(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Татарстан халкы Уңайлы мохит формалаштыруның барлык этапларында да катнашырга тиеш, чөнки барысы да алар өчен булдырыла. Кешеләр аларның ишетүләрен һәм алар турында кайгыртуларын белергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла торган воркшоп ачылышында хәбәр итте. «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу комплексында узган бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, шулай ук муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Воркшоп 27-нче гыйнвардан 31-нче гыйнварга кадәр уза. Сессияләрдә 200-дән артык кеше катнаша. Чара кысаларында төрле типтагы төзелештәге ишегалды территорияләрен комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү, проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү, шулай ук программаны тормышка ашыруга системалы якын килү буенча тәкъдимнәр булдыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, уңайлы шәһәр мохите соңгы елларда паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү белән ассоциацияләнде, әмма бу шактый тар шәрехләү. «Кешеләр паркларда яшәми, алар микрорайоннарда яши, юллар буйлап хәрәкәт итә, тротуарларда йөри, көн саен ишегалдына чыга. Хәтта Казан кебек чиста шәһәрдә дә юллардагы чокырлар, автомобильләр белән тулган тротуарлар һәм, нәтиҗә буларак, шул уңайлы мохитнең бөтенләй булмавы очрый», - диде ТР Президенты.
Республика башлыгы биш ел эчендә Татарстанның матур һәм функциональ парклар, скверлар һәм яр буйларын төзү буенча җитди тәҗрибә туплаганлыгына игътибар итте. Хәзер яңа бурыч тора – республиканың барлык күп фатирлы йортларындагы ишегалларын төзекләндерү. «Киләсе өч елда зур күләмле эш башкарасы бар. Бу бик катлаулы бурыч, бигрәк тә башлангыч этапта. Әмма катлаулы моментлар төзекләндерү сыйфатын гадиләштерү яки халыкның теләкләрен исәпкә алмау өчен, сәбәп яки аклану була алмый», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика халкы «Безнең ишегалды» программасыннан күп нәрсә көтә, шуңа күрә аны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. «Безгә эштә яңа алымнар эзләргә кирәк. Моны бары тик белгечләрнең бердәм команда эше белән генә башкарып булачак: Республика Хөкүмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, идарәче компанияләр, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре. Шулай ук яшь архитекторларны, КДАТУ студентларын чакырырга кирәк», - дип өстәде төбәк башлыгы. Ул кешеләрне җәлеп итәргә, аларның фикерен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәклегенә игътибар юнәлтте.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыру сыйфатының югары стандартын формалаштырырга кирәк. «Безнең белән Россиянең төрле төбәкләреннән архитекторлар һәм шәхси девелоперлар арасыннан хезмәттәшләр һәм белгечләр дә бар. Аларның булуы безгә яңа тәҗрибә тупларга һәм аны Татарстанда үз эшебездә кулланырга мөмкинлек бирә, - диде ул. – Россия Президенты төгәл бурычны билгеләде – кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру. Уртак көч белән без куелган бурычны үтәрбез, дип ышанам».
РФ Президенты каршындагы торак фонды генераль директоры урынбасары Кристина Ишханова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген илдә күп фатирлы йортларны төзегәндә шәһәрлеләрнең заманча таләпләренә җавап бирми торган иске шәһәр төзелеше алымнарын куллану дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә Россия Төзелеш министрлыгы һәм ДОМ.РФ территорияләрне комплекслы үстерү стандартын эшләде, ул шәһәр тирәлеген булдыруга яңа алымнар кертүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук Мәскәү төзүче компанияләре һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре дә уңайлы ишегалды пространствосын формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.