(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика башлыгы белән бергә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров та танышты. Кунакларны агросәнәгать паркы директоры Олег Власов озатып йөрде.
Агропаркның ярминкә мәйданчыгында Аксубай, Арча, Нурлат, Саба муниципаль районнары, Татпотребсоюз, «ТК «Майский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Птицеводческий комплекс «Ак Барс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалының «Яратель» кошчылык фабрикалары, «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Натуральный продукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «АгроИнвест» идарә компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте, «Лаишевский рыбозавод» ябык акционерлык җәмгыяте, «Агрофирма «Залесный» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Агрохолдинг «Красный Восток» ачык акционерлык җәмгыяте продукцияләре сатылды.
Сатып алучыларга сезонлы яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге, шулай ук сыер, дуңгыз, кош ите, сөт, каты сортлы сырлар, атланмай, шикәр комы, он, ярмалар тәкъдим ителә.
Ярминкәдә үз продукцияләрен – сувенирлар, киез эшләнмәләре һәм башкаларны – үзмәшгуль гражданнар тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркы мәйданчыгында үзмәшгуль кешеләрнең финанс хәле, сәүдә шартлары белән кызыксынды.
Агропаркта шулай ук социаль акция уза – теләгән һәркем сөт продукциясен (сөт, эремчек һ.б.) сатып ала һәм аны мохтаҗ һәм социаль якланмаган гражданнар өчен махсус суыткычта калдыра ала. Рөстәм Миңнеханов бу акциядә катнашты, сөт продукциясе өчен түләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Быел Казанда барлыгы 15 сәүдә мәйданчыгында һәм Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 30-нчы марттан 27-нче апрельгә кадәр һәм 14-нче сентябрьдән 30-нчы ноябрьгә кадәр 17 ярминкә үткәрелгән.