(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласының «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләре координация советының IX утырышы узды. Катнашучылар машина төзелеше комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга һәм җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Утырышта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты. Утырышның модераторы - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координация советы рәисе Равил Зарипов.
Машина төзелеше комплексы республика икътисадында мөһим роль уйный һәм 3 меңнән артык предприятиене үз эченә ала, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов, утырышны ачып. «Бүген безгә сәнәгатьне цифрлаштыру, җитештерү процессын оптимальләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, технологик процессларның нәтиҗәлелеге кебек проблемаларны исәпкә алып, сәнәгать үсеш векторын үзгәртергә кирәк», – диде ТР Президенты. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен бизнес өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, һәм бу юнәлештә эшнең әһәмиятле өлеше инде үткәрелә, дип өстәде ул.
Күп кенә предприятиеләр дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә җитештерүчәнлектә югары күрсәткечләргә ирештеләр, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Әмма хәзерге вакытта бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады ул. «Хәзер моны эшләмәсәк, аннары куып тотучылар ролендә булачакбыз, көндәшлеккә сәләтлелекне сарыф итәчәкбез һәм базарны югалтачакбыз. Безнең бурыч - бергәләп, алдынгы эшләнмәләрне өйрәнеп, алга бару, кешеләрнең аңын үзгәртү», – диде Р.Миңнеханов.
Предприятиеләрдә, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә дә, үзгәрешләргә мотивация нигезе булып акционерларның, компания җитәкчелегенең шәхси кызыксынуы торырга тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты. «Эшнең нәтиҗәлелеген арттыруда процессларны автоматлаштыру һәм стандартлаштыру мөһим роль уйный. Төгәл билгеләнгән планнар кирәк. Шул ук вакытта мәгълүмати технологияләр кеше хаталарыннан һәм хезмәткәрләрнең шәхси мәнфәгатьләрендәге гамәлләреннән качарга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады ул.
Соңгы елларда Татарстан икътисадның динамикалы үсешен күрсәтте, дип билгеләп үтте үз чиратында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников. «Россиянең төп икътисади үсеше 12 регион, шул исәптән Татарстан ярдәме белән тәэмин ителә. Кайбер төбәкләрнең үсеш күрсәткечләре зур түгел, кайберләрендә тискәре күрсәткечләр бар. Һәм мин сезнең республиканың нәтиҗәле үсүенә сокланам, – диде ул. - Татарстанда без барлык структураларның да, шул исәптән сәнәгать секторында да, үзара тыгыз бәйләнеш күрәбез. Без икътисадны үстерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтәбез». Д.Овсянников ассызыклаганча, һәр оешма дәүләт хакимияте ярдәме белән үз күрсәткечләрен яхшырту һәм икътисад үсешенә үз өлешен кертү мөмкинлегенә ия.
Быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров кыскача сөйләде. Ул искә төшергәнчә, республикада 2024 елга 351 предприятиене илкүләм проектны гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең тотрыклы үсешен тәэмин итү планлаштырыла. «Быел илкүләм проектта катнашучылар саны 70 оешма тәшкил итте, аларда җитештерүчәнлек үсеше база дәрәҗәсенә карата 30%-тан да ким булмаска тиеш», – диде ул.
Илкүләм проектта катнаша торган предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге, төбәк үзәге экспертлары ярдәме белән чаралар үткәрәләр, дип өстәде М.Әхмәров. Һәр предприятиедә проект өч этапта тормышка ашырыла: беренчесендә җитештерү диагностикасы үткәрелә һәм югалтулар ачыклана, икенчесендә җитештерү агымын оптимальләштерү бара, өченчесендә – тәҗрибәне тиражлау һәм ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу.
Утырышта докладлар белән шулай ук «Лин Вектор» компаниясе җитәкчесе Марат Хөсәенов, Петр Великий исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты ректоры Андрей Рудской һәм башкалар чыгыш ясады.
«Без мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштык, әмма иң мөһиме - бу фикер алышуның дәвамы булырга тиеш. Барлык чараларның нәтиҗәләре буенча документ әзерләргә һәм киләсе елга планнар билгеләргә кирәк», – диде Р.Миңнеханов.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда Россия төбәкләреннән, Германиядән, Беларусь Республикасыннан, Чехиядән, Швециядән һәм Япониядән 220 компания катнаша. Күргәзмә 6-нчы декабрьгә кадәр эшләячәк.