(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Алена Мирошниченко). Татарстан һәм Казан тагы
Россия Президенты Владимир Путиннан югары бәя алды. Мәскәү өлкәсенең
Красногорскида узган Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәк һәм аның
башкаласы даими рәвештә новацияләр эзли. Казан Мэры Илсур Метшин
фикеренчә, бу - дөрес үсеш векторын алу турында сөйли. «Һичшиксез, бу безне
сөендерә, әмма бер үк вакытта җаваплылык та өсти, без тагын да яхшырак,
профессиональ һәм системалы эшләргә тиеш», - диде бүген Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр башлыгы.
И.Метшин утырыш эшендә илнең яңартылган Хөкүмәте
әгъзалары, вице-премьерлар катнашуын билгеләп үтте. Совет муниципалитетларның
илкүләм проектларда катнашуына багышланган иде. Шәһәр Мэры фикеренчә, иң
мөһиме, проектлар тормышның барлык өлкәләрендә – мәгариф, экология, сәламәтлек
саклау, юл инфраструктурасында конкрет чараларны тормышка ашыруны күз алдында
тота. «Мондый сөйләшүне һәм әңгәмәдән соң булачак нәтиҗәләрне бик көттек. Без
үзгәрешләрне күрәбез, «Имин һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларындагы Зур Казан
боҗрасы төзелеше - моның ачык мисалы. Бөтен ил буенча муниципалитетлар тормышы
ни дәрәҗәдә үзгәрәчәген күз алдына китерә аласыз», - дип ассызыклады ул.
Казан Мэры Россия Президенты белән очрашу алдыннан
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә керүче башка шәһәрләр мэрлары, хезмәттәшләре
белән киңәшмә уздыруы турында сөйләде. Идел буе шәһәрләре мэрлары фикеренчә, ил
башлыгы белән очрашуда әйтергә кирәк булган 1-нче номерлы проблема - искергән
коммуналь инфраструктура. Безнең «Водоканал»ның, җылылык челтәрләренең, төрле
магистраль су үткәргечләрнең, җылылык үткәргечләрнең, канализациянең һәм башка
инженерлык коммуникацияләренең ныклык запасы, кызганычка каршы, какшый башлады.
Казанда гына да челтәрләрнең тузуы 70% тәшкил итә, ел саен 2-3%-ка арта», - дип
игътибарны юнәлтте И.Метшин. Шәһәр башлыгы инвестиция өстәмәләренең зур күләмле
коммуналь кертемнәр өчен мөмкинлекләр тудырмавын, «тишекләрне» генә ябарга
мөмкин булуын да өстәде. Моннан тыш, ышанычлы коммуналь челтәрләрнең булмавы
2025 елга кадәр планлаштырылган торак төзелеше программасын тормышка ашыруны
тоткарлый. «Шуңа күрә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
Владимир Якушевның һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинның коммуналь
инфраструктураны яңарту вакыты җитүе турында белдерүен ишетү бик күңелле
булды», - диде Татарстан башкаласы җитәкчесе.
Совет утырышында шулай ук муниципалитетларның
вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен финанс җитмәү проблемасы турында да фикер
алыштылар. «Яңгыраган проблемалар үз чишелешен табар дип өметләнәбез, һәрхәлдә,
бу хакта әйтелде һәм киләчәктәге иң яхшы эшкә өмет уята», - дип нәтиҗә ясады
И.Метшин.