(Казан шәһәре KZN.RU,
1-нче февраль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү районында
урнашкан 2-нче номерлы лицей-интернатта булып кайтты, аның йокы корпусында 50
млн сумлык капиталь ремонт ясалган. Бүгенге көндә бу илнең сәләтле балалар
белем ала торган иң көчле махсус мәктәпләренең берсе, анда Россиянең 12
төбәгеннән һәм республиканың 22 районыннан балалар гыйлем ала. Шәһәр башлыгы
укытучылар һәм укучылар белән аралашты һәм инфраструктура үсешенең белем бирү
сыйфатын арттыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Усманов ур., 11 адресы
буенча урнашкан лицей бинасы 1964 елда төзелгән, элек анда совет мәктәбе
интернаты урнашкан булган. Лицейга 1992 елда нигез салына. Бүген анда 5-тән
11-гә кадәр 13 сыйныф формалаштырылган, аларда 285 кеше белем ала.
Аларның яртысыннан азрагы
- 120 укучы - башка шәһәрләрдән килүчеләр. Лицейда Татарстанның 22 районыннан
һәм Россиянең 12 төбәгеннән балалар укый: Башкортстан, Мәскәү, Волгоград,
Самара өлкәләре, Пермь крае, Ингушетия, Дагыстан һәм башкалар. Укыту татар телендә
алып барыла, әмма яхшы белем алырга теләүчеләр өчен бу киртә түгел, дип
билгеләп үтте лицей директоры Ирек Ризванов. «Татар телен бөтенләй белмәүче
балалар килә, ләкин 6-7 айдан соң сөйләшә башлыйлар, – дип сөйләде ул. - Бездә
инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән полилингваль белем бирү каралган. Укуны
тәмамланганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары ким дигәндә, дүрт телдә ирекле
сөйләшәләр».
Лицейда укырга
теләүчеләр саны аның егәрлегеннән күпкә артып китә – быел конкурс бер урынга 10
кеше иде. «Яхшы, сыйфатлы белем алуга ихтыяҗ үсә бара, конкурс арта. Шуңа күрә
без лицей мөмкинлекләрен киңәйтергә, укучыларның яшәү урыннары санын арттырырга
теләр идек», - диде лицей директоры.
Балалар Бакалейная ур., 41
адресы буенча урнашкан йокы корпусында яшиләр. Аннан төп уку бинасына кадәр
җәяү 15 минут эчендә барып җитәргә мөмкин. Йокы корпусы 1973 елда төзелгән,
анда 180 кеше яши. Бинада республика программасы буенча капиталь ремонт
үткәрелде, аңа 50 млн сум бүлеп бирелде. Ремонт вакытында фасад, азык-төлек
блогы, түбә яңартылды. Бинада тәрәзәләр алыштырылды, коммуникацияләр
ремонтланды, яңа җиһазлар сатып алынды.
Уку корпусын карап
чыкканнан соң, Казан Мэры Илсур Метшин лицейның мактау тактасына – олимпиадада
катнашучы-призерларның фотосурәтләре куелган стендка игътибар итте. Лицей
директоры сөйләвенчә, узган ел 13 укучы бөтенроссия олимпиадасында җиңү
яулаган. Тагын йөздән артык укучы – олимпиаданың төбәк этабында җиңүчеләр һәм
призерлар. «Безнең лицей сәләтле балалар белем ала торган иң яхшы махсус уку
йортларының берсе. Белем бирүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген без ел саен барлык
олимпиадаларда һәм конкурсларда да раслыйбыз», - дип билгеләп үтте И.Ризванов.
«Бу лицейда укытуның
нәтиҗәлелеге бик югары. Йөз кешегә якынча 50 җиңүче һәм призер», - дип өстәде
Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Захарова.
Олимпиадачыларны көчле
педагоглар тәрбияли, алар арасында – «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында
җиңүчеләр - математика укытучысы Алмаз
Хәмидуллин һәм биология укытучысы Наил Мирсәетов. Сүз уңаеннан, Мэр караган аудиторияләрнең берсендә Наил
Мирсәетов инглиз телендә биология дәресен алып бара иде. Шәһәр башлыгы балалар
белән аралашты һәм аларга укуларында уңышлар теләде.
Актлар залында шәһәр
башлыгы ораторлык осталыгы буенча дәрес тыңлаган укучылар белән очрашты. Ул
укучыларга дәрескә җитди карарга киңәш итте һәм профессиональ киңәшләр бирде.
«Чыгыш ясау тәҗрибәсе нинди генә зур булса да, зур аудиториягә чыгу алдыннан
бераз дулкынланасың, – дип сөйләде И.Метшин. – Мин сезгә мондый очракларда
залда таныш кешене табарга яки аны күз алдына китерергә, чыгыш ясауның беренче
минутларында аңа мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Бу дулкынлануны җиңәргә һәм
ышанычлырак сөйләргә ярдәм итә».
Шулай ук шәһәр башлыгы
яшьләр инновацияле иҗаты үзәге дәресендә дә булды. Бу - балаларны
IT-технологияләргә һәм инженериягә өйрәтү буенча федераль мәйданчыклар челтәре.
Балалар шәһәр башлыгына үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Әйтик, Ирек Хәйруллин
дөньяда татар телендә беренче өстәл уеннары сериясен булдыру турында сөйләде.
Ә укучылар Рәхим белән
Равшат биология укытучысы Наил Мирсәетов белән бергә эшләгән уйлап табуларын -
серкәгә аллергия авырулары булган кешеләргә ярдәм итү аппаратын күрсәттеләр.
«Бу аппарат үсемлекләрнең серкәләнү динамикасын билгеләргә һәм аллергиклар өчен
карта төзергә ярдәм итә, аның буенча алар серкә активлыгының иң югары ноктасын
билгели ала», – дип сөйләделәр Мэрга балалар. И.Метшин эшләнмәнең файдалы
булуын бәяләде. «Сезгә афәрин, сез талантлар! Безнең горурлыгыбыз. Шөгыльләнүне
дәвам итегез. Киләчәктә тагын да кызыклы проектлар күрербез, дип ышанам», -
диде И.Метшин балаларга. Ул билгеләп үткәнчә, инфраструктура үсеше һәм балалар
экспериментлар үткәрә торган уку йортларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү
белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный.
Уку аудиторияләрен
карап чыкканнан соң, Мэр тәнәфестә ял иткән балалар белән өстәл теннисы уйнады.
Соңыннан Мэр педагогларга
һәм җитәкчеләргә талантлы балаларны тәрбияләүләре һәм укытулары өчен рәхмәт
белдерде һәм алга таба үсеш теләде.
Чарада Башкарма комитет
җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана
Захарова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче
урынбасары Наил Минвәлиев һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2019
елда капиталь ремонт программасына 17 объект керде: 16 балалар бакчасы һәм
Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернаты, гомуми сумма - 651 млн сум.
Моннан тыш, узган ел 10 балалар бакчасының фасадларын җылыту үткәрелде, 48
мәктәп территориясе яңартылды, 30 спорт залы, 10 актлар залы ремонтланды.
2012-2018 елларда Казанда
республика программасы буенча 200 мәгариф объекты капиталь ремонтланды: 3,46
млрд сумга 135 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы.