(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының kzn.ru рәсми порталында яңа сервислар барлыкка килде. Хәзер шәһәр халкы шәһәр админкомиссияләре йөкләгән штрафлар турында белә, портал яңалыкларына һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты үткәрә торган аукционнарга языла ала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Диләрә Нуриева хәбәр итте.
Штрафларның булу-булмавы турында белергә һәм муниципаль парковка өчен түләмәү һәм автомобильне яшел зонага урнаштыру кебек хокук бозуларны фотофиксацияләү материаллары белән танышырга мөмкинлек бирә торган сервис Мэриянең интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм kzn.ru порталының техник ярдәм күрсәтү бүлегенә килгән гражданнар мөрәҗәгате нигезендә гамәлгә ашырылды.
Порталның «Шәхси кабинеты»ннан файдаланучы Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы ярдәмендә штрафлар турында УИН (уникаль идентификацион номер) яки автомобильнең дәүләт номеры һәм машина йөртү таныклыгы номеры буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
Д.Нуриева билгеләп үткәнчә, элегрәк фотофиксация материаллары белән Казан халкы Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенә шәхсән барып кына таныша алган. Моннан тыш, сервис ярдәмендә админкомиссияләр тарафыннан Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексыны нигезендә йөкләнә торган башка штрафлар турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Сервис Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе һәм Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Тагын бер яңа сервис - kzn.ru порталы яңалыкларына, бизнес өчен мәгълүматка, шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан үткәрелә торган аукционнар һәм конкурсларга язылу. «Сервис кулланучыларга көндәлек режимда яңа аукционнар һәм конкурслар турында хәбәрнамә алырга, эшлекле яңалыклардан хәбәрдар булырга һәм Казан турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Кулланучы kzn.ru порталының «Шәхси кабинетында» языла ала », - диде Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең рәсми порталының яңартылган версиясе 2018 елның гыйнварында эшли башлады. Ул вакытта эшнең төп күләме, шул исәптән мәгълүматны алдагы версиядән күчерү буенча да, башкарылган, өч тел версиясе булдырылган, яңа бүлекләр эшләнгән иде. Порталны камилләштерү, ресурсны өстәмә функционал белән тулыландыру эшләре дәвам итә.
«Шәһәрлеләр өчен файдалы сервислар санын арттыру мөһим. Евгений Анатольевич (Варакин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе - ред.иск.) җитәкчелегендә порталны файдалы функцияләр белән баету буенча бу эшне дәвам итүегезне сорыйм, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бүген портал - шәһәрнең, муниципаль хакимият органнарының визит карточкасы гына түгел, ә яхшы эш коралы да. Безнең белгечләрнең технологияләре һәм дәрәҗәсе аны шәһәр халкы өчен тагын да сыйфатлырак һәм уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә».