(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Бүген
Казан Ратушасында Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «ТР ел
юристы» премиясен тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия юристлары
ассоциациясе сопредседателе Павел Крашенинников, Россия юристлары
ассоциацциясенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Халиков һ.б. катнашты.
«Россия юридик җәмәгатьчелек
вәкилләрен сәламләргә һәм 3-нче декабрьдә билгеләнеп үткән һөнәри
бәйрәмнәре - Юристлар көне белән котларга мин бик шат, - диде Рөстәм
Миңнеханов. - Бүген республикабыз башкаласында Россия Федерациясе
Президенты каршындагы гражданлык закончалыгын кодификацияләү һәм
камилләштерү Советы утырышы узды. Совет эшчәнлеге Россия гражданлык
хокукларының алга таба үсешенә ярдәм итүен билгелисем килә. Республика
әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуга ярдәм итәргә әзер».
Рөстәм
Миңнеханов сүзләренчә, Россия юристлары ассоциациясе - гражданлык
җәмгыятенең нәтиҗәле коралы, ул илебез юристларын берләштерә. Ассоциация
эшчәнлеге юнәлешләренең иң әһәмиятлеләренең берсе һаман да халыкка конкрет
эшләр буенча консультацияләр үткәрү, түләүсез юридик ярдәм юзәкләрен үстерү
булып кала.
«Мондый
эшчәнлек республиканың ерак районнарындагы авыл җирлекләрендә аеруча актуаль,
анда ай саен Ассоциациянең мобиль төркеме эшли. Халыкка ярдәмнең мондый формасы
квалификацияле һәм системалы булырга тиеш, дип саныйм», - диде Татарстан
Президенты.
Яшь
буынга хокук белеме җиткерү дә актуальлеген югалтмый. Бу юнәлештә галимнәр,
юристлар, дәүләт хакимияте һәм җирле идарә органнары эшли.
«Ышанам,
сез алга таба да балалар һәм яшьләрдә хокукый культура, әхлак һәм иҗади
мөмкинлекләре формалашуга җитди өлеш кертә алачаксыз», - диде Рөстәм
Миңнеханов.
Рөстәм
Миңнеханов чарада юридик җәмәгатьчелекнең лаеклы вәкилләренә Татарстан
Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шершеневич исемендәге премиягә
юридик фәннәр докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, Мәскәү дәүләт
университетының юридик факультетының гражданнар хокукы кафедрасы мөдире Евгений
Суханов, юридик фәннәр докторы, Мәскәү юридик академиясенең Дәүләт һәм хокук
теориясе кафедрасы профессоры Валерий Лазарев ия булдылар. Бүләкне Россия
юристлары ассоциациясе сопредседателе Павел Крашенинников тапшырды.
Моннан тыш, Россия Федерациясе
Федерация Советы рәисенең Рәхмәт хатын Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан
бүлеге рәисе Илдар Халиков алды.