(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда яшәүче 80 меңгә якын кеше цифрлы эфир тапшыруларына күчү чорында белгечләр һәм волонтерлар ярдәме алды. Контакт-үзәк телефоннарына 15 меңнән артык шалтырату килде, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов.
14-нче октябрьдә Татарстан Республикасы цифрлы эфир тапшыруларына күчте. Халык 20 телеканалны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлегенә ия булды. Моңа кадәр зур әзерлек эшләре алып барылды – Р.Ханнанов сүзләренә караганда, 10-нчы майдан башлап, гомумйорт антенналарының «цифр»ны кабул итүгә әзерлеген тикшерү өчен, аналог эфир телесигналын вакытыннан алда өзеп кую буенча планлы эшләр башкарылды. Гаризаларны подрядчы оешмалар белгечләре эш режимында эшкәрттеләр – бу 14-нче октябрьдән соң шалтыратулар санын киметергә мөмкинлек бирде.
Шәһәр халкына ярдәм итү өчен республиканың радиотелевизион тапшыру үзәге һәм шәһәрнең Казан үзиреклеләр үсеше үзәге ярдәме белән 565 волонтер укулар узды.
Сурәтнең сыйфаты, тавыш һәм телесигналны кабул итү җиһазларын тоташтыру ысуллары буенча яшәүчеләр 11-нче апрельдә шалтыратуларны кабул итә башлаган контакт-үзәкнең тәүлек буе эшли торган кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә алдылар. «Әгәр 13-нче октябрьгә 6 меңгә якын шалтырату кабул ителгән булса, 14-нче октябрьдән 11-нче ноябрьгә кадәр – 9408 шалтырату, – диде Р.Ханнанов. - Максималь сан 16-нчы октябрьдә – 1038 иде. Контакт-үзәк эшләгән 7 ай эчендә шәһәр халкыннан 15 меңнән артык шалтырату кабул ителде, шулардан 6 меңнән артыгы волонтер ярдәменә гаризалар калдыру өчен булды».
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Гражданнарның ташламалы категорияләренә цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга компенсация бирү өчен акча бүлеп бирелде, - дип искәртте спикер.
«Цифр» га күчү чорында 80 мең казанлы ярдәм алды, – дип сөйләде Р.Ханнанов. – Аны волонтерлар, студентлар, уку узган идарәче оешмалар вәкилләре күрсәтте. Алар шәһәрлеләргә фатирлар, йортлар бунча йөргәндә һәм гаризалар буенча барган вакытта ярдәм иттеләр» .
«Әлеге зур эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре ярдәмгә мохтаҗ иде, алар өчен цифрлы тапшыруларга күчү кайбер кыенлыклар белән бәйләнгән иде. Безнең волонтерларның зур армиясе барысына да ярдәм итте, моның өчен без зур рәхмәт әйтәбез».
Ярдәм алырга өлгермәгән, әмма ташламалы категорияләргә караган казанлылар ноябрь азагына кадәр район социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.