(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының XIV киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук 200-дән артык бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Эшкуарлык советы бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора. «Кайбер мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итәбез, кайберләрен безнең федераль коллегаларыбызга җиткерәбез. Барлык мәсьәләләр дә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән эшләнелә, экспертлар җәлеп ителә. Мондый эш формасының нәтиҗә бирәчәгендә шигем юк», - дип ассызыклады ул.
Беренче проект төркеме төзелештә рөхсәт итү процедураларын гадиләштерү белән бәйле мәсьәләне тәкъдим итте. 2015 елдан башлап, төзелеш һәм җир эшләре башланыр алдыннан, эшмәкәрләргә территориягә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрергә кирәк. Әлеге процедураны дәүләт бу урында тарихи-археологик мирас объектларының булуы яки булмавы турында мәгълүматка ия булмаган очракта башкарырга кирәк. Экспертиза өчен бизнес вәкилләре үзләре түли: бәясе 200 меңнән 700 мең сумга кадәр тәшкил итә. Экспертиза үткәрү вакыты 7 айга җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта ике дәүләт органына – Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетына һәм РФ Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, әлеге экспертиза нәтиҗәсендә 2015 елдан бирле 65 билгесез археологик һәйкәл ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2000-2015 елларда нибары 4 һәйкәл ачыкланган.
«Узган елны комитет, тиешле нәтиҗәләр биреп, 1386 бизнес мөрәҗәгатен эшкәртте, – диде Иван Гущин. - 2019 елда без 155 экспертиза бәяләмәсен килештердек. Бүгенге көндә каралу срогы уртача 26 эш көне тәшкил итә, шуларның 15 көнендә документ сайтта җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен эленеп тора».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, экспертиза үткәрү вакытын кыскартып һәм аның бәясен киметеп, әлеге процедураны мөмкин кадәр гадиләштерергә кирәк. Ул ассызыклаганча, республикада әлеге эшне тулысынча контрольдә тота ала торган профильле учреждениеләр бар. «Безнең Археология институты бар. Аның каршында махсус төркем булдырырга һәм бу эшне системалаштырырга кирәк. Бәяләр артуны булдырмас өчен прейскурант эшләргә кирәк. Шулай ук электрон карарларны активрак кертергә кирәк», - диде ТР Президенты һәм бу мәсьәләне РФ Мәдәният министрлыгына җиткерәчәген әйтте.
Иван Гущин хәбәр иткәнчә, республикада археологик һәйкәлләр картасы булдырыла, аңа 300-ләп тарихи объект кертелгән инде. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә урнашкан 3 меңнән артык археология һәйкәле турында мәгълүмат бар.
Киләсе проект төркеме йөк ташучылар өчен актуаль булган теманы кузгатты. Быел Татарстанда авырлык-күләм контроле автоматик пунктлары саны артачак. Хәзерге вакытка 4 пункт төзелде, тагын шуның кадәр үк эшне башларга әзерләнә. Эшмәкәрләр автомат рәвештә үлчәгәндә күрсәткечләр дөрес булмаска мөмкин, дип борчыла һәм контроль үлчәүне оештыруны сорый. Шулай ук бизнес вәкилләре әлеге системаның артык булу дәрәҗәсен күтәрүне сорый, чөнки нормативлардан читкә чыгу зур штрафлар белән җәзалана.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авырлык-күләм контроле автоматик пунктлары тест узган инде. Элегрәк аларны стационар постлар алдында урнаштырдылар, автомат пунктларның нәтиҗәлелеге расланды.
Татарстан Президенты, үз чиратында, республика юлларында агымдагы ел азагына кадәр контроль үлчәүне дәвам итәргә кушты, ә эшкуарларның системаның дцрес күрсәтмәве турындагы шикләрен РФ Транспорт министрлыгына җиткерергә кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.