(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Ксения Швецова). Декабрь ахырында Казанда «Замбези елгасы. хайваннарны этаплы күчерү эше башланды. Хәзерге вакытта хайваннарны яңа вольерларга күчерү эше бара, анда алар адаптация уза. Зоопаркның күпчелек хайваннары иганәчеләр ярдәмендә алыначак – республика предприятиеләре «Зоопарк дусты» программасы буенча 232 хайван сатып алган. Казан Мэры Илсур Метшин спонсорларга рәхмәт белдерде, зоопарк ачылу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яңа елга менә дигән бүләк булачагын билгеләп үтте.
«Без техник яктан катлаулы бик күп объектлар төзедек, әмма зоопарк - башка, бернигә дә охшамаган төзелеш»
«Замбези елгасы» төзелеше 2015 елда башланды, - дип искәртте «Казан зооботаника бакчасы» директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. «Эшләр катлаулы булып чыкты, чөнки бу тәҗрибә зооботаника бакчасы җитәкчелеге өчен дә, проектлаучылар һәм төзүчеләр өчен дә беренче булды, – дип билгеләп үтте ул. - Файдалануга тапшыру вакытын берничә тапкыр күчерергә туры килде, чөнки иң мөһиме эксклюзив ял итү зонасын ачу гына түгел, ә экзотик хайваннар өчен яшәү тирәлегенә максималь якын шартлар тудыру иде».
Төзелеш барышында эш планнары хайваннар кураторлары белән даими килештерелеп торды, ә зооботаника бакчасы хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән участокларда көн саен булдылар һәм хайваннар һәм килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча үз төзәтмәләрен керттеләр.
Яңа зоопарк экспозицияләренең тышкы кыяфәте, аның барлык бүлмәләре кебек үк, Африка стилендә эшләнгән. Кунаклар өчен ял итү зоналары каралган: бөтен территория һәм павильоннарда эскәмияләр урнаштырылган, нәниләр өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган, бегемот павильоны янында спорт комплексы һәм скалодром урнашкан. Ачык карау мәйданчыгы булган ресторанда ял итәргә һәм төшке ашны ашарга була, дип сөйләде зооботаника бакчасы директоры. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Брайль шрифтындагы язулы пандуслар, табличкалар урнаштырылган.
«Без зоопарк буенча навигация, танып-белү мәгълүматларының күп булуын һәм башка бик күп нәрсәләрне күздә тоттык», - дип өстәде спикер.
Бүген яңа территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү тулысынча тәмамланды: 300 агач, 4 мең 800 куак һәм 14 мең күпьеллык үсемлек утыртылган, алар зоопарк территориясенең яртысын били.
«Без техник яктан катлаулы бик күп объектлар төзедек, шул исәптән халыкара вакыйгалар алдыннан да. Алар арасында - «Казан Арена» стадионы, Су спорт төрләре сарае, «Казан Экспо» күргәзмә үзәге. Әмма зоопарк - бөтенләй башка, бернәрсәгә дә охшамаган төзелеш, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Без Халыкара хайваннарны саклау оешмалары таләпләренең күп булуы белән очраштык, аларны бер-бер артлы үтәп бардык. Әйе, озак көтәргә туры килде, әмма проектның масштабын исәпкә алсак, моны аңлатып була. Яңа зоопарк шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чын бүләк булачак».
Гамадриллар, тәвәләр, арысланнар һәм зәңгәр гну: зоопаркка планлаштырылган 34 төр хайванның 22-сен китерделәр
Төрләр составын сайлаганда дөньяның әйдәп баручы зоопаркларының тәҗрибәсе исәпкә алынды. Кайбер төр хайваннар Россия зоопаркларының берсенә дә кертелмәгән, дип билгеләп үтте Ф.Нурмөхәммәтов.
Бүген, аның сүзләренә караганда, хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча программаларның халыкара координаторларының кисәтүләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Горилла һәм шимпанзе өчен гамак һәм канатлар белән күп катлы агач уен мәйданчыгы җыйдылар. Шулай ук соңгы көннәрдә белгечләр яңа объектның коммуникацияләрен һәм бөтен техник базасын тикшерделәр.
Хәзерге вакытта зоопаркка планлаштырылган 34 төр хайванның 22-сен китерделәр: гамадриллар, тәвәләр, ташбакалар, Браззаның мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар. Ай ахырына кадәр тагын 8 төрне алып киләчәкләр – бу фламинго, ак башлы сипалар, таҗлы торналар, кафр каргасы, Мисыр челәне, зебра, гепардлар һәм шимпанзе. Зоопарк 2020-2021 елларда тулысынча урнаштырылачак, дип искәртте спикер.
Хайваннарны адаптация уза торган яңа вольерларга этаплап күчерү 30-нчы октябрьдә башланган. Иркен, уңайлы вольерларга сурикатлар, даманнар, крокодиллар һәм ак башлы сипалар күчкән инде, ә 7-нче ноябрьдә зоопаркның иң эре хайваны – Захария су сыерын күчерү булды. Гамадриллар инде үзләренең яңа яшәү урыннарын өйрәнә.
Яңа экспозиция өчен хайваннарның уникаль коллекциясен формалаштырырга «Зоопарк дусты» лояльлек программасы ярдәм итте, аның буенча хайваннарны сатып алуга акча җыелды. Ф.Нурмөхәммәтов сөйләвенчә, 33 предприятие 232 хайванны сатып алу спонсорлары булган. «Бу бүгенге Россиядә иганәчеләр ярдәме белән коллекция формалаштыруның бердәнбер үрнәге», – дип ассызыклады Ф.Нурмөхәммәтов.
Бөтен коллекция дә диярлек формалаштырылган, барлык хайваннар буенча, Африка филләре гаиләсеннән кала, финанслау чыганаклары бар, дип билгеләп үтте спикер. Зоопаркта барлыгы дүрт филне урнаштыру планлаштырыла.
«Без зоопаркны булдыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез. Барыннан да элек, Президент Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәттән килгән коллегалар һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең битараф булмаган барлык вәкилләре, – диде И.Метшин. – Дөресен әйтәм, Рөстәм Нургалиевич миңа хайваннарга акча җыю эшен җитәкләргә кушканда, мин моны эчтән борчылып кабул иттем. Тик без 232 сирәк Африка хайванын алып кайттык, шуңа күрә хәрәкәттә бәрәкәт бар. Президент җитәкчелегендә бергә барганда, мондый бурычларны да үти алырбыз».
Стрессны киметү өчен, хайваннарны ташу һәм күчерү кагыйдәләрен үтәү мөһим, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Адаптация чорына игътибар белән, сак якын килергә кирәк, – дип ассызыклады ул. - Зоопарк ачылганнан соң, Казанның күпчелек халкы, яшенә карамастан, килергә һәм хайваннарга карарга теләк һәм вакыт табар дип ышанам».
Шуның белән бергә, Мэр матбугат хезмәтенә зооботаника бакчасы җитәкчелеге белән бергә «Замбези елгасы»ның яңа яшәүчеләре турында сөйләргә һәм казанлыларны анда яшәүче яңа хайваннар белән таныштырырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасы территориясе реконструкциядән соң өч тапкыр – 7-дән 21 гектарга кадәр артачак. Зоопарк өч өлешкә бүленәчәк: Африка хайваннары урнашачак «Замбези елгасы», Көньяк Америкада яшәүче хайваннар яшәячәк «Амазонка елгасы», һәм Россиянең төрле почмакларындагы хайваннар урнашкан территория. Өч өлеш тә үзара күперләр һәм тоннель белән тоташтырылыр, дип планлаштырыла.