(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Муниципаль парковкалар челтәрен
булдыру Казанга күп сәгатьлек бөкеләр проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Парковкаларны оештырганнан бирле аларда машина урыннары саны 3,5 тапкырга
арткан. Шуның аркасында Казан иң аз бөкеләре булган Россия шәһәрләре арасында
һәм тоткарлыксыз юл хәрәкәтен оештыру күрсәткечләре буенча рейтингларда алда
бара. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин
административ комиссияләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышканда
җиткерде.
«Муниципаль
паркингка карата һәрвакытта да тәнкыйть булды, әмма без бу эшнең уңай
нәтиҗәләрен дә күрәбез»
Административ комиссияләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре
турында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Артур
Мөхәммәтшин хәбәр итте. Казан территориясендә 3 административ комиссия эшли:
икесе – административ эшләрне карауның территориаль принцибы буенча һәм берсе махсус
техник чаралар кулланып теркәлгән хокук бозулар буенча материалларны карауның
аерым тәртибе буенча төзелгән.
А.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, 2019 елда
админкомиссия 91 мең 48 административ эш караган, ә 2018 елда алар 80 меңнән аз
гына артык булган. 258 млн 187 мең сумлык штраф салынган, 196 млн 761 мең сум
түләттерелгән (шул исәптән 2019 елгы карарлар буенча – 128 млн 209 мең сум).
2018
ел белән чагыштырганда штрафлар күләме 70%-ка арткан. Комиссия тарафыннан
каралган эшләрнең гомуми саныннан иң күп өлеше транспорт комитетыннан килгән –
53 мең 300 материал муниципаль парковкаларны түләмәгән өчен төзелгән. Бу бердәм
Шәһәр парковка киңлегенең артуы белән бәйле, дип билгеләп үтте А.Мөхәммәтшин.
Муниципаль парковкалар системасын гамәлгә керткәннән бирле аларда машина
урыннары саны 3,5 тапкырга арткан - 2015 елдагы 1 мең 250 машина урыныннан 2019
елдагы 4 мең 401 машина урынына кадәр.
«Штрафларның артуы муниципаль паркингны киңәйтү белән
бәйле, әмма без аның шәһәр территориясендә автомобильләрне парковкалауны
тәртипкә салуга һәм тоткарлыксыз юл хәрәкәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәҗбүри
чара булуы турында күп тапкырлар әйттек, – дип шәрехләде Илсур Метшин. -
Муниципаль паркингны һәрвакыт тәнкыйтьләделәр, әмма без, шуңа да карамастан, бу
эшнең нәтиҗәләрен күрәбез: Казан - бүген бөкеләр аз булган Россия шәһәрләре
арасында. Бу шул исәптән муниципаль паркинг эше нәтиҗәсе дә».
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Нидерландның Tom Tom
Traffic Index компаниясе мәгълүматларына караганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча
Казан транспорт белән иң аз йөкләнгән юллар булган Россия шәһәрләре рейтингына
кергән.
Россиядә беренче
тапкыр шәхси кабинетка электрон заказ хатлары рәвешендә карарлар кабул итү
мөмкинлеге барлыкка килде
Еш кына административ эшләр буенча карарлар, беркетмә
төзеп, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның түбәндәге статьяларын
бозган өчен чыгарыла: урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу, территорияне
төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу, яшелләндерелгән территорияләрдә
автомобильләр кую, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен бозу,
муниципаль хокукый актларны үтәмәү.
Махсус техник чаралар кулланып теркәлгән материалларны
карау хисабына административ эшләр саны сизелерлек арткан. Әйтик, яшел зонада
машина калдырган өчен 20 мең 177 материал төзелгән. 2018 ел белән чагыштырганда
махсус техник чаралар белән теркәлгән хокук бозулар буенча административ
эшләрнең 21%-ка артыграгы каралган, дип билгеләп үтте А.Мөхәммәтшин.
Админкомиссия материалларын карап тикшерү буенча төп
вәкаләтләрне үтәүдән тыш, төрле проектларны гамәлгә ашыралар. Аерым алганда,
административ комиссияләр карарларын электрон заказ хатлары рәвешендә китерү
проекты гамәлгә ашырылды. 2019 елның гыйнварыннан комиссиянең барлык карарлары
электрон рәвештә тиешле почта бүлекчәсенә җибәрелә, анда аларны кабул итәләр
һәм эшкәртәләр, аннары адресатка заказлы почта аша, шул исәптән электрон
рәвештә җибәрелә. «Россиядә «Россия Почтасы» һәм РФ Дәүләт хезмәтләре
сайтларында кулланучының шәхси кабинетына электрон заказ хатлары рәвешендә
карар кабул итү мөмкинлеге бары тик Казанның гына бар, – дип аңлатты
А.Мөхәммәтшин. - Бу проект үзара йогынты
ясауның уңайлы формасы булачак, аның ярдәмендә гражданнар үз вакытларын янга
калдырачак, чөнки карарның күчермәсе белән хат алу өчен почта бүлекчәсенә бару
зарурлыгы юк», – дип саный спикер.
Сервис шәһәр бюджетыннан чыгымнарның кайбер
статьяларын төшереп калдырырга мөмкинлек бирә: 2019 елда электрон форманы
гамәлгә кертүдән 1 млн. сум тирәсе акча янга калдырылган. Тагын бер яңалык -
гражданнарга административ комиссияләрнең штрафлары турында Казан Мэриясенең
интернет-порталында
(муниципаль парковка һәм автомобильне яшел зонада урнаштыру) хокук бозулар
фотосурәтләрен карау мөмкинлеге белән хәбәр итү.
Админкомиссияләрнең электрон архивы булу сәбәпле, 2019
ел башыннан административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча каралган барлык
материалларны да цифралаштыруга ирешкәннәр. «Бу хокук бозучыларны электрон эш
белән таныштырырга мөмкинлек бирә, ведомствоара запросларны эшкәртү срокларын
киметә», – диде спикер.