(Казан шәһәре KZN.RU 2-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанга сынау өчен зур сыйдырышлы яңа МАЗ-215 автобусы килде, киләчәктә аны тиз йөрешле «Метробус» автобус транспорты системасы өчен сатып алырга мөмкиннәр. Берничә көн дәвамында шәһәр маршрутларында пассажир автотранспорт предприятиеләре йөртүчеләре тест уздырачак автобусны Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Минск автомобиль заводы җитештергән түбән идәнле тоташтырылган МАЗ-215 автобусы аеруча зур класслы автобусларга карый, ул Mерсedes-Benz двигателе (Евро-5) һәм ZF автоматик тапшырулар тартмасы белән җиһазландырылган. Машина йөртүче кабинасы вентиляция системасы белән җиһазландырылган. МАЗ-215 тышкы кыяфәте буенча Венгриянең «Икарус» маркалы автобусларын хәтерләтә, алар совет чорында киң кулланылган «гармошкалар». МАЗ-215 - заманча модель, аның озынлыгы 18,75 м тәшкил итә. Автобус Белоруссиядә кулланыла инде.
Илсур Метшин автобусның сыйдырышлылыгы һәм техник характеристикалары белән кызыксынды. Пассажир техникасын гамәлгә ашыру буенча коммерция директоры урынбасары, «МАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте пассажир техникасын сату идарәсе башлыгы Владимир Дормаш Мэрга сөйләгәнчә, автобус 167 кешегә исәпләнгән. «Мегаполис шартларында бу транспорт моделе маневрлар ясарга һәм кешеләрне күпләп тиз арада таратырга мөмкинлек бирә. 5 ишек уемы пассажирларга тиз арада кереп, хәрәкәтне тоткарламыйча гына чыгарга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте компания вәкиле. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен сәфәр тагын да уңайлырак булырга тиеш.
Башкарма комитетның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, 2-нче декабрьдән алып 6-нчы декабрьгә кадәр, шәһәр шартларында автобусның тасвирламаларын сынап карау һәм шәһәр халкының фикерен белү өчен, дүрт шәһәр маршрутында файдаланачаклар. Транспорт «Дәрвишләр торак массивы – «Казан-1» тимер юл вокзалы», «Гаврилов урамы – «Казан - 1» тимер юл вокзалы», «Салават күпере» – «Казан-1» тимер юл вокзалы», «Урман шәһәрчеге» - «-Казан-1» тимер юл вокзалы».
Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, шәһәр тиз йөрешле транспорт системасын төзү белән кызыксына, шуңа күрә МАЗ-215 моделе киләчәктә «Метробус» системасында кулланылырга мөмкин. «Тиздән Казанда метробуслар концепциясен эшләү буенча конкурста җиңүче игълан ителәчәк. Метробуслар концепциясе маршрут челтәренә үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Киләсе елның икенче кварталына концепция эшләнер дип уйлыйм, һәм 2023 елга системаны гамәлгә кертү планлаштырыла. Проект-смета документацияләренең күпчелеге авырлыклар тудыра һәм, әлбәттә, зур финанслау таләп ителә»,-диде ул.
Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, метробус – автобус төре генә түгел, бу үз үзенчәлекләре булган тулы бер транспорт системасы. «Концепциянең эш версиясендә әлегә 4 маршрут бар. Әлеге автобус, «тар» урыннарны аңлау өчен, бәлки, урам-юл челтәренә үзгәрешләр кертү өчен файдаланылачак. Маршрутларда аерымланган юллар, зур җылы тукталышлар булырга тиеш. Кагыйдә буларак, тукталыш пунктлары бер-берсеннән зур ераклыкта урнашкан. Уртача хәрәкәт тизлеге гадәти автобусларга караганда 1,5 тапкырга югарырак. Бу тасвирлама буенча тоташтырылган автобуслар тоташтырылган трамвайларга һәм күпмедер дәрәҗәдә хәтта метрога якын. Исегезгә төшерәбез, тиз йөрешле транспорт системасын үстерү кысаларында хәзер линия төзелеше һәм 5-нче номерлы трамвай маршрутын төзү һәм боҗралау эшләре бара», - диде ул.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа автобусларны файдалануга тапшыру юл хәрәкәте иминлеген, шәһәрдәге экологик хәлне яхшыртырга, пассажирларның хәрәкәт итү тизлеген арттырырга, юлдагы вакытны һәм шәһәр пассажир транспорты санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Казанның җәмәгать транспорты системасы Россиядә иң яхшылардан санала. Шәһәр җәмәгать транспорты паркын яңарту темплары буенча лидерлар рәтендә тора. Автобус Казанда җәмәгать транспортының иң популяр төре булып тора (пассажирлар ташуның 70%-ы аның өлешенә туры килә), шуңа күрә пассажирлар йөртүнең куркынычсызлыгын һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирелә.