(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанның 2040 елга кадәр Генераль планы бүген шәһәр Думасының XXXVIII хисап сессиясендә кабул ителде. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, документ якындагы 20 елга шәһәрнең үсеш векторын бирәчәк. Генплан нигезендә җирдән файдалану һәм төзелеш буенча яңа кагыйдәләр, төп шәһәр төзелеше регламенты эшләнәчәк.
«Генпланның максаты - шәһәрнең тотрыклы баланслы үсеше»
Татарстан башкаласының алдагы Генераль планы 2007 елда расланган иде. 2014 елда яңа документ әзерләү турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең Генплан Институты белән контракт төзелде.
И.Метшин шәһәрнең яңа Генераль планы проекты хакында Казан халкы белән күп тапкырлар фикер алышынуын, депутатлар һәм шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре халык алдында тыңлауларда катнашуын, ишегалларында, торак массивларда җәмәгатьчелек фикер алышуларын уздыруларын, хезмәт коллективлары белән очрашуларын искә төшерде. Проект тиешле федераль һәм республика министрлыкларында һәм ведомстволарда килештерелде, дип искәртте шәһәр башлыгы. Моннан тыш, проект коррупциягә каршы экспертиза һәм җайга салу йогынтысын бәяләү узды. Шулай итеп, шәһәрнең Генпланы аны раслау өчен кирәкле барлык процедуралар аша үтте.
Генераль план - шәһәр үсеше өчен мәҗбүри һәм кирәкле документ, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. «Территориаль планлаштыру документы булмаган килеш, шәһәр үсеше һәм аның нормаль яшәеше мөмкин түгел», – дип ассызыклады ул.
«Генпланны эшләүнең максатлары-шәһәрнең балансланган, тотрыклы үсеше, заманча комплекслы инфраструктура булдыру, шәһәр территорияләреннән нәтиҗәле файдалану, уңайлы тормыш мохите булдыру. Генераль планның исәпләнгән вакыты 20 ел тәшкил итә. Генплан буенча төзелешнең беренче чираты 2025 елга кадәр бүленгән. Документның перспективасы 35 елга, 2055 елга кадәр исәпләнгән», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
Генераль план чаралары функциональ-планлаштыру структурасына, шәһәр чикләренә, социаль һәм транспорт инфраструктураларына, әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигый-рекреацион комплекска, инженерлык инфраструктурасына, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм шәһәрне инженерлык яклавына кагыла.
Д.Калинкин Генплан чараларын гамәлгә ашыру турыдан-туры финанслау чыганакларына бәйле, дип игътибар итте. Шулай итеп, Зур Казан боҗрасын төзү 1969 елның Генераль планында ук каралган. Әмма аны төзүнең чираттагы этабын финанслау хәзерге вакытта гына мөмкин булды.
«Шуны аңларга кирәк, Генплан – ул үле документ түгел, без аны иртәгә киштәгә алып куярбыз һәм барлыгы турында онытырбыз түгел. Анда шәһәр һәм тулаем республика үсеше темпларын исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә мөмкин, ә кайвакыт кирәк тә», - дип ассызыклады Д.Калинкин.
«Генплан шәһәрне барлык шәһәрлеләр өчен дә уңайлырак итәчәк»
Генплан проектын эшләүнең барлык этапларында да шәһәр халкы белән киң фикер алышынды. Моннан тыш, материаллар күргәзмәләре, халык белән күпсанлы очрашулар, проект нигезләмәләрен аңлатып тематик матбугат конференцияләре оештырылды. «Генераль план проекты өстендә эшләү дәверендә Казан Башкарма комитетына 6 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Кызганычка каршы, барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алу мөмкин түгел, әмма хокукый документлар таләпләренә туры килгән һәм шәһәр мәнфәгатьләренә каршы килмәгән кисәтүләр, тулаем алганда, исәпкә алынды», – дип билгеләп үтте Д.Калинкин.
«Әлеге документ безнең шәһәрне барлык халык өчен дә уңайлырак итәчәк», - дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе. Документ проектын эшләп бетергән вакытта транспорт һәм социаль инфраструктурага багышланган бүлекләр һәм башкалар үзгәрешләр кичерде.
Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренә караганда, яңа Генплан проекты, асылда, 2040 елга кадәр шәһәрнең территориаль үсеш векторын бирергә һәм җирдән файдалану һәм төзелешнең яңа кагыйдәләрен эшләү өчен нигез булырга тиешле яңа шәһәр төзелеше документы булып тора. Ә муниципаль геомәгълүмат системасы кебек программа продуктлары ярдәмендә Генплан материалларын алдагы шәһәр төзелеше документларын эшләүдә реаль вакыт режимында куллану мөмкинлеге булачак.
«Мондый документлар алдан һәм күпчелек кешеләр мәнфәгатьләрендә кабул ителә»
Генплан проекты буенча фикер алышу барышында депутатларны күп катлы торак төзелеше зоналарын билгеләү һәм территориаль планлаштыруның төп документына үзгәрешләр кертү мөмкинлеге буенча карарлар кызыксындырды. Депутат Марат Бикмуллин Гаврилов урамы буенча урнашкан табигый территорияне саклап калу һәм аны төзелеш зонасыннан чыгару тәкъдиме белән чыкты. «Без бу мәсьәлә турында фикер алыштык һәм төзелеш зонасын 85 гектардан 20 гектарга кадәр киметтек. Калган 65 га рекреацион зонада калды. Шәһәр үсә алмый, әмма без халыкның теләкләрен максималь дәрәҗәдә исәпкә алырга тырыштык», - диде Д.Калинкин.
Депутат Динара Хәлимдарова Яңа Сосновка һәм Борисоглебское бистәләре территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләренең язмышы белән кызыксынды. Генераль план нигезендә, биредә теләсә-нинди төзелеш тыелачак. Башкарма комитет башлыгы сүзләренә караганда, бу зона Казан авиация җитештерү берләшмәсенең авария хәлендәге утырту зонасын исәпкә алып билгеләнгән. Ул ассызыклаганча, бу өлкә шәһәр тарафыннан җайга салынмый.
Моннан тыш, Д.Хәлимдарованы Гривская урамы буенча шәхси торак төзелеше территориясе милекчеләре белән нәрсә булачагы да кызыксынды. Яңа Генераль план проекты нигезендә, биредә күп катлы төзелеш планлаштырыла. Бу территориядә шәхси йортлар калачак, дип ышандырды Д.Калинкин, ләкин кешеләр йортларны сатарга теләсәләр һәм аларны сатып алачак һәм планлаштыру проектын эшләячәк инвестор барлыкка килсә, зона күп катлы төзелешкә үзгәрергә мөмкин, дип өстәде.
Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов әлеге документның шәһәр өчен мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. «2007 елның Генераль планы шул чорга шәһәрне үстерү буенча төп бурычны хәл итте. Әмма Казан бер урында гына тормый һәм алга таба үсеш ала. Заманча чынбарлык яңа бурычлар тудыра», - диде ул һәм коллегаларын тәкъдим ителгән документны кабул итәргә чакырды.
Илсур Метшин Генераль планны эшләүдә актив катнашканнарга рәхмәт белдерде. «Төп документның язмышын хәл итү өстендә бик зур профессионаллар, экспертлар һәм шәһәрлеләр командасы эшләде. Мин шәһәрлеләрнең һәм депутатларның халыкның сораулары һәм канәгатьсезлекләре калды, дигән чыгышлары белән килешәм. Генераль план барлык теләкләрне дә тормышка ашыра алмый. Мондый документлар алдан һәм күпчелек мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителә. Безнең өчен һәр кешенең фикере мөһим, әмма безнең барлык кисәтүләрне исәпкә алу мөмкинлегебез юк. Шәһәр үсә. Боларның барысы да Казанга төзек һәм яшәү өчен уңайлы шәһәргә әйләнергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәрнең Генераль планы проектын кабул итү өчен тавыш бирделәр. Ул Казанның Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк.