(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казан Россиядә эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен фандоматлар урнаштыру буенча сынау проекты старт алган беренче шәһәр булды. Пластик шешәләр һәм алюминий банкаларны аерым җыюга җайлаштырылган автомат аппаратлар гомуми белем бирү мәктәпләрендә урнаштырылды инде – «РТ-Инвест» компаниясе («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) илебездә җитештерелгән беренче 20 фандоматны Казан уку йортларына тапшырды. Казанда Россиядә беренче тапкыр каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла - фандоматлар Татарстан башкаласында кертелә торган чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю һәм икенчел эшкәртү системасының төп элементларыннан берсе булачак.
Бүген пилот проектына «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм «РТ-Инвест» генераль директоры Андрей Шипелов старт бирделәр. 181-нче номерлы күппрофильле мәктәптә фандоматлар модельләрен тәкъдир итү булды, шул ук вакытта укучылар өчен пластик һәм алюминий җыю буенча акция башлап җибәрделәр. Әлегә фандоматлар Казанның 20 мәктәбендә урнаштырылган: №№23, 33, 35, 51, 65, 72, 77, 78, 86, 87, 117, 129, 130, 141, 150, 152, 167, 179, 181, 182. 25 меңгә якын укучы көн саен үз мәктәпләрендә пластик һәм алюминийны сортларга аера ала.
Илсур Метшин проект мәктәпләрне генә колачлап калмыйча, киләчәктә шәһәрдә яшәүче һәр кешене калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю процессына җәлеп итәргә тиеш, дип сөйләде. «Без зур, авыр эшне башладык, чөнки иң мөһиме – кешеләрнең менталитеты белән эшләү. Без аны ишегалларыннан башладык - сез яңа мәйданчыклар күрәсез. Бу рәсемнәр, проектлар, эскизлар гына түгел, ә инде тормышка ашырылган әйберләр. Президент программасы буенча без һәр ишегалдында чүп җыю өчен 5 төр мәйданчык эшләдек – «хрущевка»лар өчен, панель йортлар өчен һәм башкалар. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча барлык 3 мең ишегалдында да алар урнаштырылачак. Барлык 189 мәктәптә һәм 312 балалар бакчасында эш җайга салынган инде - калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю эше алып барыла. Процесска Башкарма комитетның барлык учреждениеләре дә кушылды - без үзгәрешләр кертүне үзебездән башладык. Партнерларыбыз белән без бу юлны 3-4 ел эчендә узарга тиеш, ә Көнбатыш Европа 10-15 ел эчендә үтте. Менә безнең план», - диде шәһәр башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бу эшне мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәклеген ассызыклады. «Бу проектта иң мөһиме - кеше. Безне яңадан тәрбияләү авыр. Ә менә балалар үзләре үк шундый инануга ия булачак һәм өлкәннәрне дә мәҗбүр итәчәкләр. Балалар - безнең иң төп ярдәмчеләребез. Без чүплекләрнең, әлеге калдыкларны саклау урыннарының ничек тулганын күрәбез, ләкин әгәр дә бездә аерым төрләргә бүлеп җыю, утильләштерү булмаса, эре шәһәрләрдә хәл бик катлаулы булачак. Бу программа буенча без системалы эш алып барабыз. Ышанам ки, билгеләнгән барлык бурычларны без бергә гамәлгә ашырырбыз», – диде Татарстан Республикасы Президенты һәм «РТ-Инвест» компаниясенә проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Сергей Чемезов билгеләп үткәнчә, Казан тәҗрибәсе бөтен ил масштабында бик мөһим. «Ел саен Россиядә 70 млн тоннага кадәр чүп эшкәртелә һәм полигоннар саны арта, әмма бу чиксез дәвам итә алмый. «Ростех» безнең» «РТ-Инвест» бүлендек компаниясе белән берлектә чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү үзәкләрен булдыру турында карар кабул итте. Мәскәү астында да, монда да сортларга аеру үзәкләре челтәре төзеләчәк. Чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюның бер этабы - мәктәпләрдә дә, җәмәгать урыннарында да, спорт комплексларында да урнаштырылачак шундый фандоматлар булдыру. Безнең һәркайсыбыз бу процесста катнаша һәм башкаларны өйрәтә ала», - диде ул.
Кандидатларны тәкъдим итү урыны итеп юкка гына 181-нче номерлы мәктәп сайланмаган. Учреждение чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю программасында актив катнаша, биредә тулы бер экологик хәрәкәт булдырылган. Директор Динә Абдуллина сүзләренә караганда, мәктәп евроконтейнерлар һәм калдыкларны дуаль җыю контейнерлары белән җиһазландырылган, балалар икенчел чимал җыюда актив катнашалар. «1-нче сентябрьдә икенче сыйныф укучыларына Мэриядән бүләккә «Яшь эколог көндәлеге» тапшырылды. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә экологик проектлар эшлиләр. Моннан тыш, 2019 елда файдаланылган батарейкаларны җыю акциясенә старт бирелде, экобокслар куелды. Безнең мәктәп 450 килограмм батарейкалар җыйды», - дип сөйләде ул.
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов бу акциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр - мәктәпнең иң яхшы ЭКОактивистлары буларак 6861 батарейка җыйган 2«А» сыйныф укучысы Риана Гомәрова һәм 5007 батарейка җыйган 4«А» сыйныф укучысы Марк Демидов танылды. Укучылар беренче булып мәктәптә урнаштырылган фандомат эшен башлап җибәрделәр, аңа пластик шешә һәм алюминий банка салдылар. Алар үрнәгенә Рөстәм Миңнеханов, Сергей Чемезов һәм Илсур Метшин иярде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бүгенге көндә Казанда чүп-чарның ничек сортларга аерылуы турында сөйләде. «2008 елда Казан Мэры йөкләмәсе буенча, республика ярдәме белән калдыклар белән эш итүнең муниципаль программасын эшләдек һәм гамәлгә керттек, аннары ул «Чиста ил» федераль проектында өлешчә кабатланды. Без чүп-чар үткәргечләрен кулланудан контейнерга җыюга күчтек, 5600 контейнер мәйданчыгы, 12 мең евроконтейнер урнаштырдык, машина паркын яңарттык - 80-нән артык заманча чүп ташу машинасы көн саен линиягә чыга. Калдыклар яңа сортларга аеру станциясенә керә, анда 10 төрдән артык икенчел ресурсларны эшкәртү өчен аерыла. Без бүген чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен яңа мәйданчыклар төзибез һәм Казан ишегалларының 80%-тан артыгы системаны гамәлгә кертү өчен әзерләнгән», - дип сөйләде ул.
Проектның техник җитәкчесе Максим Трошин сүзләренә караганда («РТ-Инвест»), үзебездә җитештерелгән фандоматлар (Волгоград) Казан мәктәпләре өчен максималь кыска вакыт эчендә – нибары 6 ай эчендә җитештерелгән. Асылда - бу уникаль технологик эшләнмә, ул калдыкларның 90%-ына кадәр икенчел әйләнешкә кайтару мөмкинлеге бирә. Аппаратлар тулысынча автоматлаштырылган һәм максималь гади куллану логикасына ия, бу исә икенчел чимал җыю процессын шактый гадиләштерә һәм тизләтә. Аппаратлар эчемлекләрдән бушаган пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны кабул итү өчен исәпләнгән - аларны берәмтекләп махсус тәрәзәгә төшерергә кирәк. Электрон табло кабул ителгән тараның исәбе турында хәбәр итә. Моннан тыш, аппаратта штрих-код буенча савытның материалын – пластик яки алюминий - билгели торган датчиклар урнаштырылган, шуннан соң шешә яки банка махсус секциягә җибәрелә. Шулай ук банкалар һәм шешәләр азрак урынны алсын өчен, алар махсус изгеч аша уза, ул аларның күләмен 2 тапкырга киметә. Бер фандомат 800 пластик шешә һәм 0,5 литр күләмендәге 400 алюминий банканы сыйдыра, ягъни бер цикл 25 кг чамасы чимал бирә. Уртача алганда, укучылар актив катнашкан очракта, фандомат 3-5 көн эчендә тутырылырга тиеш булачак.
Шешә яки банкаларны фандоматка тапшырган һәр кеше кодлы чек ала. Аны www.tara-sbor.ru сайтында теркәргә кирәк. Тупланган балларны акция партнерлары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә биреләчәк ташламаларга алмаштырырга мөмкин булачак. Шулай ук 3-нче февральдән башлап уку елы ахырына кадәр акциядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Шулай итеп, иң күп балл җыйган 10 катнашучы, шулай ук 5 мәктәп призлар алачак. Моннан тыш, иң күп пластик һәм алюминий савытлар тапшырган катнашучылар бүләкләнәчәк.
Барлык аппаратлар да калдыкларны җыю мониторингы региональ системасына тоташтырылачак. Шуның аркасында Казанның «РТ-Инвест» төбәк операторы – «ПЖКХ» идарәче компаниясе - чималны сортларга аеру станцияләренә оператив рәвештә чыгарып, эшкәртүчеләргә җибәрәчәк. Алга таба фандоматлар линейкасы киңәйтеләчәк: урамнарда урнаштыру өчен контейнер тибындагы модель барлыкка киләчәк, ул бина эчендә кулланыла торган фандоматлардан 10 тапкырга күбрәк сыйдырачак. Бу фандоматлар шулай ук пыяла тараны да кабул итәчәк. Белгечләр бәяләвенчә, Казанда фандоматлар системасын тулы масштабта гамәлгә кертү өчен 2500-3000-ләп фандомат кирәк.