(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чуйков урамында ябык футбол-регби манежын төзүгә старт бирде. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында Казанның Танк урамында, шулай ук Түбән Камада (Тукай ур.) һәм Чаллыда (Җиңүнең 40 еллыгы ур.) түбәсе ябулы манежлар төзелә башлады.
«Без җәйге чорда гына футбол белән шөгыльләнергә мөмкин булган климат шартларында яшибез. Әлбәттә, бу булачак спортчыларны әзерләүдә, гомумән, футбол сөючеләрне әзерләүдә нык чагыла. Шуңа күрә, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, мондый проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Бу махсус спорт проектларын без инде киләсе елда файдалануга тапшырачакбыз. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Танк урамындагы булачак манежның төзелеш мәйданчыгында узган тантанада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты. Танк урамындагы спорт корылмасы проекты якынча 6 мең кв.м. мәйданлы бер катлы футбол манежын төзүне күздә тота. Бина ресепшн, көтү зонасын, медицина блогын, сак-янгын посты бинасын, спорт инвентарьларын саклау бинасын, махсус техника саклау бинасын үз эченә ала.
Барлык дүрт спорт объектын да финанслау республика бюджетыннан алып барыла. Проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе. Проектның авторлары, автордашлары һәм гамәлгә ашыруда катнашучылар – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе, ТР Спорт министрлыгы, Казан, Яр Чаллы Башкарма комитетлары, Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы, «ГИСУ» дәүләт казна учреждениесе. Объектлар төзелешен башлау срогы - 2020 ел, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.