(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин администрация башлыкларына һәм профильле структуралар җитәкчеләренә Инвалидлар декадасының барлык чараларына да максималь игътибарлы булырга, җаваплы карарга һәм аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты . 1-нче декабрьдә старт алган һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасында Казанның барлык районнарында 300-дән артык чара үткәрү планлаштырылган.
Киң программада хәйрия акцияләре һәм фестивальләре, вакансияләр ярминкәләре, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм концертлар каралган. Чаралар мәдәният йортларында, музыка мәктәпләрендә, китапханәләрдә, яшүсмерләр клубларында, белем бирү учреждениеләрендә һәм шәһәр спорт мәктәпләрендә узачак. Параллель рәвештә Казанның иҗат коллективлары интернатларда, тернәкләндерү үзәкләрендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәктәпләрдә чыгыш ясаячак, дип сөйләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Декада «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты белән ачылачак. «Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар – бөтен илдән барлыгы 110 талантлы бала Россия эстрадасы йолдызлары – Юлия Савичева, Елка, Юлианна Караулова һәм башка артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак», - дип сөйләде Р.Гафаров.
Инвалидлар өчен традицион шәһәр бәйрәм концерты 3-нче декабрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
18-нче декабрьдә «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты була. Быел әлеге чара 1 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Гала-концертта Казанның, Саба, Нурлат, Яшел Үзән, Питрәч, Арча, Минзәлә, Спас районнарының, Мәскәү шәһәренең һәм Самара өлкәсенең 20 учреждениесендә тәрбияләнүчеләр үз талантларын тәкъдим итәчәк.
Инвалидлар декадасында спорт чаралары да планлаштырылган. Шулай итеп, 10-нчы декабрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Көчле рухлылар» спорт бәйрәме оештырылачак, анда өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм дартс буенча ярышлар планлаштырылган. Ә ат-спорт комплексында декабрь дәвамында инвалидлар өчен бушлай иппотерапия сеанслары узачак. Комплекс көн саен бер үк вакытта, 250-23-92 телефоны буенча алдан язылып, 20 кешегә кадәр кабул итәргә әзер.
«Администрация башлыкларыннан, профильле структуралар җитәкчеләреннән ункөнлекнең барлык чараларына мөмкин кадәр игътибар белән һәм җаваплы карауларын, аларны югары дәрәҗәдә үткәрүләрен сорыйм», - дип йөкләде Илсур Метшин.
Декадада ялгыз яшәүче һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы инвалидларга аерым игътибар биреләчәк. Шәһәрдә мондый инвалидлыгы булган меңнән артык кеше яши, дип ачыклык кертте Р.Гафаров. «Социаль хезмәткәр заявкасы буенча инвалидларга фатир һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм итәчәкләр», – дип сөйләде Р.Гафаров. Шулай ук инвалидларга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтеләчәк.
Ел саен шәһәр бюджетыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм бирелә. Быел шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 273 гаиләгә - гомуми суммасы 1 млн. сумнан артык күләмдә күрсәтеләчәк. Докладчы искәрткәнчә, Казанда 2018 елдан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә мөлкәткә салым буенча ташламалар бирелә. «Мондый тәҗрибә беренче тапкыр Казанда кулланылды һәм хәзер Татарстан Министрлар кабинеты йөкләмәсе буенча безнең тәҗрибә республика шәһәрләренә һәм районнарына трансляцияләнә», – дип аңлатты Р.Гафаров.
Казанда барлыгы 87 мең инвалид яши, шуларның 4 мең 863-е - инвалид бала. Шәһәрдә инфраструктура төзелә, инклюзив программалар эшләнә һәм тормышка ашырыла. Р.Гафаров сүзләренә караганда, сәламәт балаларны һәм инвалид балаларны бергә укытуга нигезләнгән 38 база мәктәбе һәм 26 балалар бакчасы эшли. Моннан тыш, 1-нче сентябрьдән башлап Казанда өстәмә рәвештә ике ресурс сыйныфы ачылды: Вахитов районының 51-нче номерлы мәктәбендә аутистик спектрлары бозылу һәм Совет районының 180-нче номерлы мәктәбендә Даун синдромы булган балалар өчен.
Быел Казанда адаптив спортны үстерү буенча мөһим адым ясалды, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Сентябрьдән башлап шәһәрнең өч спорт мәктәбе базасында адаптив спорт төрләре буенча бүлекләр ачылды, анда 72 бала теннис, футбол һәм ирекле көрәш юнәлешләре буенча шөгыльләнә.
Шәһәрдә «Уңайлы мохит» программасы да үсеш ала – 35 муниципаль мәдәният учреждениесе объектында инвалидлар өчен тоткарлыксыз үтеп керү мөмкинлеге бар. Шәһәр яшүсмерләр клублары шулай ук инвалидлыгы булган кешеләр өчен җайлаштырылган. 2015-2018 елларда «Уңайлы мохит» программасы кысаларында 18 яшьләр сәясәте учреждениесендә эшләр башкарылды.
Инвалидларны эшкә урнаштыруга килгәндә, төрле дәрәҗәдәге инвалидлыклары булган кешеләр күбрәк балалар музыка мәктәпләрендә эшли, бу эшкә урнаштырылучыларның гомуми санының 37%-ын тәшкил итә, дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
«Без инклюзив белем бирүне, социаль өлкә учреждениеләренең һәркем өчен ачык булуын үстерү өстендә эшлибез. Бары тик 5 ел элек кенә инклюзив система буенча эшли башладык – элек мөмкинлекләре чикләнгән балалар махсус уку йортларында яки өйдә белем алдылар. Бүген инде 36 мәктәп, 26 балалар бакчасы бу системаны үзләштергән һәм бу балаларны социальләштерүгә бер адым», - дип билгеләде И.Метшин.