(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Ксения Швецова). Девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә соңгы 5 елда тернәкләндерү бүлегендә 230 бала һәм көндезге бүлектә 30 бала тернәкләнү узган. 21 ел эшләү дәверендә биредә 1,5 меңнән артык балигъ булмаган бала ярдәм алган. Авыр тормыш ситуацияләрендә балаларга ярдәм күрсәтү һәм стресстан чыгарга ярдәм итү генә түгел, ә аларны кләчәк имин тормышка әзерләргә кирәк, дип билгеләде эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
«Өстенлекле бурыч - балаларны туганнарына урнаштыру яки аларны гаиләләренә кайтару»
Социаль-тернәкләндерү үзәге эше турында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде. Ул үзәктә 10 тәрбияче, 2 педагог-психолог, логопед-дефектолог, 3 социаль педагог, 4 балалар белән мәктәптән тыш эшләрне оештыручы эшләве турында сөйләде.
Үзәктә 2 бүлек эшли: көндезге һәм тәүлек буе тору вакыты. Көндезге бүлеккә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар эләгә, аларга килеп туган хәлне чишү өчен вакытлыча ярдәм һәм булышу кирәк – мәсәлән, баланың ата-аналар белән низаглы мөнәсәбәтләрен җайлау, яшьтәшләренең тискәре йогынтысыннан кисәтү, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән балаларга ярдәм итү, ялларын оештыру өчен.
«Без балалар һәм яшүсмерләр өчен ял учреждениеләре белән ведомствоара хезмәттәшлек системасын җайга салдык, – дип аңлатты А.Фәизов. - Педагоглар һәм тренерлар, баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне күреп, белгечләр ярдәме кирәклеген ачыклап, үзәкнең көндезге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә».
Балалар көндезге бүлеккә 6 айга кадәр йөри ала. Коррекция дәресләреннән һәм психологик ярдәмнән тыш, алар бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бүген үзәкнең көндезге бүлегенә 9 яшьтән 14 яшькә кадәр 14 кеше йөри. 11 ай эчендә көндезге бүлектә барлыгы 38 балигъ булмаган бала булды.
Тәүлек буе тору бүлегенә баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гаиләсеннән алынган балалар, балалар йортына юллама көтүче ятим балалар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балалар яки ата-ана каравыннан вакытлыча мәхрүм ителгән, 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр керә. Бу бүлектә бала тәүлектән алып бер елга кадәр дә була ала.
«Әлеге бүлеккә кергән балага социаль ярдәм күрсәтүнең төп бурычы һәр конкрет очракның шартларын исәпкә алып, аның киләчәк язмышын урнаштыру – баланы туган гаиләсенә кайтару, баланы балалар йортына яки тәрбиягә алган гаиләгә билгеләүдә опека органнарына ярдәм итү», - диде А.Фәизов. Тәүлек буе эшли торган бүлектә хәзерге вакытта 30 бала бар, дип өстәде ул.
Агымдагы елның 11 аенда тәүлек буе тернәкләндерү бүлегендә 99 балигъ булмаган бала тернәкләнү узган. Алар арасыннан 25 бала үз гаиләләренә кайткан, балалар йортына 4 бала җибәрелгән, бүгенге көндә үзәктә 30 бала бар, 40 бала опекунлык гаиләләренә билгеләнгән. А.Фәизов сүзләренә караганда, күпчелек очракта балалар якын туганнары – әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар тарафыннан опекунлыкка алына.
«Безнең өстенлекле бурыч - балаларны кан кардәшләренә урнаштыру яки гаиләләренә кайтару», – дип ассызыклады спикер.
Шунысы мөһим: үзәккә эләккән балаларның күбесе гаиләләренә кире әйләнеп кайта яки якын туганнары тарафыннан тәрбияләнә, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Балаларның чирек өлеше әти-әниләренә кайта, тагын яртысы якын туганнары тарафыннан тәрбияләнә, йөзнең дүртесе генә балалар йортына эләгә. Алар тәрбиягә бала алган яхшы гаиләләргә эләгер дигән өмет бар».
«Һәр гаилә белән опека органнары индивидуаль эшли, бу бик катлаулы юнәлеш, - дип шәрехләде Мэр. - Белгечләр гаиләне саклап калу өчен бөтен көчләрен куялар. Тик, кызганычка каршы, кайчагында балаларны алырга туры килә. Бу мәҗбүри чара. Бу дәүләтнең бурычы - үзенчәлекле тормыш ситуациясенә эләккән балаларны яклау».
«Бала тормышындагы катлаулы чорда социаль-тернәкләндерү үзәге мөһим роль уйный»
Бала үзәккә эләккән очракта һәр гаиләгә индивидуаль реабилитация программасы төзелә. Ул үз эченә психолог, социаль хезмәткәрләр, тәрбияче һәм педагогның гаилә һәм яшьтәшләр төркемендәге мөнәсәбәтләрне торгызу һәм ныгыту буенча комплекслы эшен ала.
Үзәктә тәүлек буе тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен 99-нчы номерлы мәктәп белән берлектә белем бирү эшчәнлеге оештырылды: укытучылар җиһазландырылган сыйныфларда (1-11 сыйныфларда) балалар белән шөгыльләнәләр. Шулай ук «Дуслык»ның мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе бар, үзәктә бишектән үстерү төркемнәре эшли.
2014 елда үзәктә капиталь ремонт үткәрелде, төркем һәм йокы бүлмәләре яңартылды, медицина җиһазлары сатып алынды. Тәрбияләнүчеләр өчен интернетка керү мөмкинлеге булган компьютер классы, уку залы булган китапханә, спорт залы җиһазландырылды, урамда 7 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар өчен спорт комплексы һәм нәни балалар өчен мәйданчык булдырылды.
«Дуслык» үзәге республикада яшьләр сәясәтенең уникаль һәм бердәнбер учреждениесе булып тора, ул авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләргә үзәктә яшәү мөмкинлеге бирә, - дип ассызыклады А.Фәизов. «Шуңа бәйле рәвештә яшүсмерләргә беренче социаль ярдәм күрсәтү генә түгел, ә аларга үз урыннарын табарга ярдәм итү мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте спикер.
Тәрбияләнүчеләрнең берсе үзәккә 2011 елның сентябрендә килде. Яшүсмер дисциплинаны бозган, уку дәресләрен калдырган, мәктәп эчендәге исәптә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган. Үзәктә ул вокал белән шөгыльләнә башлады, «Йолдызлык» фестивалендә катнашты, анда призлы урын алды, ә 2017 елда НТВ каналының «Син супер!» программасында катнашты.
«Мондый мисаллар авыр хәлдә калган һәм тормышта «өлкәннәр авырлыклары» белән очрашкан балаларны социаль җайлаштыру һәм психологик коррекцияләүдә учреждениенең мөһим роль уйнавын аңларга ярдәм итә», - диде А.Фәизов.
И.Метшин үзәк хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Социаль-тернәкләндерү үзәге бала өчен катлаулы чорда мөһим роль уйный. Белгечләр проблемаларны хәл итәргә булышалар, психологик ярдәм күрсәтәләр, бу чорда күпмедер дәрәҗәдә гаиләне, ата-аналарны алмаштыралар. Мондый хәлләрдә иң мөһиме - баланы стресстан чыгарып, алга таба тормыш итүгә көйләү. Без алга таба да моңа зур игътибар бирәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.