(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бу ел башыннан Казанның 17 оешмасы өлешчә яки тулысынча хезмәт хакы буенча 118 млн. сумлык бурычны түләгән. Иң зур бурычлылар арасында элеккечә үк «КЗСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Спецбурстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм башкалар бар. Казан прокуратурасында узган киңәшмәдә Татарстан башкаласында хезмәт хакы буенча бурычларны түләүгә кагылышлы шушы һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Анда ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан прокуроры Олег Дроздов, Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм башкалар катнашты.
Бүгенге көндә Казанда хезмәт хакы буенча бурыч 164 млн. сум тәшкил итә
Татарстанда бүгенге көндә хезмәт хакы буенча бурыч 300 млн. сум тәшкил итә. Шуларның 164 млн сумы Казанга туры килә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков. «Безгә килеп туган ситуацияне хәл итүдә эшне үзгәртеп кору һәм активлаштыру буенча нинди резервларыбыз барлыгын карарга кирәк. Без актив эшләргә, хезмәт хакы буенча яшерен бурычларны ачыкларга, Федераль салым хезмәте, Росреестр, суд приставлары хезмәте белән чагыштырулар үткәрергә тиеш», – дигән бурыч куйды республика прокуроры.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр һәм территориаль комиссияләрдә карала. Шулай итеп, ел башыннан бирле халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр һәм территориаль комиссияләрнең 185 утырышы үткәрелгән. 2032 оешма җитәкчесе, шул исәптән хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булганнар яки вакытында түләмәүчеләр – 191 кеше, салым һәм мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булган 477 предприятие җитәкчесе, хезмәт хакын Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләгән 704 җитәкче чыгыш ясады.
Аерым алганда, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориаль комиссиясе 48 млн артык бурычы булган «КЗСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, үз хезмәткәрләренә якынча 22 млн сум бирәчәге булган «КЗСК-Силикон» акционерлык җәмгыяте, 18 млн сум бурычы булган «Спецбурстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшләрен карады. Киров һәм Мәскәү районнарында төп бурычлылар – «Стройком» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (3 млн сумнан артык) һәм «Сантехприбор» ачык акционерлык җәмгыяте (якынча 2,8 млн сум). Совет районында комиссиягә 12 шәр млн сумлык бурычлары белән «Тебова НУР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Энергострой-73» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 5,7 млн сум бурычы булган «СервисТелеком» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшләре чыгарылган. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - «Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (7,10 млн сум), «Лайт – Пром» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2,3 млн сум), «Эко-Развитие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1,5 млн сум) һәм башкалар.
Иң күп бурычлар банкрот предприятиеләргә туры килә
«Ел башыннан бирле уртак эш нәтиҗәсендә 17 оешма өлешчә яки тулысынча хезмәт хакы буенча 118 млн сумлык бурычны каплаган. 2019 елның 1-нче ноябренә, территориаль комиссияләрнең соңгы мәгълүматлары буенча, 1737 хезмәткәр алдында барлыгы 164,3 млн.сумлык 73 оешманың бурычы булган», – дип сөйләде И.Шакиров. Ул аңлатканча, бурычның иң зур күләме банкрот-предприятиеләргә туры килә - 24 оешма һәм предприятиедә мең ярым хезмәткәр алдында 135 млн сум бирәчәк бар. Бу булган бурычның 82%-ын тәшкил итә, дип ассызыклады спикер.
Шул ук вакытта икътисади эшчәнлек алып бармаучы, әмма банкротлык стадиясендә булмаган 20 оешмага 96 хезмәткәр алдында 18 млн сум бурыч туры килә. Гамәлдәге 38 оешмага 12,2 млн сум күләмендә 124 хезмәткәр алдында бурыч туры килә, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Объектив рәвештә без моның ачыкланган бурыч кына булуын аңлыйбыз, ә реаль сумма күбрәк булырга мөмкин. Шуңа күрә НДФЛ буенча бурычлары булган һәм түбән хезмәт хакы булган оешмалар белән бәйле проблемалар салым органнары белән бергә эшләнә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә шушы предприятиеләрдә бурыч яисә бар, яисә якын киләчәктә барлыкка килергә мөмкин», – дип билгеләде И.Шакиров.
Һәр очракны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча район комиссияләрендә хезмәт хакы минималь күләмнән түбән булган 658 хезмәткәргә хезмәт хакы түләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомуми суммасы 3,2 млн сум булган 26 оешма буенча суд приставлары хезмәте тарафыннан башкарма производство кузгатылган һәм милек эзләү буенча чаралар үткәрелә.
«1% - ул меңләгән кеше дигән сүз»
«Кызганычка каршы, ведомстволар арасында килешенгән мәгълүмат алмашу юк һәм нәтиҗәдә территориаль комиссияләр эшенә генә түгел, ә тулаем Казан буенча бурычларны түләү эшенә дә зыян килүне күрсәтте. Әлеге эштә катнашкан ведомстволар төрле мәгълүматка ия, һәм мәгълүмат алмашу юк яки зур тоткарлык белән башкарыла», - дип ассызыклады үз докладында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов һәм Казан прокуроры Олег Дроздов шул ук проблемага игътибар иттеләр.
«Үз алдымда мин район прокуратураларының эшен активлаштыру, аларга ярдәм күрсәтү бурычын күрәм. Район прокуратуралары, район администрацияләре арасындагы начар элемтә, салым хезмәтеннән һәм суд приставлары хезмәтеннән даими рәвештә мәгълүмат алынмау тәҗрибәсен кискен рәвештә туктатырга кирәк. Шулай ук формализм фактларын төшереп калдырырга кирәк», – дип белдерде Казан прокуроры.
«Бу - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. 164 млн сум - хезмәт хакы фондының 1%-тан кимрәк өлешен тәшкил итүгә карамастан, меңнән артык кеше зыян күрә. Ә алар - эшләгәннәре өчен акча алырга тиешле казанлылар. Мин монда хакимият башлыкларының шәхси контроле кирәк дип саныйм. Мин бу эшкә кушылырга әзер», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин һәм елны уңай динамика белән тәмамларга кирәк, дип өстәде.