагында булдырылган бер эш урынына чиктәш тармакларда 9-12 эш урыны булдырыла.
«Төзелеш - үсешнең көчле драйверы һәм шәһәр икътисады торышының лакмус кәгазе булып тора, - дип хуплады докладчы Илсур Метшин. – Бу тармак шәһәр икътисадының унлап төрле тармагы үсешен стимуллаштыра, бигрәк тә – төзелеш материаллары, бизәү материаллары, автохуҗалык һәм башкалар. Шуңа күрә бер ел эчендә 1 млн квадрат метрдан артык торак төзеп, чираттагы рекорд куюыбыз бик мөһим. Күп шәһәрләр һәм хәтта төбәкләр өчен бу чит планета гына түгел - бу башка Җиһан».
Торак төзелеше генә түгел, төзүчеләрнең үз эшләренә яңача якын килүе дә мөһим, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Без торакның квадрат метрын төзеп кенә калмыйбыз. Бүген төзүчеләр ресурсларны сакларга һәм, ахыр чиктә, коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләргә мөмкинлек бирә торган яңа технологияләрне актив рәвештә кулланылышка кертәләр, – диде ул. - Хәзер игътибар керү зоналарына һәм гомуми файдаланудагы урыннарга гына бирелми – уңайлы спорт мәйданчыклары, балалар мәйданчыклары, зур булмаган скверлар, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю урыннары булдырыла, куркынычсызлык һәм экология мәсьәләләре хәл ителә. Бу бөтенләй башка дәрәҗә һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты».
Агымдагы елда Казанда 960 мең кв.метр торак төзү планлаштырыла, бу бөтен республика планының 32%-ын тәшкил итә. Алга таба ел саен торак тапшыру планын арттыру планлаштырыла, һәм 2024 елга Татарстан өчен әлеге күрсәткеч 3648 мең кв.метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов. «Социаль ипотека» программасы буенча 162 мең кв.метр мәйданлы 11 йорт төзеләчәк, дип өстәде ул.