(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) президенты итеп сайланды. Консультатив комитет бөтен дөнья буенча 323 мең муниципалитет, мегаполислар һәм төбәкләр мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.
«Атна киеренке булды, әмма ахыры хәерле тәмамланды, - дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. - Кемдер белә, кемдер юк - бөтен Россия тарихында беренче тапкыр Казан Берләшкән милләтләр оешмасында җирле хакимият органнарының Консультатив комитетын җитәкләде, аңа дөньяның 323 мең шәһәре һәм муниципалитеты керә. Бу, һичшиксез, безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык, яңа мөмкинлекләр. Сәяси агымнар аермасы зур булса да, шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре бер үк – бөтен җирдә дә кешеләр, бөтен җирдә акча, кеше, вакыт, климат экология ресурслары булмаганда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар. Бу һәрвакыт нинди дә булса ресурслар җитмәү белән бәйле. Һәм бүген тынычлыкны, шәһәрне һәм муниципалитетларны БМОда тәкъдим итү мөмкинлеге барлыкка килде».
Постка башка дәгъвачылар арасында Лиссабон мэры Фернандо Медина, Барселона мэры Ада Колау һәм Марокко Корольлегенең мэрлар ассоциациясе президенты Мөхәммәд Будра да бар иде. Россия Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Бөтендөнья шәһәр мэрлары ассоциациясен беренче тапкыр җитәкләде. «Бу илебезнең, дәүләт башлыгы Владимир Путинның абруе турында сөйли, - дип ышаныч белдерде И.Метшин. - Үз исем-фамилиямне атаганнан соң, 1,5 мең катнашучы булган зур залда, санкция кертә торган илләр булуга карамастан, көчле алкышлар яңгыравын ишетү бик рәхәт булды».
Казан Мэры шуны билгеләп үтте: Татарстан башкаласында үзләрен шундый югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге ил һәм республика җитәкчелеге, аерым алганда, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук казанлылар ярдәме белән барлыкка килде.
«Сезгә, безнең командага рәхмәт белдерәм, бу бик зур тырышлык сорый торган эш, – диде И.Метшин. - Бу эшләгәннән да күбрәк эшләргә кирәк булачак очрак. Биеклекне алу – бер эш, икенчесе – ирешелгәнне саклап калу гына түгел, ә мондый зур һәм җаваплы эшнең юкка гына ышанып тапшырылмавын бөтен дөньяга күрсәтү».
Казан Мэры Илсур Метшинның БМО каршындагы җирле хакимият органнары Консультатив комитеты президенты булачагы турындагы карар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының VI конгрессында кабул ителде. Форум 5 континенттан катнашучыларны җыйды. Ул 11-15-нче ноябрьдә Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәрендә узды.