(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда өченче тапкыр «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты уза. Чыгыш ясар алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин, Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой, Россиянең танылган башкаручылары Юлия Савичева һәм Юлианна Караулова журналистлар белән очраштылар һәм фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. «Игелекле дулкын» - ул зур, матур, игелекле һәм җылы тарих. Аның илебезнең барлык почмакларына да барып җитүенә шатмын. Моннан тыш, без, чыннан да ярдәм итә ала торган кешеләрнең игътибарын җәлеп итәбез. Хәйриячеләргә ишек шакырга кирәк, диләр, ә без шакымыйбыз, ә тыныч кына дулкын булып таралабыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Сез нәтиҗәне күрәсез: ярдәм конкрет балага кадәр барып җитә һәм бу һәр баланың киләчәк язмышына билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясый. «Игелекле дулкын» - ул буш сүзләр түгел, гамәлләр», – дип белдерде Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой. 2017 елда ул Илсур Метшин белән бергә «Игелекле дулкын» проектының инициаторы булды. Исегезгә төшерәбез, фестиваль сәләтле балаларның, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның иҗади үсешенә юнәлдерелгән.
Берничә ел эчендә фестиваль үз географиясен киңәйтте һәм сан ягыннан артты, проектка битараф булмаган кешеләр күбәйде. Быел проектка өч яңа шәһәр кушылды: Ярославль, Ростов-на-Дону һәм Калининград. Сайлап алу турлары 11 шәһәрдә узды, шул исәптән Казан, Севастополь, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Мәскәү шәһәрләрендә. Фестивальнең төбәк этапларында барлыгы меңгә якын талантлы бала катнашты. Җиңүчеләр түбәндәге юнәлешләр буенча ачыкланды: музыка (вокал, ишарәле җырлау, инструментта уйнау), хореография, сәхнә сәнгате (оригиналь жанр, уку). 29-30-нчы ноябрьдә узган финал этабында үз осталыкларын күрсәткән төбәк этапларында җиңүчеләрнең гомуми саны 110 кеше тәшкил итте, шуларның 13-е – Татарстаннан һәм 6-сы - Казаннан.
Бүген «Академия» концертлар залында фестивальнең гала-концерты уза. Җиңүчеләр белән бергә сәхнәгә Россиянең танылган башкаручылары Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка һәм популяр М-Band төркеме чыгачак. Гала-концерттан кергән барлык акчаларга 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновка - ятим малайга ишетү сәләтен югалтуны компенсацияләү өчен колак аппараты сатып алалар.
Юлианна Караулова фестивальгә инде икенче тапкыр кушылды. «Минем өчен бу бик җаваплы чара, чөнки сүз күз алдына китереп булырлык иң игелекле көчләрне масштаблы берләштерү турында бара. Музыка, сәнгать алдында, физик мөмкинлекләргә карамастан, без барыбыз да тигез. Бу – һәрберебезне тагын да яхшырак, яктырак итә торган энергия», - дип билгеләп үтте җырчы.
«Мин «Игелекле дулкын»да беренче тапкыр. Ул чын мәгънәсендә игелекле, чөнки кешеләр балалар өчен борчылалар, бу эшкә йөрәкләрен һәм күңелләрен 200%-ка ачалар. Бу бәйрәмнең бер өлеше булу, балаларны сөендерү миңа бик рәхәт. Мин моның алар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен беләм, алар соңыннан гомер буе биредә кичергәннәрне искә төшерәчәкләр», – дип ассызыклады Юлия Савичева.
«Игелекле дулкын» фестивале, физик сәламәтлек чикләүләренә карамастан, барлык балаларның уртак иҗаты өчен мәйданчык булып тора. Бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башкалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә.
Чара Казан шәһәре Мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Президент грантлары фонды һәм «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелә.