(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Мәгариф идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте -
әлеге вазыйфага элек Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатын җитәкләгән
Ирек Ризванов билгеләнде. Шәһәр башлыгы Ирек Ризванов җитәкчелегендә лицей
илнең иң көчле уку йортларының берсе булуын билгеләп үтте һәм зур тәҗрибә аңа
яңа эштә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
«Мәгарифнең мөһим блогы яшь профессионалга ышанып
тапшырылды, - диде И.Метшин. - Биш ел дәвамында ул бөтен илдән сәләтле балалар
өчен 2-нче номерлы лицей-интернатны җитәкләде. Ирек Әсаф улы тәрбияче, укытучы, лицей мөдире юлын
үтте. Ул эшләгән елларда лицей укуның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, шәһәр,
республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә олимпиадаларда җиңүчеләр саны
буенча иң яхшы, уникаль уку йортларының берсе булды».
Исегезгә төшерәбез, узган ел лицей-интернатның 13
укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады, тагын 100-дән артык укучы –
олимпиаданың региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар.
«Лицейда Россиянең 12 төбәгеннән килгән балалар укый,
быел конкурста бер урынга 10 кеше иде, – дип искә төшерде Казан Мэры. -
Укучыларның уңышлары - һәр балага шәхсән якын килү нәтиҗәсе. Мәгариф идарәсенең
яңа җитәкчесенең һәр мәктәпкә һәм һәр укучыга шундый мөнәсәбәте булуын теләр
идек».
Яңа вазыйфада Ирек Ризвановка артта калучылар рәтенә
кергән мәктәпләргә аерым игътибар бирергә кирәк булачак, дип билгеләде
И.Метшин. «Гадәттәгечә, Казан мәгариф системасы республикада гына түгел, аннан
читтә дә барлык күрсәткечләр буенча югары рейтингка ия. Әмма без мәгариф
идарәсе алдына зур бурычлар куябыз, шул исәптән артта калучы мәктәпләрнең
дәрәҗәсен күтәрүне күздә тотабыз. Безнең күрсәткечләр төрле, һәм бу яктан яңа
башлыкка зур эш башкарырга туры киләчәк», - диде Мэр. Шулай ук үсеп килүче
буынны тәрбияләүгә, аерым алганда, ватанпәрвәрлек һәм экологик тәрбия бирүгә дә
игътибар бирү мөһим, дип өстәде ул.
«Тәҗрибәле кеше буларак, сез барлык мәктәп
директорлары белән диалог төзи һәм Казан укытучысының абруен яулый алырсыз дип
ышанам», – диде Мэр һәм Ирек Ризвановка яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Белешмә
Ризванов Ирек Әсаф улы 1988 елның 8-нче мартында
Казанда туган. 2011 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын
тәмамлаган (чит телләр укытучысы).
2006-2015 елларда - тәрбияче, интернат мөдире, Казан
шәһәре Мәскәү районындагы 2-нче номерлы лицей-интернатның чит телләр буенча
директор урынбасары
2015-2020 елларда - Казан шәһәре Мәскәү районының
«2-нче лицей-интернаты» муниципаль автоном белем бирү учреждениесе директоры
2020 елның 3-нче февраленнән – Казан шәһәре Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы.
Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2018), «Мәгарифтәге
казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2017), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының
Мактау Грамотасы (2009, 2010, 2011, 2012, 2014), ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгының Рәхмәт хаты (2015, 2016) белән бүләкләнгән.
Инглиз һәм төрек телләрен белә.
Өйләнгән, кызы бар.