Бүген Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин үз адресына, шулай ук Казан шәһәре Думасына һәм ТР Президентына халык, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр коллективларыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында – Татарстан Республикасы оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, «Россиянең хезмәт батырлыгы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы, вертолет һәм дары заводлары, «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия»се, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый берләшмәсе, Казан федераль университеты студентлары һәм галимнәре һәм башкалар бар иде.
«Барлык мөрәҗәгатьләр дә зур патриотлык һәм шәһәргә, аның тарихына карата мәхәббәт хисе һәм казанлыларның хезмәт батырлыгына лаеклы исем һәм дан бирү теләге турында сөйли», - дип билгеләде үз чыгышында Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме турындагы закон проекты Владимир Путин тарафыннан РФ Дәүләт Думасына 2019 елның декабрендә кертелде. Бүген документны өченче укылышта карау планлаштырыла.
Документ нигезендә, мактаулы исем Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә биреләчәк. Исем бирү механизмы түбәндәге этапларны күздә тота. Иң элек гражданнар һәм иҗтимагый берләшмәләр муниципаль хакимияткә үз тәкъдимнәрен кертә; алга таба җыелган мөрәҗәгатьләр төбәк хакимиятләргә җибәрелә, алар Россия Президенты адресына үтенечнамә турында карар кабул итәргә тиеш. Әлеге үтенечнамәгә Фәннәр Академиясенең эксперт бәяләмәсе теркәлә. Материаллар «Победа» Россия оештыру комитеты тарафыннан карала, шуннан соң шәһәргә мактаулы исем бирү турында РФ Президенты Указы әзерләнә.
Белешмә өчен
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Казан һәм Татарстан АССР киң күләмле эш алып бара: барлык ресурслар да фронт ихтыяҗларына юнәлтелә, Бөек Җиңүгә тылда авыр шартларда ирешелә. Бу чорда шәһәрнең 139 оешмасы хәрби рәвешкә күчерелгән. 70-тән артык оешма Казанга илнең үзәк һәм Көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Казан предприятиеләрендә 600-дән артык төр корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелә, аларны әзерләү һәм фронтка җибәрү буенча өзлексез эш тәэмин ителә. Еш кына хезмәткәрләр станок янында үлеп, булачак җиңү өчен соңгы көчләрен биргән. Предприятие һәм тәҗрибә-конструкторлык бюросы тәүлек буе хәрби продукция чыгару белән беррәттән оборона сәнәгате өчен яңа эшләнмәләр белән дә шөгыльләнгән. Ә берничә завод сугыш елларында уникаль продукция чыгарган: әйтик, илдә бердәнбер кетгут заводы операцияләр үткәргәндә алыштыргысыз хирургия җөй материалы – кетгут җепләре ясаган.
Бөек Ватан сугышы елларында оборона өлкәсендә генә түгел, гражданлык производстволарында да фидакарьләрчә хезмәт куйдылар. Шулай итеп, сугыш дәвамында шәһәрнең җиңел сәнәгать предприятиеләре Кызыл Армия сугышчылары өчен 200-гә якын төрдәге әйбер кирәк-яраклары һәм кием-салым җитештергәннәр. Казан предприятиеләрендә һәр көн саен полкны киендереп, дивизияне аяк киемнәр белән тәэмин итәрлек күләмдә продукция җитештерелгән.
Эшчеләрнең киеренке хезмәтенең масштаблы нәтиҗәләре югары хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән эш нәтиҗәләре буенча Казанның 8 эре предприятиесе орденнар белән бүләкләнде, 14 предприятие Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе (б) Үзәк комитетының һәм СССР Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл Байракларын алды. Тылда фидакарь хезмәтләре өчен 1 меңнән артык кеше хөкүмәт орденнары белән, 74 меңгә якын кеше медальләр белән бүләкләнде, 10-нан артык кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Барлыгы 43 меңнән артык казанлыга «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исем бирелде.