(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында «Игелекле Казан. Хәйрия һәм илкүләм проектлар» IV Халыкара форумы старт алды. Анда 500-дән артык кеше – коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, хәйрия фондлары җитәкчеләре, Россиянең 40 шәһәреннән һәм башка илләрдән экспертлар катнаша. Форумның төп темаларының берсе - россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектларны тормышка ашыру. Бүгенге көндә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар бу эшкә нәтиҗәле кушыла алалар, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул форумда катнашучыларны сәламләде һәм хәйрия мәдәниятен үстерү өлкәсендә иң уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга чакырды. Ачылышта 300-дән артык кеше катнашты.
«Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар илкүләм проектларны тормышка ашыруга кушыла алалар, һәм безнең бурыч - аларга бу эштә ярдәм итү»
Илсур Метшин «Игелекле Казан» проектының инициативалы, битараф булмаган гражданнар ярдәме белән 3 ел элек оештырылуын искә төшерде. «Көннән-көн ул безгә ачык йөрәкле кешеләрнең игелекле эшләр өчен вакыт таба алуын күрсәтә, чөнки иң мөһиме – теләк һәм күңел омтылышы, - диде Мэр. - Бөтен күңелләре белән игелек кылырга омтылучылар өчен бернинди чикләр дә юк».
Бүген «Игелекле Казан» проекты ТР башкаласының шәһәр үсеше приоритетларының берсе булып тора, дип искәртте И.Метшин һәм барлык җыелучыларга хәйриячелек үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Фонд җитәкчеләренә, волонтерларга һәм битараф булмаган гражданнарга рәхмәт. Нәкъ менә сез безне эшне тагын да нәтиҗәлерәк, уйлабрак башкару өчен үстерә торган мотор. Сездән башка бер генә проектны да тормышка ашыру мөмкин түгел».
Шәһәр халкының әхлакый тәрбиясе һәм киң күңеллелеге шәһәр үсешендә икътисадый факторларга караганда да ким булмаган әһәмиятле роль уйный – бу шәһәр тормышының мөһим өлеше һәм зур хәрәкәт итү көче, дип өстәде И.Метшин.
«Игелекле Казан» проектын гамәлгә ашырып, без һәрвакыт «аның урынына түгел, ә бергәләп» принцибына таянабыз. Бу җәһәттән коммерциягә нигезләнмәгән хәйрия оешмалары – хәйрия өлкәсендә алып барылган эшнең аерылгысыз элементы һәм баш партнер», – диде Мэр.
Казанның социаль секторы сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да тотрыклы үсеш күрсәтә. Соңгы елларда коммерциягә нигезләнмәгән хәйрия оешмалары шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең көндәлек тормышының аерылгысыз бер элементы булды, ә хәйриячелек, үзиреклелек һәм волонтерлык проектларында актив катнашу гадәткә керә башлады, дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Бүген «Игелекле Казан» проекты 70-тән артык коммерциягә нигезләнмәгән оешманы берләштерә, дип искәртте Мэр. «Камиллекнең чиге булмавын яхшы аңлыйбыз, һәм зур кызыксыну белән төрле төбәк вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашуны көтәбез, – диде ул. - без бу юнәлештә актив эш алып барабыз. - Без яңа әйберләр өйрәнергә, яхшысын үзләштерергә, шулай ук үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер».
««Игелекле Казан» проектын гамәлгә ашырып, без һәрвакыт «аның урынына түгел, ә бергәләп» принцибына таянабыз»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Пленар утырыш планына коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның илкүләм үсеш максатларын, милли проектларны гамәлгә ашыруда ничек катнаша алуы турындагы мәсьәлә чыгарылды, аңа Россия Президенты Владимир Путин старт бирде. «Илкүләм проектлар төгәл социаль юнәлешкә ия һәм беренче чиратта россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Гражданлык җәмгыяте, волонтерлык берләшмәләре һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар бу эшкә нәтиҗәле кушыла алыр дип ышанам, ә безнең бурыч – аларга бу эштә ярдәм итү», - диде Мэр.
И.Метшин форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде һәм хәйрия өлкәсендәге уртак зур проектлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышыр, дигән ышаныч белдерде.
«Һәр волонтер үз идеяләрен һәм игелекле башлангычларын тормышка ашыра ала»
Россиянең башка шәһәрләреннән коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар җитәкчеләре өчен форум яңа проектларны гамәлгә ашыруга старт булачак, дип билгеләп үтте үз чиратында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов. «Казанда шулкадәр яхшы, игелекле, ачык кешеләр яши ки, монда килгән саен, мин гаҗәпләнүдән туктамыйм, – диде А.Платонов. - Форум битараф булмаган шәһәрлеләрнең күпчелеген үзенә җыйды. Безгә җитди эшләргә һәм киләсе елга планнар белән таралышырга кирәк».
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» проектын алып бара һәм тагын ике илкүләм проектта – «Мәдәният» һәм «Демография»дә катнаша. Үз инициативаларын тормышка ашырып, агентлык үзиреклелеккә ярдәм итәргә омтыла. Мәсәлән, РФ субъектларында актив коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен ел саен «Игелекле эшләр төбәге» конкурсы үткәрелә.
«Волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итү безнең күп проектларда каралган, һәр волонтер үз идеяләрен һәм игелекле башлангычларын тормышка ашыра ала», – диде А.Платонов.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Париж Мэриясенең ассоциацияләр хезмәте башлыгы Мари-Лоран Граво да мөрәҗәгать итте.
«Минем өчен Казанда булу һәм сезгә Париждагы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүнең төп юнәлешләрен күрсәтү, шулай ук биредә гамәлгә ашырыла торган инициативаларны карау һәм белү бик зур шатлык, – диде ул. - Париж, Казан кебек үк, үзиреклелек хәрәкәтләрен хуплый, һәр гражданга хәйрия эшчәнлегендә катнашырга мөмкинлек бирә. Французлар иҗтимагый оешмалар челтәрендә яшәргә күнеккән – безнең шәһәрдә 1 млн 300 меңнән артык иҗтимагый ассоциация бар. Алар имин булмаган районнарга ярдәм итүдә зур әһәмияткә ия».
Парижда махсус система бар, аның буенча һәр оешма үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны тормышка ашыруга тендер да ота ала, дип өстәде Мари-Лоран Граво. Спикер бу эш турында тулырак итеп форум кысаларында узачак түгәрәк өстәлдә сөйләргә сүз бирде.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы ике көн дәвамында – 2-нче һәм 3-нче декабрьдә узачак, анда бөтен илдән экспертлар, шулай ук «Бергәләп тормыш өчен» халыкара хәйрия фонды президенты Клара Арналь (Испания), Барселонадагы Рус йорты фонды генераль директоры Анна Силюнас һәм башкалар катнашачак.
3-нче декабрьдә форум «Мәскәү» мәдәни үзәгендә дәвам итәчәк, анда катнашучылар Россиянең төбәк фондлары тәҗрибәсе һәм Испаниядә хәйрия инициативалары турында фикер алышачак.