(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын Халыкара үзиреклеләр көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар! Кадерле волонтерлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара үзиреклеләр көне белән
котлыйм!
Волонтерлар хәрәкәте безнең ил өчен зур әһәмияткә ия.
Үзиреклеләр сугыш елларында да беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыккан, зур сәнәгать
предприятиеләрен төзергә ярдәм итеп, авыр минутларда таяныч һәм ярдәм кирәк
булган кешеләргә булышканнар. Ирекле хәрәкәтнең мондый күпкырлы булуы һәрбер
волонтерның эчке көче һәм ачык күңеле турында сөйли.
Соңгы елларда волонтерлык хәрәкәте яңа киңлекләргә
чыкты. Россиядә аны үстерүнең мөһим этабы зур халыкара спорт ярышларын үткәрү
барлыкка килде. Сезнең оештыруда күрсәткән ярдәм белән Казанда 2013 елгы
Бөтендөнья студентлар уеннары, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья
чемпионаты, 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчлары югары дәрәҗәдә узды. Шул
ук 2017 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән, Берләшкән Милләтләр
Оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 5-нче декабрьдә Үзиреклеләр
көне итеп билгеләнде. Шулай итеп, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына
(аны оештыруда шулай ук волонтерлар да катнашты) Россиядә иреклеләр хәрәкәте үз
һөнәри бәйрәменә лаек булды.
Хәйрия культурасы формалаштыру бүгенге көндә Казан
үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, сезнең төрле өлкәләрдә –
социаль, вакыйгалы, экологик, патриотик юнәлешләрдә актив эшчәнлегегез – моңа
тулысынча ярдәм итә. Сез йөрәк җылыгыз белән уртаклашасыз һәм социаль әһәмияткә
ия проектларда катнашканда көчегезне кызганмыйсыз. Сезнең ярдәм белән Татарстан
башкаласында менә инде берничә ел рәттән «Игелекле Казан» проекты уңышлы
тормышка ашырыла.