(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган воркшопка йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, белем бирү воркшобы 27-нче гыйнварда старт алды. Чараның төп максаты - ишегалды территорияләрен комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү, проблемаларны ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү, шулай ук программаны тормышка ашыруга системалы якын килү буенча тәкъдимнәр формалаштыру.
Бүген йомгаклау презентациясе кысаларында Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Арчада (авыл ишегаллары) ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Спикерлар төрле типик корылмаларның үзенчәлекле сыйфатларын билгеләделәр, автомобиль хуҗалары өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлы парковка урыннары, шулай ук ишегалды эчендәге навигацияне тәэмин итә торган транспорт схемаларын урнаштыру вариантларын тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр муниципаль берәмлекнең үз үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә ишегалларын төзекләндерү проектлары алар нигезендә эшләнергә тиеш. «Һәркайда без төрле алымнар кулланылуын күрәбез. Бу Казанга да, Яр Чаллыга да, башка шәһәрләргә дә кагыла. Без һәр территория өчен, барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, аерым «рецепт»лар булдырырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру халык белән тыгыз элемтәдә алып барылырга, аларның теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. «Воркшоп барышында белгечләрнең сөйләгәннәре - безнең өчен яңалык. Гражданнар да бу процессларның барлык нечкәлекләрен белми. Шуңа күрә аларга эшнең ничек оештырылачагы турында сабыр һәм аңлаешлы итеп җиткерергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты халык белән эшләү иң катлаулы бурычларның берсе булачак, дип кисәтте. «Әлбәттә, яңалыклар барысына да ошамаячак. Шуңа да карамастан, халык белән аралашырга, килеп туган барлык сорауларга җавап бирергә кирәк. Универсиадага әзерлекне исегезгә төшерегез. Ул чакта күпләр ремонт эшләренә бәйле юлларда хасил булган бөкеләр аркасында тискәре мөнәсәбәт белдерде. Әмма нәтиҗәдә, казанлылар автомобиль хәрәкәтен шактый гадиләштергән юл чишелешләре үсеш алган челтәргә ия булдылар», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ишегалды киңлекләрен төзекләндерүдә шундый масштаблы программаны гамәлгә ашыру буенча сынау мәйданчыгы булып тора. Киләчәктә республика тәҗрибәсен бөтен ил буенча таратырга мөмкин булачак. «Беренче елда бик авыр булачак, күп нәрсәне кулдан эшләргә туры киләчәк. Әгәр ахыр чиктә без кешеләр, республика һәм тулаем ил өчен файдалы эш башкарсак, димәк, безнең эш юкка түгел дип санарга урын бар»,-дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.