(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Ксения Швецова). Казанда 2020 елның 1-нче гыйнварына торак-коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыларның бурычы 3 млрд сумнан артып киткән - бу күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны ике еллык финанслауга тиң сумма. Түләмәүчеләргә карата төрле чаралар күрелә - хезмәтләрне өзүдән алып фатирлардан чыгаруга кадәр. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрлеләргә бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды, шулай ук түләмәүчеләрнең гамәлләреннән башка яшәүчеләр зыян күрергә тиеш түгел, дип белдерде.
«Гомумән алганда, бурычлар торак фонды торышына йогынты ясый, моннан барысы да зыян күрә»
Казанлылар торак хезмәтләре өчен – 629 млн сум, коммуналь хезмәтләр өчен - 1 млрд 703 млн сум бурычлы, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. «Капиталь ремонт» графасы буенча шәһәр буенча бурыч суммасы 137 млн сум тәшкил итте, наем өчен – 53 млн сум һәм пени – 730 млн сум. Гомумән алганда, бурыч суммасы 3 млрд 252 млн сум тәшкил итә. «Чагыштыру өчен - узган елның 1-нче гыйнварына бу сан 3 млрд 2 млн сум дәрәҗәсендә иде, - дип билгеләп үтте Д.Анисимов. - Проблеманың масштабын аңлау өчен аны күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча еллык программа белән чагыштырырга мөмкин, ул 2019 елда 1 млрд 712 млн. сум тәшкил итте, 239 йорт ремонтланды. Ягъни, асылда, бу капиталь ремонтны финанслауның ике еллык күләме».
Шәхси счетлар буенча бурыч түбәндәгечә бүленә: 52 мең шәхси счетның бурычы 100 мең сумга кадәр, 7 мең шәхси счетның бурычы 100 меңнән 500 мең сумга кадәр, 960 шәхси счетның бурычлары 500 меңнән 1 млн сумга кадәр, 129 шәхси счетның 1 млн сумнан артык бурычы бар. Муниципаль фатирда яшәүче яллаучының шәхси счеты буенча максималь бурычы 2 млн 300 мең сум, торак милекчесе счеты буенча 1 млн 732 мең сум тәшкил итә.
Казанлылар торак хезмәтләре өчен – 629 млн сум, коммуналь хезмәтләр өчен 1 млрд 703 млн сум бурычлы, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Түләмәүчеләрне берничә төп төркемгә бүләләр, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Беренче төркемгә түләргә мөмкинлекләре булган, әмма бурыч туплап, аны соңыннан түли торган дисциплинар булмаган гражданнар керә. Түләмәүчеләрнең икенче төркеме - төрле бәйлелекләре булган асоциаль гражданнар. Бурычлылар арасында аз керемле гражданнар да бар – бу категориягә, нигездә, күп балалы гаиләләр һәм ялгыз пенсионерлар керә. «Шуны да билгеләп үтәсем килә, гражданнарның бу категориясе бурычларны түләгәндә дисциплинага ия. Мөмкинлекләре булганда алар беренче чиратта үз бурычларын түләргә тырышалар», - дип билгеләп үтте спикер.
Түләмәүчеләрнең аерым категориясенә күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булмау сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен аңлы рәвештә түләмәүче кешеләр керә. Кагыйдә буларак, аларның канәгатьсезлек сәбәпләре бетерелгәндә, бурычлары түләнә, дип билгеләп үтте Д.Анисимов.
Кайберәүләр Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнар еш үзгәреп торганга күрә хезмәтләр өчен түләми, дип өстәде Д.Анисимов. «Әлегә гражданнар, «мөстәкыйль рәвештә тикшерүләр үткәреп», законнардагы яңалыкларны дөрес аңламыйча, яки компетентсыз затлардан аңлатмалар алып, счетлар буенча түләмиләр», - дип аңлатты ул.
«3 млрд 252 млн сум - бу бик зур сумма, аны киметү өстендә эш алып барырга кирәк, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бурычлар һәрвакытта да керем дәрәҗәсенә бәйле түгел. Берничә фатирга ия булган хәлле гражданнар да бар - алар, кагыйдә буларак, түләмәүчеләр исемлегенең башында тора. Әйдәгез, без үзебез өчен бурыч билгелибез: март аенда вәзгыятьне яхшырту өчен көч куярга кирәк».
Казанлыларның счетлар буенча ни дәрәҗәдә яхшы түләве шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатына бәйле, дип өстәде Мэр. «Әҗәттән барысы да җәфа чигә. Бу торак фондка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә, чүп-чарны вакытында чыгаруга, агымдагы һәм капиталь ремонтка, ишегалды территориясен карап тотуга һәм тулаем шәһәр торак фондының торышына йогынты ясый. Бурыч туплаучыларны намуслы булырга өндәргә кирәк».
«Идарәче компанияләр төрле инструментлардан файдаланалар, ләкин чиктән узуларга юл куярга ярамый»
Идарәче компанияләр әҗәтләргә каршы көрәшнең төрле ысулларын кулланалар. Халыкка даими рәвештә аларның бурычлары турында хәбәр итәләр, әҗәтлеләрнең исемлекләре идарәче оешмалар сайтларында, подъездлардагы игъланнар такталарында эленә. Д.Анисимов сүзләренә караганда, мондый чара һәрвакытта да нәтиҗәле түгел.
Бурычны түләүне ниятләгән бурычлылар белән бурычларны реструктуризацияләү турында килешүләр төзиләр. Бу мөмкинлек законнарда каралган. Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, 2019 елда 200 млн 642 мең сумлык 1818 килешү төзелгән. Бурычлы кешегә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бурыч суммасын бетерү мөмкинлеге бирелгән тагын бер чара бар. Узган ел Казанда 3 кеше 220 мең сум күләмендә бурычын түләде, дип хәбәр итте спикер. Пени өстәлү дә әҗәтлеләрне селкенергә мәҗбүр итә. Узган ел 146 млн сумлык пени күчерелгән.
Бурычлы кешеләргә электр белән һәм су белән тәэмин итүне чикләргә мөмкиннәр – мондый чаралар закон дәрәҗәсендә каралган.
Моннан тыш, бурычлы кешеләргә электр белән һәм су белән тәэмин итүне чикләргә мөмкиннәр, дип аңлатты Д.Анисимов, мондый чаралар закон дәрәҗәсендә каралган. «Бу бүгенге көндә бурычларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора, – дип билгеләп үтте спикер. - 2019 елда 37 мең хезмәт туктатылган яки өзелгән».
Әгәр бу чараларның барысы да нәтиҗә китермәсә, эш судта хәл ителә. Узган ел идарәче компанияләр 575 млн 357 мең сумлык 5 мең 841 дәгъва тапшырган.
Тулай торак нормалары буенча башка торак урыны биреп, бурычлы кешене муниципаль фатирларыннан күчерү аерым чара булып тора, дип хәбәр итте Д.Анисимов. Әмма ул да еш кына нәтиҗәсез булып чыга – Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе сүзләренә караганда, бурычлы кешеләргә яшәү өчен торак нормалары буенча яраклы башка бина бирелә, ә кайвакыт бу аларның торак шартларын яхшыртуга китерә. «Моннан тыш, бурычлыга йогынты ясауның иң чик чарасы дип санап, судлар бу чараларга бик теләп бармый, - дип аңлатты докладчы. - Судлар бурычлы кешеләр өстеннән күршеләре күпләп зарланганда бу чараны куллануны хуп күрә, әмма без аларны яңа күршеләр янына күчергәндә, вакытлар узу белән шул ук проблемалар белән очрашабыз».
2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булу белән бәйле рәвештә, торак урыннарынан яллаучыларны күчерү турында 4 дәгъва гаризасы бирелгән. Аларның өч дәгъвасы буенча таләпләр канәгатьләндерелде һәм үтәлеш стадиясендә, ә берсе буенча кире кагылды, чөнки бурычлы кеше бурычларын өлешчә түләде, дип хәбәр итте Д.Анисимов.
«Без беләбез, хәлне яхшырту өчен идарәче компанияләр төрле инструментлардан кулланалар. Әмма бер кеше түләмәгәнлектән, бөтен подъездда коммуналь хезмәтләрне өзү кебек чиктән чыгулар булмасын өчен, уйлап эшләргә кирәк. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.