(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алена Мирошниченко). Дүрт ел эчендә Казанның мәдәният объектларын модернизацияләүгә 4,6 млрд сум тирәсе акча кертелгән. Мондый финанслау ярдәме белән Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы, «Мәскәү» мәдәни үзәге һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге яңартылды гына түгел - бүген алар ут, тавыш һәм махсус эффектлар мөмкинлекләре буенча «космик корабльләр». Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
«Барлык мәдәният йортларында да яхшы хәрәкәт бара»
Реконструкциядән соң шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә булган үзгәрешләр турында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде. Шулай итеп, яңартылган «Мәскәү» мәдәни үзәгендә традицион түгәрәкләр эшчәнлегеннән тыш, дәүләтнеке булмаган иҗади резиденцияләр дә үсеш ала. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексының төп сәхнәсендә 2019 ел дәвамында 343 чара узды. Күп еллык тәнәфестән соң ачылган кинотеатр да җирле халыкны җәлеп итү ноктасына әверелде. Бер ел эчендә биредә 1650 киносеанс узды, шулай ук республика һәм Россия кинематографистлары белән иҗади очрашулар, фестивальләр һәм Татарстан кинематографының яшь эшлеклеләре әсәрләренең премьералары узды.
Ремонтланган мәдәният йортларында иҗат эшчәнлегенең яңа юнәлешләре үсә. А.Абзалов сүзләренә караганда, ике ел эчендә аларда клуб оешмалары саны 20%-ка, чаралар саны 1,5 тапкырга арткан, ә учреждениеләрнең календарь афишасында буш даталар юк диярлек. «Нәтиҗәдә бюджеттан тыш акчалар күләме ике тапкырга диярлек артты», - дип билгеләп үтте ул.
Үзгәртеп корылган «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең ачылуы узган ел ахырында Совет районында яшәүчеләр өчен зур вакыйга булды. «Анда һәвәскәрләр иҗаты белән беррәттән профессиональ сәнгать тә үсә. «Сәйдәш» мәдәни үзәге «Пантера» профессиональ балеты һәм «Фантазия» джаз-оркестры өчен иҗади база булды. Моннан тыш, биредә дөньякүләм опера сәхнәсе үрнәгендәге опера сәнгате үзәген булдыру буенча эш алып барыла», - диде Азат Абзалов.
«Барлык мәдәният йортларында да яшьләр белән аралашып, яхшы хәрәкәт бара: барысы да бии, җырлый, түгәрәкләрдә шөгыльләнә, «Жизнелюб»та катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге тере эш безнең мәдәният йортлары капиталь ремонт таләп иткән вакытта да туктап калмады», – диде Илсур Метшин.
«Мәдәният мәсьәләләре, һичшиксез, алдыбызда торган беренче бурычлар арасында»
Мәдәният учреждениеләре парк һәм скверларны үзләштереп, яңа форматлар һәм аудиторияләр эзли, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Җәйге чорда муниципаль мәдәният сарайлары, иҗат коллективлары һәм сәнгать мәктәпләре «Мәдәни мохит» һәм «Паркта мәктәп» шәһәр проектларында катнашалар. «Мәдәни мохит» проекты иҗтимагый инициативаларны һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, ә «Паркта мәктәп» проекты ярдәмендә сәнгать мәктәпләре укучылары open air форматында тамашачылар алдында чыгыш ясый алалар, дип аңлатты спикер. «Җәйге чорда шәһәр паркларында һәм скверларында барлыгы 50-дән артык шундый чара узды. Узган елда Казанның иҗтимагый киңлекләре WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче Чемпионатның мәдәни программасын уздыру өчен мәйданчык булды. Җәй көне «Парк мәдәнияте» программасын 460 меңнән артык казанлы һәм башкала кунаклары бәяләде, ә кышкы чорда «Паркларда кыш» программасы чараларында 500 меңгә якын кеше булды», – дип хәбәр итте Азат Абзалов.
Мәдәни учреждениеләр эшчәнлеген үзгәртү кысаларында «Жизнелюб» социаль проекты клублары челтәре үсеше дәвам итә. Узган ел мәдәният учреждениеләрендә 19 тематик юнәлеш буенча узган дәресләрдә 100 меңнән артык казанлы катнашкан. 2019 елда проект федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде.
«Без үзебезгә иң уңайлы, төзекләндерелгән, имин шәһәр булдыру буенча югары планка куйдык. Мәдәният мәсьәләләре, һичшиксез, безнең алда торган беренче бурычлар арасында. Шундый зур тарихка, бай мәдәни инфраструктурага, театрларга, иҗат коллективларына ия булып, без югары мәдәниятле шәһәр булырга тиешбез. Бу югары дәрәҗәгә омтылачакбыз», - диде Казан Мэры.