(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). ТАССР йөзьеллыгы елында Казанда «Яңа дулкын» фестивале узачак. Бу хакта бүген Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узган матбугат конференциясендә композитор Игорь Крутой белдерде.
«3 ел элек Юрмаладан Сочига күчкәндә, бу фестивальне Казанда үткәрү тәкъдиме килде. Хәзер шундый уртак проектлардан - Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, эшче һөнәрләр буенча чемпионаттан соң – ТАССРның 100 еллыгы елында, август ахырында Казанда «Яңа дулкын» узачак. Фестивальне үткәрү атнасында шәһәр тормышы үзгәрер дип уйлыйм», – дип сөйләде И.Крутой.
«Без бер урында тормыйбыз һәм халыкка һәм кунакларга яңа проектлар бүләк итәргә тырышабыз. Безнең зур чаралар үткәрү тәҗрибәбез бар, шуңа күрә без «Яңа дулкын»да бөтен Идел буеннан килгән күршеләребезне генә түгел, чит илләрдән килгән кунакларны да күрергә шат булачакбыз. «Яңа дулкын» яңа дәрәҗәдә узар дип ышанам», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер проектны тормышка ашыру эшләү һәм сөйләшүләр стадиясендә тора. Конкурста бөтен илдән 1000-1300 кеше катнашыр дип көтелә.