(Казан
шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча автомобиль
саны мең кешегә 355,5 данәгә кадәр арткан. 2005 ел белән чагыштырганда, әлеге
күрсәткеч 3 тапкырга үскән – ул чакта мең кешегә нибары 137 машина туры килгән.
Бу хакта ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
14 ел дәвамында (2015 елдан тыш) автомобильләр саны
нык арткан. Бу күрсәткеч буенча иң зур сикерешләр 2013 ел нәтиҗәләре буенча
күзәтелгән, ул вакытта автомобильләштерү дәрәҗәсе берьюлы мең кешегә 39 автога
арткан, ә 2007 ел нәтиҗәләре буенча – 29 автога. Соңгы ике елда машиналар саны
шулай ук шактый арткан - 2018 елда 15 һәм 2019 елда мең кешегә 15,5 авто.
Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты
(НИИАТ, Мәскәү) анализына караганда, мең кешегә 350-дән артык автомобиль туры
килүе мегаполис юлларында даими 8 һәм 9 баллы бөкеләргә китерә. 400
автомобильнең дәрәҗәсе 10 баллы бөкеләргә китерергә мөмкин, бу хәрәкәтнең
тукталуын аңлата. Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты фаразлары
буенча, Казанда әлеге күрсәткечкә 5 елдан соң ирешергә мөмкин.
Соңгы берничә ел эчендә Казанда юл-транспорт хәлен
яхшырту буенча җитди чаралар күрелгән. Яңа транспорт чишелешләре төзелде, юл
хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы кертелде, кайбер участокларда сул
якка борылышлар бетерелде, йөк логистикасы системасы үзгәртелде, шәһәр
үзәгендә, шулай ук аеруча күп йөкләнешле хәрәкәт булган территорияләрдә
муниципаль парковка оештырылды, шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте өчен
полосалар бүлеп бирелде. Әлеге чаралар шәһәрдәге транспорт агымының уртача
тизлеген арттырды, әмма автомобильләр саны артуы кулланылган чараларның
нәтиҗәсен бетерәчәк.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, транспорт хәрәкәте белән
бәйле булган әлеге мәсьәләне хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулы - җәмәгать
транспортына өстенлек бирү.
2019 елда шәһәр җәмәгать транспортында 260,7 млн
пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән 95,5 млн пассажир - ташламалы
категориядәге гражданнар.
Киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин,
Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Транспорт комитеты рәисе
Айдар Габделхаков катнашты.
Tom Tom Traffic Index Нидерланд компаниясе 2019 ел
өчен дөньяның иң зур юл бөкеләрен ачыклап төзегән рейтинг нигезендә, Казан
Россия шәһәрләре арасында иң аз бөкеле шәһәр булып тора. Бу рейтингта ТР
башкаласы 143-нче урында тора, ә ул дөньяның 416 шәһәрен колачлый.