(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Ксения Швецова). Ратушада бүген «Игелекле Казан» форумы кысаларында шәһәрнең эре хәйрия проектлары күргәзмәсе узды. Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар һәм бөтен Россиядән җыелган волонтерлык берләшмәләре җитәкчеләре, шулай ук башка илләрдән килгән кунаклар республикада һәм аның башкаласында гамәлгә ашырыла торган иң кызыклы инициативалар белән таныша алдылар. Күргәзмәне Казан Мэры Илсур Метшин да бәяләде, ул тәкъдим ителгән проектларның күбесен киләсе елда үстерергә кирәклеген ассызыклады.
Күргәзмәне Мэр белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, коммерциягә нигезләнмәгән секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, «Социаль мәгълүмат агентлыгы» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Елена Тополева-Солдунова, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм башкалар карады.
Күргәзмә «Благопредприниматель» проекты белән ачыла, ул Идел буе федераль округының балалар йортларында һәм приютларында тәрбияләнүче 15-18 яшьлек балаларны укытуга юнәлдерелгән. «Аларның һәркайсының эшмәкәр булмаячагы аңлашыла, ләкин безнең бурыч - балаларга социальләшергә ярдәм итү, - дип сөйләде проект кураторы Людмила Демидова. – 2016 елдан 2019 елга кадәр инде 98 балалар инициативасы гамәлгә ашырылган. Без алар киләчәктә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән хәлне яхшыртыр дип өметләнәбез".
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедлар хәйрия проектлары күргәзмәсенең чираттагы «экспонаты» булды. «Альпари» фонды җитәкчесе Наталья Гыйләҗева сөйләвенчә, бүген ТР башкаласында май аеннан башлап сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган велосипедларны бушлай прокатка бирү оештырылган. «Проектның мөһим өлеше булып үзенчәлекле балалар өчен «Бәхет белән узышу» велоузышы тора, анда балаларга 200 метр трассаны мөстәкыйль рәвештә узарга мөмкинлек бирәләр», – дип сөйләде Н.Гыйләҗева.
Мэр әлеге проектны уңай бәяләде һәм аны тагын да масштаблырак итәргә тәкъдим итте. «Авырлык белән, коляскаларда хәрәкәт итүче балалар велосипедка утырып, башка балалар белән беррәттән йөри алалар. Бу бик кирәкле юнәлеш. Казандагы иҗтимагый киңлекләр саны һаман арта бара, бу проектка яңа мәйданчыклар җәлеп итәргә кирәк», – диде И.Метшин.
Күргәзмә кунакларын кызыксындырган тагын бер проект – «Игелекле эшләр көне» фонды һәм Казан яшь тамашачы театры тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Чикләрсез театр». Ул бер үк вакытта сәламәт балаларга да, инвалид балаларга да театрда спектакльләр карау мөмкинлеген бирә: спектакльләрдә тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә барган вакыйгаларны сурәтли, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» булыша. Беренче «Кыргый» спектакле апрель аенда булды, дип сөйләде «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Арсланова. «Дүрт спектакльгә быел 100 бала килде, киләсе елда тагын ике спектакльне җайлаштырырга планлаштырабыз», – дип сөйләде ул.
DOBROapp проекты менеджеры Сабина Гайфуллина һәркемгә артык чыгымнарсыз хәйрия фондларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган яңа кушымта турында сөйләде. «Ярдәм итү өчен аларга проектның партнерларыннан – кафе, кинотеатр, кибетләрдән ташламалардан һәм бонуслардан файдалану да җитә», – диде С.Гайфуллина.
Шулай ук Ратушадагы күргәзмәдә кунакларга «Игелекле фудтрак», «Җитлеккән матурлык подиумы», «Хоккей һәркемгә!» , «Җиңү өчен тест» һәм башка проектлар тәкъдим ителде.
«Әлеге күргәзмәдә без Казанда хәйрия өлкәсендә башкарылган эшләрнең бер өлешен генә күрдек, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов. – Бу бөтен ил өйрәнерлек нәрсә. Бу форумнан, ким дигәндә, башка шәһәрләрдә берничә проект үсәр, дип ышанам.
«Иң зур нәрсәләр беренче кечкенә адымнардан башлана, - диде Казан Мэры. – Эшебезнең чираттагы этабында киләчәктә Казанның нинди булырга тиешлеге турында планнар корганда, без ул чиста, имин шәһәр булырга тиеш, дигән бурычны куйдык һәм экология өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Әмма соңыннан без бер сорауга җавап бирергә тырыштык: яшәү өчен чын-чынлап уңайлы, бәхетле шәһәрне нидән башка күз алдына да китереп булмый әле? Һәм аңладык – игелек кирәк. Бу-безгә, кызганычка каршы, еш кына җитеп бетми. «Игелекле Казан» проекты шулай туды, һәм бүген инде ул бөтен Россия буйлап атлый. Аллага шөкер, мондый проектлар бар – бу игелекле кешеләрнең күбәюен раслый».
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы ике көн дәвамында – 2-нче һәм 3-нче декабрьдә узачак, анда бөтен илдән, шулай ук Испаниядән, Франциядән һәм Израильдән экспертлар катнашачак. 3 ел эшләү дәверендә форумда Россиянең 30-дан артык шәһәреннән меңнән артык кеше катнашты.