(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 2019 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнарында 660 урынлык өч балалар бакчасы һәм 1224 укучыга исәпләнгән бер
мәктәп төзелде. Ике районда 64 урам, 67 ишегалдына капиталь төзекләндерү
ясалды, 22 күпфатирлы йорт комплекслы ремонтланды. Аларда үзәк җылыту, кайнар
һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр белән тәэмин итү системалары
яңартылды, подъездлар, түбәләр, подваллар һәм фасадлар тәртипкә китерелде. Ел
нәтиҗәләре буенча хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел
буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов шундый мәгълүмат китерде.
Профессор Камай урамында ике балалар бакчасы һәм
Гәрәев урамында бер бакча төзелгән, һәр мәктәпкәчә учреждениенең сыйдырышлыгы
220 урын тәшкил иткән, дип ачыклык кертте башлык. Яңа мәктәп 1-нче сентябрьдә
шулай ук Гәрәев урамында ачылды.
Моннан тыш, узган елда дүрт балалар бакчасында (Һади
Такташ урамындагы 77-нче бакча, Яңа Дәүләки урамындагы 139-нчы бакча, Кәрим
Тинчурин урамындагы 214-нче бакча, Сара Садыйкова урамындагы 273-нче бакча), 11
мәктәп ашханәсендә капиталь ремонт үткәрелде, бу укучыларның 82%-ын кайнар
ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 11 сәламәтлек саклау
объекты һәм Зорге урамындагы «Алисә» һәм Волков урамындагы «Факел» яшүсмерләр
клубы ремонтланды.
Бер ел эчендә районнарда 40 мең кв. метрдан артык
чәчәк үсентесе утыртылды, 3 мең кашпо урнаштырылды, ә компенсация сыйфатында
4700 агач утыртылды.
2019 ел Бакый Урманче урамыннан Борисково урамына
кадәр Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү буенча
масштаблы эш башлану белән истә калды, дип искәртте администрация башлыгы. Бу
участокны төзү – Булатов урамыннан алып Тихорецк урамына кадәр 2 км озынлыктагы
шәһәргә кирәк булган «тоташтыргыч» юл
булдыруның беренче этабы. Әлеге участок Җиңү проспектын һәм Бакый
Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай
итеп, Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын (күлләрдән көнбатышка
таба урнашкан) шәһәрнең торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак.
Быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк,
өстәвенә аларның икесе йөз еллык юбилеен билгеләп үтте инде. Һади Атласи
урамындагы балалар бакчасы бинасы 1896 елда ук төзелгән, ә Большая Красная
урамындагысы 1917 елда төзелгән.
Планда - «Идел киңлекләре» торак комплексында 220
урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү, шулай ук Танк урамында ябык футбол манежы барлыкка киләчәк, аңа Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде. Спорт корылмасы проекты якынча 6 мең
кв.м мәйданлы бер катлы бина (ресепшен, көтү зонасы, медицина блогы, махсус
техника өчен бүлмә, янгын сүндерү посты һәм спорт җиһазларын саклау өчен бүлмә)
төзүне күздә тота.
Моннан тыш, Вахитов һәм Идел буе районнарында 10
урамда (тагын 4 урам – торак массивларда) һәм «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 158
ишегалдында ремонт үткәрү планлаштырылган. 17 йортта комплекслы төзекләндерү
узачак, шулай ук 95 лифт алмаштырылачак. «Чулпан» мәдәни үзәген
реконструкцияләү дәвам итә, ремонт тагын 12 сәламәтлек саклау объектында
үтәчәк. Билгеләп үтәбез, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында барлыгы 339
мең кеше яши.
Хисап ахырында Илсур Метшин район администрациясе
башлыгы Андрей Лобовка һәм аның командасына узган елда башкарган эшләре өчен
рәхмәт белдерде. «Билгеләнгән барлык планнарны да гамәлгә ашырырга кирәк.
Районнарда, урыннарда барган уңай үзгәрешләрне беренче чиратта халык күрә», -
дип билгеләде Мэр.