(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Ксения Швецова). Быел 2-нче һәм 3-нче декабрьдә Татарстан башкаласында узачак IV Халыкара «Игелекле Казан» форумында Россиядән генә түгел, башка илләрдән – Франция һәм Испаниядән дә белгечләр катнашачак. Форум экспертлар өчен хәйриячелекне үстерү перспективалары һәм проблемалары һәм милли проектларда коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның катнашуы турында фикер алышу мәйданчыгы булачак. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан мөмкин кадәр күбрәк хәйрия оешмаларын диалогка җәлеп итәргә чакырды.
«Игелекле Казан» форумы беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үз докладында хәбәр иткәнчә, анда Париж Мэриясенең ассоциацияләр хезмәте башлыгы Мари-Лоран Граво, «Бергәләп тормыш өчен» халыкара хәйрия фонды президенты Клара Арналь (Испания), Барселонадагы Рус йорты фонды генераль директоры Анна Силюнас һәм башка экспертлар катнашырга планлаштыралар.
«Быел «Игелекле Казан» форумы илкүләм проектларга һәм аларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелек һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның кертелүе турында фикер алышуга багышлана, - диде Р.Гафаров. - Чара 2020 елда Казанда милли проектлар буенча Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узачак форум алдыннан үтәчәк».
«Форум - «Игелекле Казан» шәһәр проекты буенча ел саен үткәрелә торган зур эшебезнең кульминациясе, – дип ассызыклады Илсур Метшин. - Форумда без башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, хәйриячелек үсешендәге яңа фикерләр һәм проблемалар турында сөйләшәбез. Экспертлар белән фикер алышу барышында без теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп таба идек. Без бу аралашу форматының нәтиҗәлелеген, бизнес һәм хәйрия оешмалары вәкилләре белән уртак диалог алып килә торган файданы күрәбез».
Форумның халыкара статусы тагын да күбрәк коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләрен һәм экспертларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Мэр. «Без күп кунаклар көтәбез, шул исәптән Европадан да, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Форумда бөтен Россиядән федераль структуралар һәм хәйрия фондлары күптәннән катнаша. Моннан тыш, бүген диалогка республика оешмаларын җәлеп итү вакыты җитте. Безнең максатлар һәм бурычлар бер. Милли проектларның күп өлеше социаль юнәлешкә ия һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, шуңа күрә бу сөйләшүне алып бару мөһим».
Бүгенге көндә форумда катнашуга 40 тан артык шәһәр теркәлгән, дип хәбәр итте «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев. «Форумның төп максаты - хәйрия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм төрле инициативалар буенча фикер алышу. Катнашучылар өчен без зур программа планлаштырабыз, шул исәптән шәһәрнең хәйрия оешмалары буенча экскурсияләр дә каралган».
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы – хәйрия фондларына һәм оешмаларга белем ярдәме бирү өчен хәйрия өлкәсендә россия экспертлары белән партнерлыкта дүрт ел элек шул исемдәге шәһәр проекты кысаларында оештырылган мәйданчык. 3 ел эшләү дәверендә анда Россиянең 30-дан артык шәһәреннән меңнән артык кеше катнашты.
Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен киң белем бирү программасы әзерләнгән. Форумда катнашу бушлай. Форумда катнашу өчен гаризалар 22-нче ноябрьгә кадәр сайтта кабул ителә.