(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген кич Универсиада Авылының «Академия» концертлар залында гала-концерт белән «Игелекле дулкын» III Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале тәмамланды. Сәхнәгә җиңүчеләр - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки авыр тормыш ситуациясенә эләккән сәләтле балалар - белән Россия башкаручылары Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка, М-Band төркеме һәм башкалар чыкты. Гала-концертны Ирина Безрукова һәм телетапшырулар алып баручы Тимур Соловьев алып барды.
Гала-концертка билетлар сатудан җыелган барлык акчалар Татарстаннан 13 яшьлек Айрат Зәйнетдиновны дәвалауга тотылачак. Ятим малай куәтлерәк ишетү аппаратына мохтаҗ.
«Игелекле дулкын» фестивале Казан шәһәре Мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Фестивальдә катнашучыларны сәхнәдән Казан Мэры Илсур Метшин һәм фестивальнең генераль продюсеры, композитор Игорь Крутой сәламләде. ТР башкаласы башлыгы быел фестивальнең сайлап алу турлары Россиянең 11 шәһәрендә узганын искә төшерде: Казан, Ярославль, Севастополь, Ростов-на-Дону, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград һәм Мәскәү. «Игелекле дулкын»ның чикләре юк һәм менә бүген без Казанда фестивальнең 110 финалистын күрәчәкбез, мин шундый талантлы балаларны күрүемә бик шат», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин катнашучыларга.
Шуны да өстәп китик, быел әлеге проект меңнән артык талантлы балаларны берләштерде. Фестивальдә катнашучылар «Вокал», «Ишарәле җырлау», «Хореография», «Инструментларда уен» һәм «Сәхнә сәнгате» номинацияләре буенча сайлап алу турларында чыгыш ясадылар. Иң яхшы номерлар бүген гала-концертта күрсәтелде.
Фестивальдә катнашу бала тормышында мөһим вакыйга булып тора, - дип саный Игорь Крутой. «Бу фестиваль белән кызыксыну зур. Безнең проект аша узучы баланың язмышында нәрсә дә булса яхшы якка үзгәрә икән, димәк, без юкка гына фестиваль уздырмыйбыз», - дип ассызыклады ул.
Әйтик, Керчь шәһәреннән 8 яшьлек Володя Солодковның хыялы тормышка ашты. Иммунитеты начар булу сәбәпле, малайда системалы артрит үсеш алган. Әмма бу иҗади сәләтләрен күрсәтергә сәбәп түгел һәм Володя Солодков фестивальдә Наталья Широбокованың «Куркыныч төш» шигырен укыды, ул бөтенләй дә куркыныч түгел икән, ә киресенчә, тамашачылар чын күңелдән көлде һәм алкышлады. Малайның артистлык осталыгы һәм сөйкемлелеге аңа «Сәхнә сәнгате» номинациясендә беренче урынны биргән жюри күңелен дә яулады. Володя Солодков «Ералаш» балалар юмористик киножурналында төп рольне башкарырга хыяллана һәм аның бу хыялы тормышка ашты. Сәхнәдә аңа фильмда катнашырга чакыру тапшырдылар.
Бу кичәдә Бөек Ростовтан 13 яшьлек Елисей Самофалның да хыялы тормышка ашты. Малай күп балалы гаиләдә үскән, аның 6 бертуган абыйсы һәм сеңлесе бар. Елисей чын артист - сәхнәдә балачактан чыгыш ясый, күп кенә иҗади конкурсларда катнаша. Чын артист буларак, аңа профессиональ микрофон кирәк булган. Аңа олы иҗади юл теләп Юлия Савичева бүләк тапшырды.
Юлианна Караулова Рыбинсктан «Рус гореф-гадәтләре» ансамбленә сәхнә костюмнары тегү өчен сертификат бүләк итте. Коллективта зур (25 бертуган һәм уллыкка алынган бала), әмма тату гаиләдә үсүче берничә бертуган чыгыш ясый. Хәтта костюмнарын да алар үзләренә бергә тегәләр. Тик аларның репертуарында костюм тегү өчен профессиональ ателье ярдәме кирәк булган образлар бар, диләр.
Фестиваль кунаклары арасында опера җырчысы Аида Гарифуллина да бар иде, ул Руслан Сакка «Музыкаль инструментларда уйнау» номинациясендә бүләк тапшырды.
«Игелекле Казан» халыкара хәйрия форумының беренче көне Казанда «Игелекле дулкын» гала-концерты белән тәмамланды. Аның ачылышы бүген Казан Ратушасында узды. Иртәгә форум үз эшен «Мәскәү» мәдәният үзәгендә дәвам итәчәк.