(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). 2019 елда Казанга 3,5 млн турист килгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 9%-ка күбрәк. Шул ук вакытта Татарстан башкаласына кабат килүче туристлар саны 40%-ка арткан. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
Казанга ешрак Кытай, Казахстан, Германия һәм Төркиядән туристлар килә
Дарья Санникова сүзләренә караганда, шәһәр кунакларының гомуми саныннан 229,3 мең кеше – нигездә Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Беларусьтан килә торган чит ил туристлары. Россиялеләр Татарстан башкаласына ешрак Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Калининград, Идел буе федераль округы шәһәрләре, шулай ук Кырым, Якутия, Приморье, Алтай, Краснодар крайларыннан киләләр. Сүз уңаеннан, туристлык агымының үсешенә узган елда ачылган туры халыкара һәм эчке авиарейслар да ярдәм итә – Будапештка (Венгрия), Якутскка, Әстерханга һәм башкалар.
Социаль-демографик характеристикаларга килгәндә, 2019 елда килгән уртача статистик казан туристы - 24-44 яшьлек кияүдәге хатын-кыз, югары белемле һәм аена 25-35 мең сум табыш алучы урта буын белгече. Еш кына мөстәкыйль рәвештә барырга планлаштыра, поездда 4-7 көнгә, балаларсыз, үз пары белән килә.
Д.Санникова билгеләп үткәнчә, 2019 елда кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 60% тәшкил итте. Казанның кунакханә фондында 253 кунакханә бар, шул исәптән 8,2 мең номердан һәм 18,6 мең йокы урыныннан торган 165 хостел,.
Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 21,8%-ка арткан
Д.Санникова Казанны алга таба таныту, кунакчыллык өлкәсен үстерү, туристлык инфраструктурасын камилләштерү һәм вакыйгалы чараларны оештыруны эшнең төп юнәлешләре дип атады.
Туризмны үстерү комитеты директоры 2019 елда туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 21,8%-ка артты, ә кадрлар агымы 7%-ка кимеде, дип ассызыклады. Кунакчыллык өлкәсендә барлыгы 16,2 мең кеше эшли, ә бер ел элек аларның саны 13,3 мең булган.
Шәһәрдә туризм өлкәсендә эшли торган оешмалар өчен даими рәвештә чаралар үткәрелә. Алар арасында - «Казанда - Яңа ел» туристлык индустрия объектларын Яңа ел рухында бизәү конкурсы. Ошаган вариантлар өчен үз тавышларын якынча 4 мең кеше биргән, тавыш бирү дәвам итә. Моннан тыш, ел саен «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсы уза, 2019 елда анда 130 кеше катнашты, бу узган ел белән чагыштырганда 20%-ка күбрәк.
Казан агломерациясенең яңа турмаршрутлары
Шәһәрнең туристлык потенциалын халыкара күргәзмәләрдә даими рәвештә тәкъдир итәләр. Узган ел Казан стендын Мадрид, Берлин, Лондон һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим иттеләр. Д.Санникова билгеләп үткәнчә, 2019 елда Казан 70-тән артык Россия һәм чит ил рәсми делегацияләрен кабул итте.
Туристлар агымын арттыру өчен яңа проектлар эшләтеп җибәрелде, мәсәлән, «Арча кыры: тарих сәхифәләре» экскурсиясе, Соцгородта Серго Орджоникидзе исемендәге бистә буйлап экскурсия, Казанга килүе вакытында булган урыннарына Бөек княгиня Елизавета Федоровна эзләре буенча экскурсия, электр самокатларында экскурсия, шулай ук Казан агломерациясе буенча яңа туристлык маршрутлары әзерләнә.
Д.Санникова шулай ук Татарстан башкаласында уңышлы узган зур вакыйгалар турында да искә төшерде. 2019 елда «Төнге велофест» 5 меңгә якын катнашучыны җыйды, «Фанфары Казани» Халыкара тынлы оркестрлар фестивалендә 19 коллектив һәм 700 музыкант чыгыш ясады, «Тәрәзә» мода, дизайн һәм урам перформансы фестиваленә 6 меңнән артык кеше килде. Бу юлы «Казан» гаилә үзәге янында һәм Бауман урамында ачылган «КышДаКар-фест» кышкы фестивале иң масштаблысы булды. Анда 200 мең турист булып китте, бу 2018 елга караганда 10 тапкыр күбрәк. Шәһәр халкын һәм кунакларын «Тәмле Казан» гастрономия фестивале дә үзенә тартып торды - 155 павильонда 65 мең кеше булды. Бу проектларны агымдагы елда да тормышка ашыру планлаштырыла.