(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» шәһәрләргә финанс ресурсларын җәлеп итүдә мөһим роль уйнарга мөмкин. Мәсәлән, БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы), Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ЕврАзЭС һәм башкалар керә торган эре дөнья берлекләре ягыннан. Бу хакта бүген «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы кысаларында Тотрыклылык, урбанизация һәм мирас буенча ассамблеядә белдерде. Бу көннәрдә Форум Көньяк Африка Дурбанында уза. Башка катнашучылар билгеләп үткәнчә, Ассамблеяда күтәрелгән темалар, табигый һәм техноген катастрофалар саны арту аркасында, зур әһәмияткә ия. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеген конгресста 70-тән артык катнашучы тәкъдим итә. Алар арасында Россия шәһәрләре – Мәскәү, Казан, Калининград, Екатеринбург, Краснодар, Омск, Новосибирск, Пермь һәм башкалар, шулай ук Кыргызстан, Казахстан, Монголия, Молдавия, Абхазия шәһәрләре вәкилләре бар.
Илсур Метшин үзенең докладында билгеләп үткәнчә, бүген кешелекнең яртысыннан артыгы шәһәрләрдә яши. «2050 елга аларда планета халкының өчтән ике өлеше яшәр, дип көтелә. Барлыгы Евразия регионында 2182 шәһәр исәпләнә, аларның яртысы Россиягә туры килә. Евразиянең шәһәр халкы якынча 192 млн 650 мең кешене тәшкил итә. 2018 елда икътисади һәм социаль мәсьәләләр буенча БМО департаментының шәһәр халкы индексы нигезендә, Россия һәм Беларусиядә урбанизациянең югары дәрәҗәсе күзәтелә. Урбанизациянең уртача дәрәҗәсе - Әрмәнстан, Украина, Монголия, Грузия, Казахстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанда. Бер генә ил – Таҗикстан - урбанизация дәрәҗәсенең түбән булуын күрсәтә», - дип хәбәр итте И.Метшин.
Соңгы йөз ел эчендә Евразия төбәге илләре башкалаларының халык саны үзгәрүен күрсәтеп, ул 1926 елдан 1989 елга кадәр булган чорда барлыкка килгән үсешне билгеләп үтте. Шулай итеп, Дүшәнбедә бу 63 ел эчендә халык - 105 тапкыр, ә калган башкалаларда уртача 10 тапкыр арткан. Соңрак урбанизация темплары кимегән, башкалаларның халкы уртача бер ярым тапкырга арткан. Шул ук вакытта халык саны артуның иң түбән күрсәткече – Баку һәм Тбилисида, ә иң югарылары - Улан-Батор һәм Ашхабадта. Казанда да шундый ук хәл күзәтелә – 1926 елдан 1989 елга кадәр халык 6 тапкырга арткан, ә соңгы 30 елда – нибары 14%-ка.
Хәер, спикер ассызыклап үткәнчә, һәр илнең шәхси үзенчәлекләренә карамастан, урбанизациядәге уртак проблемаларны аерып чыгарырга мөмкин. Шулай итеп, Евразия илләрендә аның төп сәбәбе - эш урыннары җитмәү һәм авыл җирендә хезмәт хакының түбән булуы. Бу авыл җирендә сыйфатсыз хезмәт күрсәтү проблемасына, хәтта халыкка медицина ярдәме сорап зур торак пунктларга кадәр берничә дистә чакрым юл үтәргә туры килүгә дә китерә. Шул ук вакытта күпчелек шәһәрләр тиз арта торган халык җаена төзелеп өлгерә алмый, искергән инфраструктура да зур чыгымнар таләп итә, дип ассызыклады И.Метшин.
«Урбанизациянең икенче проблемасы - төрле шәһәрләрдә халыкның тигезсез артуы. Ил буенча тулаем алганда, шәһәр халкы өлеше артса, кагыйдә буларак, бу зур шәһәрләрдә халыкның артуы турында сөйли. Әйтик, Казакъстанда Карагандадан халык башкалага – Нур-солтанга күчә – анда кешеләргә үз-үзләрен табу җиңелрәк. Кыргызстанда шәһәр халкының 60%-ы Бишкек һәм Ош шәһәрләрендә яши. Бу ситуациядә ул кече шәһәрләр үсешен, алардагы тормыш сыйфатын күтәрү һәм эш урыннары булдыру мөһим, дип саный. И.Метшин Ассамблеядә катнашучыларга Россиянең Ставрополь крае Буденновск шәһәрен мисалга китерде. Халыкның зур шәһәрләргә китү проблемасын хәл итү өчен, биредә Төньяк Каспий ятмаларыннан газ эшкәртү өчен эре газ-химия комплексы төзү турында килешү төзелгән. «Бу Буденновск районына – 3 меңгә кадәр, ә төзелеш этабында - 6 меңгә кадәр эш урыны бирәчәк. Шулай итеп, проблеманы хәл итү бар, һәм ул һәр шәһәр өчен аерым – бер шәһәрдә туризмны үстерергә кирәк, икенчесе мөһим транспорт төене яки сәнәгать үзәгенә әверелергә мөмкин», - диде докладчы.
Илсур Метшин ассызыклаганча, әлеге проблемаларның барысы да 11-нче номерлы «Тотрыклы шәһәрләр һәм торак пунктлар» тотрыклы үсеш максатларына җитди карашта хәл ителергә мөмкин. «Тормыш дәрәҗәсе югары булган, уңайлы торак, уңайлы инфраструктура һәм яхшы экологиягә ия шәһәрләр - без шуңа омтылабыз. Евразия шәһәрләре тотрыклы үсеш юлында күп кенә проектларны гамәлгә ашыралар», – дип билгеләп үтте ул.
Экологик хәлне яхшырту өчен һәр җирдә агачлар утыртыла, парклар булдырыла, шәһәрләр яңа буын экологик транспортын сатып ала. Бөтен Евразия буенча чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю гамәлгә кертелә һәм даими рәвештә экологик акцияләр үткәрелә. Төзелеш мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын уйлап алып бара. Кече бизнеска ярдәм итү һәм зур булмаган шәһәрләрне үстерү өчен махсус икътисади зоналар булдырыла. Бу урбанизацияне кече шәһәрләр ягына бүләргә һәм аларның икътисади әһәмиятен арттырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Евразия шәһәрләрендә җимерек өйләргә каршы актив көрәшәләр, ә сәламәтлек саклауны һәркем куллана алырлык итү өчен, оператив рәвештә табиб амбулаторияләре төзелә, даими рәвештә бушлай һөнәри караулар һәм вакцинацияләр уздырыла.
«Без киләчәк буыннар өчен мирасны саклыйбыз һәм булдырабыз. Без шәһәрләребезне табигатьнең куркыныч күренешләреннән саклыйбыз. Без кешеләргә тынычлык һәм иминлек талып киләбез. Без - шәһәрләр, һәм без кешеләрнең иминлеге өчен эшлибез!» - дип белдерде Казан Мэры.
Урбанизация үз артыннан күп кенә проблемалар китереп чыгара, алар барысы да Евразиядә һәм Азия-Тын океан регионында аерылып тора, дип билгеләде Илсур Метшин. Әмма ике төбәктә дә яңа адымнар яңа инвестицияләр таләп итә. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият шәһәргә финанс ресурсларын җәлеп итүдә мөһим роль уйнарга мөмкин. Мәсәлән, БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы), Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ЕврАзЭС һәм башкалар керә торган эре дөнья берлекләре ягыннан.», – диде И.Метшин.
Евразия һәм Азия-Тын океан регионнарын күп гасырлык тарих белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, хезмәттәшлек бүген дә ныгый, шул исәптән муниципальара багланышлар буенча да, дип ассызыклады Евразия бүлеге президенты. Ул бүлекләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын, аның кысаларында уртак чаралар үткәрелүен искәртте. «Безнең төбәкләр бердәм Зур Евразиянең бер өлеше булып торалар һәм халыкара аренада бер-берсен хуплыйлар. Ә безнең дуслык һәм бердәмлек озак еллар дәвамында дәвам итәргә һәм кешеләргә иминлек китерергә тиеш», - дип нәтиҗә ясады спикер.
Тотрыклы үсеш мәсьәләләрендә Сианя тәҗрибәсе белән шулай ук Кытай шәһәре Мэры Ли Мингуань да уртаклашты. Ул «яшел» үсеш проекты, һаваның сыйфатын яхшырту, су экосистемасын саклау, яшел җәмәгать киңлекләрен төзү, углерод аз булган техниканы куллануны алга җибәрү турында сөйләде.
Казахстан хакиме Рәшит Әюпов үз докладында Ассамблеядә катнашучыларның игътибарын мәдәни һәм тарихи мирасны саклауга юнәлтте. Ул бүген туризм - шәһәрләр үсеше драйверларының берсе, дип саный.
Климат үзгәрешләренә адаптация алымнары һәм экологик катаклизмнарга каршы көрәш турында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Азия-Тын океан бүлеге президенты, Сурабаи (Индонезия) Мэры Три Рисмахарини һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге вице-президенты, Әстерхан башлыгы Алена Губанова сөйләделәр.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы Көньяк Африка Дурбанында 11-15-нче ноябрьдә уза. Җирле һәм төбәк лидерларының Бөтендөнья конгрессы өч елга бер тапкыр уздырыла һәм 3000-нән артык кече һәм зур шәһәрләр вәкилләрен җыя, глобаль көн тәртибенә йогынты ясап, үз хокукларын тормышка ашыру һәм киләсе өч елга «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең эш планын төзү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, быел конгресс кысаларында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья Советы утырышы узачак, анда Совет әгъзалары составы яңартылачак.
Көньяк Африканың Дурбан шәһәре Бөтендөнья конгрессын үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмаган. Бүген ул - Йоханнесбург һәм Кейптауннан соң Көньяк Африка Республикасы агломерациясе халкы буенча өченче үзәк, Квазулу-Натал провинциясенең Этеквини шәһәр округында урнашкан. Бу Көньяк Африканың икътисади, сәяси, мәдәни һәм туристлык үзәге.