(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Ксения Швецова). Казанда узган ел 30 социаль объект, шул исәптән 2560 урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы һәм 2725 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелде. Төзелешнең югары темпларын быел да саклап калу планлаштырыла - шәһәрдә ике мәктәп һәм гамәлдәге учреждениегә янкорма төзелә, шулай ук тагын биш мәктәпне проектлау алып барыла. Соцобъектлар төзелешендә мондый нәтиҗәләргә илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелә, дип билгеләп үтте бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
«Казанда узган ел эчендә 200-дән артык объект төзелде, шуларның 30-ы - социаль объектлар. Бу безнең өчен зур күрсәткеч, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Быел да планканы киметмибез: яңа балалар бакчалары, 3 зур мәктәп төзибез. Яңа уку елында парта артына беренче сыйныф укучыларының рекордлы саны утыруын исәпкә алсак, бу аеруча мөһим».
Яңа мәктәпләрдән тыш, узган ел Казанда гамәлдәге учреждениеләргә 510 урынга исәпләнгән ике янкорма һәм Кулагин урамы буенча 144 урынга исәпләнгән 114-нче номерлы мәктәпнең өстәмә корпусы төзелде, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары кысаларында 3248 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә: Бондаренко урамы буенча 1224 укучыга исәпләнгән һәм Н.Җиһанов урамы буенча 1224 укучыга исәпләнгән уку йортлары. Моннан тыш, Бичурин урамы буенча 165-нче номерлы мәктәп өчен 800 укучыга исәпләнгән яңа корпус төзелә, параллель рәвештә гамәлдәге бинаны реконструкцияләү эшләре бара. «Реконструкциядән һәм янкорманы торгызудан соң, мәктәпнең сыйдырышлыгы 550-дән 1400 кешегә кадәр артачак», - дип ассызыклады спикер.
Моннан тыш, 7283 урынга исәпләнгән тагын биш мәктәпне проектлау эшләре алып барыла, дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов. Алар арасында «Салават күпере» торак комплексында 2110 укучыга исәпләнгән мәктәп тә бар.
«Демография» федераль проекты буенча, 2020-2021 елларга планлаштырылган җир кишәрлекләре формалаша һәм 4480 урынга исәпләнгән 20 балалар бакчасы буенча проект документациясе әзерләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрнең беренче катларында ясле төркемнәрен урнаштыру планлаштырыла. Программа буенча быел планлаштырылган 9 балалар бакчасы төзеләчәк. Шулай ук Нестеров Чокыры, 107 адресы буенча 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше бара.
Башка социаль объектлар да торгызылачак. А.Нигъмәтҗанов Татарстан башкаласында Чуйков һәм Мәүлетов урамнары буенча ике футбол манежы, Иске Аракчино торак массивында яхта клубы һәм Мәскәү һәм Адоратский урамнары буенча ике спорт комплексы төзелеше планлаштырылуын искә төшерде. Социаль объектларны төзү илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип билгеләде Мэр. «Без 30 республика программасыннан башладык, аннары 40 булды. Бүген бездә Россия шәһәрләре өчен моңарчы күрелмәгән 50 программа гамәлгә ашырыла инде, - дип искәртте И.Метшин. - Бәлки, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала башка шәһәрләрдә аналоглары булмаган бу программалар безнең шәһәрләрнең, район үзәкләренең йөзен үзгәртә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыра».