(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2019 елда Казан шәһәренең муниципаль заказчылары, унитар предприятиеләре һәм акционер җәмгыятьләре сатып алуларында 1,4 млрд. сумлап акчаны экономияләде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе җитәкчесе Григорий Харитонов хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, экономияләнгән акчалар бюджетка кире кайтарыла һәм теге яки бу тармакта хәл ителергә тиешле маддәләргә җибәрелә.
2019 елда сатып алулар күләме 37%-ка артты
Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе җитәкчесе Григорий Харитонов хәбәр иткәнчә, бүлекчә 650-дән артык заказчы сатып алу эшчәнлеген тәэмин итә. Узган ел муниципаль заказчылар 7,4 млрд сумлык 1135 процедураны башлап җибәргән һәм урнаштырган. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сатып алулар күләме 37%-ка арткан, ә үткәрелә торган процедураларның саны 8%-ка кимегән. Шул ук вакытта 2019 елгы көндәшле сәүдәләрдә катнашучыларның уртача саны 3,2% тәшкил итте, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 8%-ка артыграк, дип билгеләп үтте спикер.
«Конкурентлы көрәштә без сыйфатны да, бәяне дә карыйбыз, ә экономияләнгән акчаларны бюджетка кайтарабыз һәм теге яки бу тармакта хәл ителергә тиешле маддәләргә тотабыз»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен конкурент-сатып алу процедураларының күләме 697 млн. тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 10%-ка күбрәк. Бюджет акчаларын экономияләү 2,3% тәшкил итте, диде Г.Харитонов. «Муниципаль заказчылар арасында сатып алуларның еллык күләме 10 млн сумнан артык булган сатуларда экономияләүнең иң зур проценты «Тасма» спорт мәктәбе, ЗАГС идарәсе, «Ак Бүре» спорт мәктәбе, Үзәк стадион, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан ирешелде. Бу заказчыларның сатуларда экономияләүнең зур өлеше, беренче чиратта, потенциаль тәэмин итүчеләр арасында көндәшлек белән характерлана. Катнашучыларның уртача саны 3,4-кә җитте», – дип игътибарны юнәлтте докладчы.
Дирекциянең 300-дән артык проектын анализлаганда ихтыяҗны 30%-ка киметкәннәр
Г.Харитонов аңлатканча, шәһәрнең унитар предприятиеләренә һәм акционерлык җәмгыятьләренә консультация биргәндә, дирекция заказчылар өчен контрактның башлангыч бәясен оптимальләштерү, объектка, сатып алу күләменә, китерү шартларына карата таләпләрне үзгәртү өлешендә тәкъдимнәр формалаштыра, шулай ук сатып алуларда катнашучыларның максималь күләмен җәлеп итүне тәэмин итә. «2019 елда дирекциядә 15 унитар предприятиедән һәм акционер җәмгыятьләрдән 13,4 млрд. сумлык 13956 гариза каралды. Гаризаларны караганда экономия 235 млн. сум тәшкил итте», - диде докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, дирекция 2019 елда муниципаль заказчылардан, унитар предприятиеләрдән һәм акционер җәмгыятьләрдән якынча 1,4 млрд. сум күләмендә акчаны янга калдырган. 300-дән артык проектны анализлаганда дирекциянең 1,7 млрд. сумнан артык акчасына 566 млн. яки 30%-ка ихтыяҗларны киметүгә ирешелгән. «Финанс идарәсеннән кергән мөрәҗәгатьләрне киметү һәм оптимальләштерүнең иң зур процентына Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, Кулланучылар базары комитеты, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, Туризмны үстерү комитеты иҗтыяҗлары буенча ирешелде»,-дип сөйләде Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекция җитәкчесе. Ул килеп ирешкән иҗтыяҗлар буенча бәя кимүнең зур өлеше ихтыяҗларны эшләү заказчысы белән бергә, планлаштырылган чыгымнарны җентекләп анализлау, оптимальләштерү юлларын эзләү һәм базар мөмкинлекләрен исәпкә алып, мөмкин булган альтернатив карарлар эзләү хисабына ирешелә, дип аңлатты.
Мисал итеп Г.Харитонов район администрацияләреннән күчемсез милекне эвакуацияләү һәм саклауга булган бәяләр белән 225 млн. сум таләп итү турында сөйләде. «Анализ нәтиҗәләре буенча без барлык администрацияләр арасында смета бәяләүләре буенча исәп-хисапларны 66 млн сумга унификацияләдек һәм оптимальләштердек», - диде спикер.
«Абсолют зурлыкларда экономияләүгә ирешү дирекция өчен үзмаксат түгел. Барыннан да элек, гаризаларны анализлаганда дирекция документларның закон таләпләренә туры килүен тәэмин итә, чыгымнарның максатчанлыгын, өстенлеген һәм актуальлеген бәяли.
Дирекция бәяләмәсе буенча, планлаштырылган чыгымнар күләме арта баруы да сирәк күренеш түгел. Шулай итеп, шәһәрнең 12 мәгариф учреждениесеннән түбәне ремонтлауга 36 млн. сум акча бүлеп бирү турында сорау алынган. «Ихтыяҗны анализлау һәм объектларга турыдан-уры чыгу барышында 38 млн. сумга арттырылган ихтыяҗ ачыкланды һәм килешенде», - дип мисал китерде докладчы.
Белгечләр предприятиеләр эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту өчен тәкъдимнәр әзерлиләр
Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе шулай ук муниципаль заказчылар, унитар предприятиеләр һәм акционер җәмгыятьләрнең кайбер юнәлешләр буенча эшчәнлегенә даими анализ ясый. Белгечләр ел саен оешмаларның хуҗалык эшчәнлеген анализлый һәм аларның эшчәнлегенең финанс нәтиҗәсен яхшырту, аларның эшчәнлеген исәпкә алу нәтиҗәлелеген арттыру өчен тәкъдимнәр формалаштыра. Предприятиеләрнең хезмәт өчен түләү фонды санын оптимальләштерү, шул исәптән персоналның артык санын киметү, хезмәткәрләрнең вазыйфаларының бер өлешен подрядка күчерү, хезмәт хакына алмаш өлешен түләүдә системалы якын килүне алып бару бүлекчәнең мөһим эш юнәлеше булып тора.
Г.Харитонов хәбәр иткәнчә, дирекция белгечләре 2016 елда ук 319 мәктәпкәчә учреждение һәм 161 урта мәктәп сатып алуларына анализ ясаган. Нәтиҗәдә җиһаз, компьютер техникасы, калдыкларны утильләштерү, техник хезмәт күрсәтү, видеокүзәтү, янгын сигнализациясе һәм исәпкә алу җайланмаларын карап тоту буенча тәкъдимнәр формалаштырылган. 2016 елдан 2018 елга кадәр формалаштырылган тәкъдимнәрнең күбесе гамәлгә ашырылды, дип билгеләп үтте спикер.
2019 елда финанс идарәсе белән уртак эш нәтиҗәләре буенча Идел буе районы белем бирү учреждениеләрендә үзәк җылылык системаларын опресслау буенча хезмәтләр сатып алуны сынау режимында үзәкләштерергә карар кылынды. Мәгариф идарәсендә бу эш 2020 елның икенче кварталына планлаштырылган, дип хәбәр итте спикер.
Моннан тыш, Казан Мэры йөкләмәсе буенча социаль блок объектларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе карала, аның проектлары дирекция канаты астында тормышка ашырыла. «Заказ бирүче белән бергә без проектларның чикләрен билгеләдек - бу Үзәк стадионның футбол-атлетика манежын яктырту системаларын модернизацияләү һәм 169-нчы номерлы мәктәпнең эчке яктыртылышын алыштыру. Шулай ук без әлеге учреждениеләр өчен максатка ярашлы булмаган форма буларак, энергосервис контрактларыннан баш тарттык», – дип сөйләде Г.Харитонов һәм, аз күләмдә энергия куллану күләмен исәпкә алып, инвесторларга, икътисади максатсызлыкка бәйле рәвештә, мондый проектлар кызык түгел, дип өстәде.
«Янга калдырылган акчаларны хәл итүне таләп иткән проблемаларга тотабыз»
Быел дирекция хезмәткәрләре Башкарма комитет учреждениеләрен бердәнбер тәэминатчыдан сатып алуны оптимальләштерү өстендә эшләячәк. Аерым алганда, социаль блок учреждениеләренең бюджеттан тыш ресурсларын тоту нәтиҗәлелеген анализларга кирәк. Шулай ук структураларны реинжиниринглау буенча эшчәнлекне үстерү планлаштырыла.
«Без, бюджет акчаларын катгый контрольдә тоту һәм бу эшне системалаштыру өчен, Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекция булдырдык. Эш башлаган вакытта 260 млн сум акчаны янга калдыра алдык, дип доклад тотканны һәм моңа шатланганыбызны хәтерлим. Бүген бу күрсәткеч 1,4 млрд. сум тәшкил итә. Көндәшле көрәштә без сыйфатны да, бәяне дә карыйбыз, ә экономияләнгән акчаларны бюджетка кайтарабыз һәм теге яки бу тармакта хәл ителергә тиешле маддәләргә тотабыз», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Ул шулай ук бүгенге көндә
сатуларда катнашу өчен товар белән тәэмин итүчеләрнең күбрәк булуына, аларның
саны даими рәвештә арта баруына игътибар итте. «Моннан тыш, дирекция үзе 650-дән
артык муниципаль заказчы һәм дистә ярымлап муниципаль унитар предприятиенең
сатып алу эшчәнлеген карап бара, документларны дөрес рәсмиләштерүдә, барлык
процедураларны дөрес үтүдә ярдәм итә. Бу яхшы эш, быел да яхшы нәтиҗәләргә
ирешелер дип өметләнәбез», – дип нәтиҗә ясады башкала Мэры.