(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы мәйданчыгын муниципальара хезмәттәшлек өчен максималь рәвештә кулланырга кирәк. «Үз вазифасында күпме эшләвенә карамастан, барысын да эшли белә торган бер генә мэр да юк. Без бер-беребездән өйрәнергә тиеш», - дигән фикерне «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин тотрыклы үсешне локальләштерү буенча пленар утырышта җиткерде. Очрашу «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы кысаларында Көньяк Африка Дурбанында түгәрәк өстәл форматында узды.
Катнашучылар тотрыклы үсешне локальләштерү глобаль мәсьәләләренә кагылышлы фикер алыштылар. Очрашуның модераторы булып Африка шәһәрләре үзәге директоры Эдгар Питерс чыгыш ясады.
Испания шәһәре Мэры Оспиталет-де-Льобрегат, Барселона провинциясе советы рәисе Нурия Марин Мартинес шәһәрләрнең тотрыклы үсешнең глобаль максатларына үзара хәбәрләшеп ирешүләренә игътибар юнәлтте. Аның фикеренчә, шәһәрләр бердәм челтәрдә эшләргә, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә һәм килеп туган проблемаларны, милли хөкүмәтне минималь җәлеп итеп, җирле дәрәҗәдә хәл итәргә тиеш. Югыйсә муниципалитетлар бюрократик кыенлыклар белән очраша, бу проблемаларны хәл итүдә җитди вакыт чыгымнарына китерә.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» казначее, Канаданың Китченеры мэры Берри Врбанович киресенчә, милли идарәче үзәк белән диалогта эшләүнең нәтиҗәлелегенә ышана. «Күп кенә проблемалар муниципальара дәрәҗәдә генә түгел, ә җәмгыятьнең эчендә хәл ителергә тиеш. Минем өчен чүп эшкәртүне мәктәптән башлап кертү тотрыклы үсешне локальләштерүнең ачык мисалы булды. Җәмгыятьтә аңлылык уяту өчен бөтен берлекнең, димәк, милли үзәкнең дә катнашуы кирәк. Бу мәсьәләдә балаларны җәлеп итәргә тиеш булуыбызда шигем юк», – диде спикер. Ул балалар яңа идея таратучы һәм аны үзенчәлекле яклаучы була ала, дип ышандырды.
Бу фикер белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин да килешә. «Без тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәбез, һәм мин Берри Вранович белән бу эшнең хөкүмәтне дә, хакимиятнең төбәк вәкилләрен дә, халыкны да берләштерергә тиешлеге белән килешәм. Без матбугат хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, халык белән очрашулар аша әңгәмәгә чыгабыз. Шәһәрлеләр белән эшләүгә килгәндә, төп басымны без дә балалар һәм яшьләргә ясыйбыз. Балалардан кала тагын кем безнең гадәтләргә йогынты ясый алыр. Без, өлкән буын, нинди һөнәргә ия булуга карамастан, алар белән бик авыр аерылышабыз», - дип ассызыклады Бөтендөнья берләшмәсенең Евразия бүлеге президенты.
Моннан тыш, Илсур Метшин мондый тәҗрибә белән уртаклашырга һәм моның өчен «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» мәйданчыгын максималь рәвештә кулланырга кирәклеген билгеләде. «Без бер-беребездән дә өйрәнергә тиеш. Үз вазифасында күпме эшләвенә карамастан, барысын да эшли белгән бер генә мэр да юк. Кемдер транспорт системасын яхшырту эшендә, кемдер тузган торак проблемаларын хәл итүдә, кемдер кече бизнесны үстерү эшендә уңышка ирешкән. Ә бу мәйданчык кыйммәтле һәм нәтиҗәле тәҗрибәләр белән алмашу өчен туры килә», - диде спикер.
БМО Тотрыклы үсеш максатларының Гамәлләр программасы директоры Марина Понти теләсә кайсы очракта тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру локаль дәрәҗәдән башлануына игътибарны юнәлтте. «Әлеге глобаль проблемаларны хәл итү барлык дәрәҗәдәге социаль институтлар һәм халык арасында тыгыз элемтәне күздә тота. Шул ук вакытта бу элемтә нәкъ менә җирле дәрәҗәдә башлана. Мин сезнең моңа нинди тырышлык белән омтылуыгызга игътибар иттем. Шул ук вакытта сез шәһәрлеләр белән диалогка игътибар итәсез, бу тотрыклы үсешнең төп ачкычы булып тора», – дип нәтиҗә ясады ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге 2020 елда узачак БМОның тотрыклы үсеше буенча сәяси форум өчен Тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә ирекле милли күзәтү әзерләүдә катнаша. Доклад әзерләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составында, шулай ук тематик төркемнәр эшендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге Президенты Илсур Метшин да катнаша.
Пленар утырыш җирле демократия һәм децентрализация турында V Глобаль докладны рәсми тәкъдир итү кысаларында оештырылды. Анда Берләшкән милләтләр оешмасының амбициоз глобаль көн тәртипләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән стратегияләрне эшләү һәм тормышка ашыруга йомгак ясалды. Доклад «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» төбәкләре һәм мегаполислар турында тематик бүлекләрдән тора. Моннан тыш, ул глобаль максатларга ирешү өчен җирле хакимиятләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп гамәлләргә һәм проектларга күзәтү ясауны үз эченә ала.