(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) президенты итеп сайланды. Мондый карар 11-15-нче ноябрьдә Көньяк Африка Республикасы Дурбан шәһәрендә узган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының VI Конгрессында кабул ителде.
Башка дәгъвачылар арасында Лиссабон мэры Фернандо Медина, Барселона мэры Ада Колау һәм Марокко Корольлегенең мэрлар ассоциациясе президенты Мөхәммәд Будра бар иде. Сайлау нәтиҗәләре буенча Консультатив комитетны Илсур Метшин җитәкләде. Беренче тапкыр шундый югары постны безнең ил вәкиле алды, бу исә Россия Федерациясенең халыкара аренада зур абруйга ия булуын күрсәтә.
«Глобаль дөнья шартларында шәһәрләр алдына, җир шарының нинди генә ноктасында урнашсалар да, охшаш сынаулар килеп баса. Безгә муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, глобаль проблемаларны хәл итүдә аларның ролен арттырырга, шәһәрлеләрнең тормышы тагын да уңайлырак булсын өчен иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга кирәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.
БМО каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты президенты 3 елга сайлана. Комитет БМО.Хабитат (торак пунктлар буенча БМО программалары) һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» вәкилләреннән формалаша, барлыгы 20 кеше.
Элегрәк БМОда җирле хакимият мәнфәгатьләрен Йоханнесбург мэрлары Мфо Франклин Паркс Тау, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш һәм Париж мэры Бертран Деланоэ тәкъдим иткән иде.
БМОның җирле үзидарә буенча Консультатив Комитеты бөтен дөнья буенча 323 мең муниципалитет, мегаполислар һәм төбәкләр мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу - муниципаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән иң көчле һәм йогынтылы структура. Консультатив комитетның төп максаты - БМОда җирле үзидарә мәнфәгатьләрен яклау, җирле хакимият органнары һәм милли хөкүмәтләр арасында диалогка ярдәм итү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессында дөньяның кече һәм зур шәһәрләреннән 3000-нән артык вәкил катнашты. Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләгән Евразия бүлегеннән Россия, Кыргызстан, Монголия, Молдавия, Абхазия һәм Казахстанның 39 шәһәреннән 70-тән артык кеше катнашты.
Белешмә
БМО каршында җирле хакимиятләрнең гамәлләрен координацияли торган, шулай ук БМОда алар исеменнән чыгыш ясый торган даими структура булдыру кирәклеге турында беренче тапкыр 1996 елда Истанбулда Шәһәрләр һәм җирле хакимият органнары I Бөтендөнья ассамблеясендә игълан ителгән иде. Әлеге ассамблеяда дөньяның төрле шәһәрләреннән 500-дән артык мэр катнашты. Алга таба бу хакимиятнең җирле органнары Консультатив комитеты (UNACLA) һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы төзүгә китерде.
UNACLA 1999 елда БМО.Хабитат Идарәчеләр советының 17/18 резолюциясе нигезендә, БМО белән бөтен дөнья буенча җирле хакимиятләр арасында диалогны ныгыту буенча консультатив орган буларак, гамәлгә куелды.
UNACLA бөтен дөнья буенча 323 мең муниципалитет, мегаполислар һәм төбәкләр мәнфәгатьләрен кайгырта. UNACLA 20 катнашучыдан тора - БМО.Хабитаттан һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»тән.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы - муниципалитетлар, мегаполислар һәм төбәкләрнең, шулай ук аларның ассоциацияләренең глобаль челтәре. Ул 140 илдән 240 меңнән артык шәһәр һәм территорияне берләштерә. БМОның мөһим партнеры.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» 7 төбәк бүлегеннән тора: Европа (Брюссельдәге штаб-фатиры белән), Төньяк Америка (Оттава), Латин Америкасы (Монтевидео), Африка (Рабат), Якын Көнчыгыш (Истанбул), Азия-Тын океан (Джакарта) һәм Евразия (Казан). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья секретариаты Барселонада урнашкан.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия төбәк бүлеге – иң яшь һәм динамик үсештәге бүлек. Ул 12 илдән 850-дән артык шәһәрне үз эченә ала: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украина. Бу «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» өчен мөһим үсеш ноктасы. 2006 елдан башлап аны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли.