(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алена Мирошниченко). Казанда Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортын, Тимерьюлчылар мәдәният йортын, «Чулпан» мәдәни үзәген һәм «Залесный» мәдәният йортын төзекләндерәчәкләр. Әлеге дүрт учреждениене ремонтлауга бүлеп бирелгән финанс чараларының гомуми күләме 1,37 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Бу ел белән без төп мәдәният объектларын капиталь ремонтлауны тәмамлыйбыз диярлек. Әмма моннан тыш бездә башка социаль учреждениеләрнең зур челтәре бар», - дип ассызыклады И.Метшин. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаровка мәдәни объектлар аудиториясе буенча эшне тәмамларга кушты.
Илсур Метшин яңа мәктәпләр инфраструктурасын актив кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. «Алар барысы да шәһәр халкы өчен эшләргә тиеш. Мәдәният йортын проектлау һәм төзү вакытында яшәү урыны буенча яңа мәктәпләрне мәдәни чаралар белән тәэмин итәргә кирәк», - диде шәһәр Мэры.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына Дәрвишләр торак массивындагы бердәнбер мәдәни үзәк – Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты капиталь ремонтланачак. Бина мәдәни мирас объекты булып тора, шуңа күрә биредә Сталин ампиры стилендәге фасад һәм интерьер сакланачак. Кече залда кинофильмнар күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, ә көтү зонасында заманча күргәзмә киңлеге һәм уңайлы китапханә урын алачак. «Мондый объектларны реконструкцияләүдә комплекслы якын килеп эшләүне билгеләп үтәргә кирәк: биналар бер үк вакытта парк зоналарын төзекләндерү белән бергә ремонтлана. Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты белән бергә, аның тирәсендәге парк та төзекләндереләчәк», - дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Моннан тыш, быел Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният йортында да эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Мәдәният йорты үзенең тарихи йөзен саклап калачак, шул ук вакытта кызыклы фасад карары (бистәгә төп керү ягыннан) барлыкка киләчәк, дип аңлатты докладчы. «Чулпан» мәдәни үзәгендә уңайлы концерт залыннан тыш, берничә хореографик репетиция залы да барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, «Чулпан» мәдәни үзәге шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле өчен төп концерт мәйданчыгы булачак. Шулай ук балалар филармониясе концепциясе эшләнә», - дип сөйләде планнар турында Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Быел «Залесный» мәдәният йортында да капиталь ремонт планлаштырылган. Эшләр «Салават Күпере» микрорайоны янында урнашкан бина фасадына, түбәсенә, шулай ук мәдәни үзәкнең эчке бүлмәләренә кагылачак.
А.Абзалов шәһәр территориясен мәдәни үзәкләр белән тигез дәрәҗәдә колачлау мәсьәләсе мөһим булып кала бирә, дип белдерде. Бүген «Салават Күпере» микрорайонында һәм Азино торак массивында мәдәни үзәкләр кирәк, соңгысында бер генә мәдәни-күңел ачу учреждениесе дә юк.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрнең күп халык яши торган районнарында яңа мәдәният йортлары төзүне дәвам итәргә кирәк. «Азино турында сөйләгәндә, без анда да лаеклы мәдәният йортын проектлау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, чөнки бу территориядә Әлмәт шәһәре халкы белән чагыштырырлык санда халык яши», - дип ассызыклады Мэр.